“Шәһәр балалары исәнләшә белми”
Хәерле көн, дуслар! Исәнмесез! Бу матур сүзне бүген ничә кешегә әйттегез әле? Татарның аксакалы Рабит Батулла аны ешрак кабатларга куша.
24 сентября 2024
-Исәнмесез! Гап-гади тоелган шушы гамәл бүген бетеп бара. Гел шуңа инанам: шәһәр балалары исәнләшә белми. Югыйсә бер подъездда яшиләр, таныйлар, әмма эндәшмиләр. Ә безгә әби көн саен: “Олы кешегә сәлам бирегез, таныш булмаса да, исәнме абый, дип әйтегез”,- дип өйрәтә килде. Һәм без шулай эшләдек тә.
Ә бит Көнбатыш илләрендә таныш булмасалар да исәнләшәләр. Елмаеп: “Гуд монинг!”- дип сүз каталар. Сөйләшеп китәр өчен дә яхшы сылтау бит бу! Әйе, сәлам бирү зур культура. Бозау да “му-у”- ди. Ә без, адәм балалары, бер-беребезгә “му-у”,- да димибез. Менә сиңа шәһәр культурасы. Авылны культурасызлык дип калдырдык та, килеп җиттек. Ә бит авылда исәнләшмичә китү гомумән юк!
Добавить комментарий