Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рекордлы кыш!

Хәерле көн, дуслар! 2025 елның беренче эш көне белән! Исән-имин булыйк.

Тышта буран, дип җырлый идек. Бүген исә яңгырлы буран. Әйе, гыйнвар ае өчен мондый һава торышы, әлбәттә, ят. Кичә дә, бүген дә плюс температура.Казанда температура рекордлы күрсәткечләргә кадәр күтәрелде һәм 2,2 градус тәшкил итте. (1999 елда да шундый һава торышы күзәтелгән.).Татарстан Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, бүген республика территориясендә 16-21 м/с тизлектәге көчле җил, бозлавык, яңгырлы буран көтелә.

3 гыйнварда тагын бер рекорд куелган: Казанда 105 ел эчендә иң җылы көн булган. Шулай итеп, 1920 елгы рекорд яңарды, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә. Синоптиклар республикада төньяк атлантик циклоннарның активлыгы югары булуы турында кисәтә. Шул сәбәпле һаваның уртача тәүлеклек температурасы климатик нормадан 5-7 градуска югарырак икән.

Дуслар, ә сездә һава торышы ничек?

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: