Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Шәехзадә Бабичны зурлап...

Шәехзадә Бабичны зурлап...

Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган ачык лекция уды.

20 января 2025

Аны язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов укыды.Чарада Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева һәм университет студентлары катнашты.

Музейда Габдулла Тукайга һәм аның замандашларына багышланган чаралар еш уздырыла. Бабич белән Тукай бер дәвердә яшәсәләр дә, беркайчан очрашмаганнар. Әмма Бабич Тукайны үзенең остазы дип санаган һәм аның үлеменә багышлап шигырьләр иҗат иткән.

Шәехзадә Бабичның безнең көннәргә кадәр килеп җиткән барлык әсәрләрен үз эченә алган басма 1990 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Аны Галимҗан Гыйльманов әзерләгән.
Бүгенге ачык лекциядә исә Бабич белән бәйле кызыклы материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителде.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: