Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Шәһәр халкы җылынды...

Шәһәр халкы җылынды...

Хәерле көн, дуслар! Бүген өйдән чыкмый гына, берәр тәмле ризык пешереп сыйлана торган көн, әйе бит? Чын көзге көн.

16 октября 2024

Өй дигәннән, Казанда җылыту сезоны төгәлләнде. Билгеле булганча, 7 октябрьдә башланган иде ул.

-Хәзерге вакытта барлык социаль өлкәнең 879 объектында да җылылык бар, шулай ук башкаланың барлык торак йортларында җылылык бирү төгәлләнде,- диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. – Ярый әле тәүлеклек уртача температурасы 8 градуска җиткәнен көтеп тормадык, ә бер атна алдарак җылылыкны җибәрдек. Һәм дөрес эшләгәнбез: салкыннар кинәт башланды.

Шулай да теге яки бу сәбәпләр аркасында җылылык килмәгән аерым фатирлар Казанда шактый әле. Атна азагына кадәр бу проблема тулысынча хәл ителәчәк, дип ышандыра җирле җитәкчеләр.

Җылылык буенча кайнар линия телефоннары:

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты: 

 

+7(843)590-96-22

+7(843)590-96-23

 

Журнал «Татарстан»

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: