Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Шайтан юк, тәрбия бар!

Шайтан юк, тәрбия бар!

Аяк селкетеп утырсак: “Пәриләр чакырасың, алай эшләмә”- дия иде дәү әниләр.

30 сентября 2024

Тырнакны, чәчне дә шул пәриләр кулына эләкмәсен өчен җыя идек. Бу берәр уйдырма гынамы? Әллә аның чынлап та берәр хикмәте бармы? Сорауга аксакалыбыз Рабит Батулла җавап бирде:

-Әлбәттә, бу борыннан килгән гадәт, йола. Тырнакны кискәндә син аны җыеп барырга тиеш. Өлкәннәр шулай өйрәтте. Төшеп калса, шайтан ашыңа сала да, чирлисең, имеш. Шайтан да юк, черт та юк! Ә менә тәрбия бар.
-Аягыңны селкеп ашама, шайтан чакырасың, син ашаганны ул йотып утыра”. Бу сүзләрне кечкенә чагымда күпме ишеттем. Дөресен әйтәм: шайтанга ышанмадым, әмма шулай да колагыма киртләп куя идем. Сүз белән генә әйтсәң, бала тыңламас иде, ә болай шүрли. Димәк, ул начар гадәтләрдән арынып үсә. Тырнак, чәч аунап йөрсә, бер  дә әйбәт түгел бит. Күрәсезме, безнең әби-бабайлар нинди зирәк булган!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: