Шәмәк: Кечкенә дә төш кенә!
Менә ул – Апас районының Шәмәк авылы. Халык сөйләве буенча, бу җирләргә нигез салган Шәмәк бабай бик елгыр, җитез булган. Эш шунда ки, Шәмәк авылының туфрагы уңдырышлы. Ул җирләргә күпләр кызыккан. Шуның өчен дә йөгерү ярышы уздырганнар. Ә Шәмәк бабай барысына караганда да тапкыррак булган: ярышка чыккач, арттарак калганга күрә, финишка җиткәндә башындагы бүреген алгарак аткан. Янәсе, ул инде килеп җиткән. Нәтиҗәдә, әлеге урынга төпләнергә рөхсәт алган.
Бу хәлләргә берничә йөз ел вакыт узган. Ә Шәмәк бабайның оныклары һаман да үткенлеген җуймаган.
МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ – АВЫЛ КҮРКЕ
Шәмәк кечкенә авыл: бүген биредә 95 кеше яши, 50 йорт бар. Беренче булып аның табигате әсир итә: авылны икегә бүлеп, зур булмаган елга ага. Тагын әле монда атаклы Шәмәк күле бар. Аның тирә‐ягы төзекләндерелгән, үзе чистартылган. Патшалар заманында ук күлнең дәрәҗәсе зур булган. Авыл янында берничә чокыр бар. Аларга халык матур исемнәр кушкан: Урта чокыр, Атау чокыры һәм Кирәмәт чокыры. Бу тауларның серле бер көче турында хәтта риваятьләр дә йөргән. Узган гасыр башында Шәмәк – Тәтеш, ә соңрак Буа районына да кереп ала. 1964 елның 4 мартыннан ул Апас районы авыллары рәтенә керә.
Инде Шәмәкнең бүгенгесенә килик. Кызганыч, авылда белем йорты юк, 2012 елда башлангыч мәктәпнең ишегенә йозак эленә. Балалар бүген күрше Урта Балтай авылына йөреп укый. Социаль объектлардан клуб, ФАП, кибет бар. Соңгысы шактый вакыт ябылып та торган. Әмма аерым кешеләрнең тырышлыгы белән кибет янә ишекләрен ачкан. Шәмәктә шулай ук «Рамазан» мәчете бар, авылга кергәч тә, ерактан ук балкып каршы ала ул. Аллаһ йорты 1994 елда сафка баскан.
Авыл клубына аерым тукталасы килә, чөнки шәмәклеләр өчен аның әһәмияте бик зур. Мәдәният учагы узган елның декабрендә ачылган. Аңа кадәр җирле халык иске, агач бинага йөреп күңел ачкан. Илле урынга исәпләнгән заманча клубны «Авыл клублары» республика программасы нигезендә эшләгәннәр. 150 квадрат метр мәйданлы бина үз эченә музей һәм китапханәне дә алган. Әле тагын өстәп янкорма салынып ята. Анысы фойе булачак икән.
Клубта иң гаҗәпләндергәне музей бүлмәсе булды. Монда борынгы экспонатларга караганда заманчалары күбрәк. Авылның оешу вакытлары, төрле гасырларда күпме кеше яшәгән – барысы да заманча такталарга зур итеп язып куелган. Балалар өчен җәнлекләр турында аерым почмак та бар. Тагын бик затлы экспозиция – электрон такта. Аңа бармак белән генә орынып, Шәмәк турында бөтен мөһим мәгълүматны белеп була. Авыл тарихын, атаклы кешеләре хакындагы мәгълүматны, хәтта өлкән кешеләр сөйләгән видеоистәлекләрне дә ишетергә мөмкин.
– Әлеге музейны авылдашыбыз Марат Нуриев бүләк итеп ясатты, – диде Шәмәк клубы җитәкчесе Алинә Вафина. – Музей бүлмәбез чынлап та сокланырлык. Килгән кешеләр дә гаҗәпләнеп китә. Марат Гадбелхәевичкә бик зур рәхмәт, клубка янкорманы да үз акчасына эшләтә. Гомумән, Шәмәкне үстерүдә, аны төзек итүдә аның өлеше бик зур. Әле ярый ул бар, дип сөенәбез. Клуб каршында Җиңү бакчабыз бар, анда 450 төп алмагач үсә. Өр‐яңа обелиск тора. Барысын да Марат Габделхәевич эшләтте.
Без Шәмәктә көнне клуб мөдире телгә алган Җиңү бакчасында зур чара булды: авылда яшәүче үрнәк гаиләләрне зурладылар. Башта аларга затлы бүләкләр тапшырылды. (Иганәчеләре әлеге дә баягы Марат Нуриев иде.) Аннан
исә районның төрле авылларында яшәүче җырлы‐моңлы гаиләләр чыгыш ясады.
– Туган авылда калганыгыз, Шәмәкне яшәрткәнегез, яшәткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, авылдашлар, – диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Апас якташлар җәмгыяте» җитәкчесе Марат Нуриев. – Атна саен туган авылыма кайтам. Монда гына рәхәтләнеп ял итәм. Ничек тә йортлар санын киметмәскә инде. Ә иң зур теләгем – Шәмәгебездә сабыйлар күбрәк тусын иде.
Җиңү бакчасында зур чара булды: авылда яшәүче үрнәк гаиләләрне зурладылар.
ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН ТАБИБЫ
Чарада бүләкләнүче парларның берсе – Рәхмәтуллиннар. Бу зыялы гаилә беренче күрүдә үк игътибарны җәлеп итте. Ирле‐хатынлы Айрат белән Эльмираның бергә яшәүләренә быел утыз ел тула икән. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Рәхмәтуллиннар безне өйләренә чакырды.
Гаилә башлыгы Айрат әфәнде 2019 елда Татарстанның атказанган табибы исеменә лаек булган. Бүгенге көндә ул күрше Урта Балтай табиблык амбулаториясен җитәкли. Заманында КДМУның стоматология факультетын тәмамлап, туган районына эшкә кайткан булган.
– Башта мин Апаста теш табибы булып та эшләдем, – диде Айрат Рәхмәтуллин. – Терапевтлар җитми дип, мине яңадан ГИДУВка укырга җибәрделәр. Янә ике ел шунда белем алдым. Шулай итеп, теш табибыннан терапевтка әйләндем. Медицина өлкәсендә утыз елдан артык эшлим. Төрле чаклар булгандыр, әмма һөнәремне бик яратам.
– Ә шәһәрдә калу теләге булмадымы? – дим авылның атказанган табибына.
– Андый мөмкинлек тә бар иде. Медицина институтында укыганда ук Казанның бер поликлиникасында эшләдем, кешеләргә тешләр куйдым. Без яшь чакта авыллар гөрләп тора иде бит. Урта Балтай колхозының ул чагындагы җитәкчесе Мәхмүт Сәләхов яшьләрне авылда калдыру өчен бик тырышты. Хәтта мәктәп тәмамлагач, кулга аттестат та бирдермәде, малайлар тракторда бер ел эшләде, кызлар сыер сауды. Дөрес, теләге булганнар барыбер шәһәргә китеп төпләнде. Ә без менә калдык. Гаиләдә өч бала үстек – ике кыз, бер малай. Кызлар төп нигездә калмый инде, аңлашыла. Шуның өчен дә әти‐әни янына мин кайттым. Эльмира да каршы килмәде, төп йортка килен булып килде. Әни белән бик матур яшәделәр. Кызганыч, әниебез мәрхүм инде. Ә менә әтиебез, Аллага шөкер, сафта. Акылы да әйбәт, сәламәтлеге дә зарланырлык түгел.
Чынлап та, Әсгать ага Рәхмәтуллин һаман да егәрлеген югалтмаган. Алла боерса, үзенә 90 яшь тула икән. Гомер буе колхозда хезмәт куйган: механизатордан башлап, бригадирга кадәр җиткән. Әсгать абый авыл турында шактый истәлекләре белән уртаклашты:
– Безнең авыл халкы нигездә игенчелек белән шөгыльләнгән. Беренче колхоз 1930 нчы елда оешкан, башта «1 Май» исемен йөрткән. XX гасыр башында Шәмәктә 270 йорт булган. 1908 елда 1212 кеше яшәгәнлеге мәгълүм. 1921 елгы ачлыкта халык күпләп кырылган. Аннан тагын олы фаҗига – Бөек Ватан сугышы. Сугышка кадәр Шәмәктә 743 кеше яшәгән, 1949 елда 592 кеше калган.
Әсгать абый 1935 елда туган бала. Әтисенең сугышка киткән көнен дә, өйдәге бердәнбер сыерга печән чабуларын да бик яхшы хәтерли ул. Аннан бигрәк, күңелендә куркыныч төш кебек тагын бер истәлек саклана.
1942 ел... Авылда ир‐атлар юк дәрәҗәсендә. Күрше‐тирә авыл мәчетләренең манаралары күптән киселгән. Ә Шәмәкнеке тора. Кача‐поса бабайлар анда кереп намаз укып чыга. Менә бер көнне Иске Йомралы авылыннан берничә ир‐ат килә. Күз ачып йомганчы мәчет манарасын кисеп тә төшерәләр. Ак яулыклы әбиләр, үз эченнән генә елый‐елый, дога кыла: «Кичер, Раббыбыз, мәчетне саклап кала алмадык...» Күзләренә ак‐кара күренмәгән теге иратлар, тиз арада ике катлы агач мәчет бинасын сүтеп, трактор арбасына төяп, район үзәге Апаска алып китәләр. Ялгыз хатын‐кызлар, нарасый балаларын кочаклап, канлы яшь түгеп кала…
АВЫЛ ЯШӘРТӘ
Шәмәктә сөйкемле, җор телле бабайлар да, әбиләр дә яши булып чыкты. Шуларның берсе – Хатирә апа Шаһивәлиева. 82 яшен тутырган, ялгызы яши ул. Җәмәгате күптән мәрхүм булган. Бер улын да җирләргә туры килгән. Бөтен таянычы – Казанда яшәүче кызы һәм Мәскәүдәге улы.
– Кызым атна саен кайта, – диде Хатирә апа. – Оныкларым да бик акыллы, дәү әни дип кенә торалар. Төркиядә яшәүче кызымның кызы минем рецептларны җыеп китап чыгарды.
Ул чакта өйгә бер төркем кешеләр кайтты. Баскан токмачлы аш, кыстыбый, юка – ни генә пешермәдем. Барысын да фото, видеога төшереп бардылар. Арып беттем. Тик балалар хакы дип, бер дә сер бирмәдем. Китапны өч телдә – татарча, инглизчә, русча чыгардылар. Бик матур, зәвыклы итеп бастырганнар, менә сез дә карагыз әле...
Чынлап та, «Хатирә апа рецептлары» китабы затлы килеп чыккан. Сыйфатлы кәгазьдә, төсле фотолар белән. Менә ул дәү әнине ярату ничек була!
Хатирә апа профессиональ пешекче түгел. Ләкин гомер буе аш‐суга оста булган. Башта ул колхозда эшләгән. Ә аннан соң 39 ел (!) Шәмәктә почта тараткан.
– Башта мин колхоз почтальоны булдым, ягъни хезмәт хакын колхоз түләде, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – 1,25 хезмәт көне исәбеннән түләделәр. Заманына күрә начар акча түгел иде. Дөрес, аның эше дә авыр булды. Атнасына бер көн ял итәсең, көн дә почта таратырга кирәк. Ул чагында халык күп итеп газета‐журнал алдыра, өстәвенә никадәр хат килә. Кайбер көннәрне сумканы кузгатып та булмый! Көн саен Урта Балтай белән Шәмәк арасын (ә бу дүрт чакрым дигән сүз!) җәяү барыргакай- тырга кирәк. Лаеклы ялга чыкканчы шулай эшләдем. Бүгенге тормышыма шөкер итәм, барысы да бар. Исәнлек кенә булсын.
Шәмәктә шуңа игътибар иттем: кешеләре матур, сөйкемле сөякләре бар. Люция апа Габдрахманованы да Җиңү бакчасында узган концертта күреп алдым. Безнең татар ханымнарына хас пөхтәлек, ыспайлык бар үзендә. «Кәҗәләр дә асрыйбыз, кунакка килегез», – диде ул.
Аның янына да бардык, әлбәттә. Люция апа гомере буе Мәскәүдә яшәгән икән. 2021 елда җәмәгате Руслан белән туган нигезенә кайтып төпләнгән. Кәҗә, сарык, күп итеп кош‐корт тоталар. Бакчалары да зур гына.
– Ковид башлангач, авырудан куркып, авылга кайтып яшәргә булдык, – диде Люция апа. – Инде шуннан китәсе килмәде. Хәзер балалар янына Мәскәүгә барып кына кайтабыз. Ничек ул калада гомер буе яшәлгән икән, дим. Авылда шундый рәхәт, тыныч, иркен. Киңәшем шул: картайгач булса да, кеше туган авылына кайтып яшәсен.
Люция апа да, Руслан абый да – намазда. Зурлап Мәүлид кичәсе уздырырга җыеналар иде. Авылга күченгәч, табигый ризык кына ашарга өйрәнгәннәр. Хәтта индоуткаларны да үзләре бастырып чыгарган.
– Кош ите сәламәтлек өчен файдалы, ә кәҗә сөте аннан да яхшырак, – дип, Руслан абый ихаталарын күрсәтеп йөрде. – Чын ит, сөт, күкәй ашап, сәламәтлек яхшырып китте. Егетләр кебек йөгереп йөрим. Люция дә, әнә, кызлар кебек!
«ЭШ ҖИТӘРЛЕК...»
Авылларга баргач та беренче сорау: эш урыннары бармы? Баксаң, узган ел биредә «Шәмәк» КФХ хуҗалыгы оешкан. Бүген авылның алты‐җиде ир‐аты шунда эшли. Әлеге крестьян‐фермерлык хуҗалыгы иген, башка культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Алга таба нәселле үгезләр үрчетү нияте дә бар икән.
– Бүген 1800 гектар җиребез бар, – диде «Шәмәк» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Нуриев. – Бөтен төр техниканы да сатып алдык, барысы да заманча. Шәмәк кешеләре тулысынча пай җирләрен безгә биреп бетерде. Хәзер менә күрше авыллар белән эшлибез. Ләкин яшермим, зур агрохолдинг чәчүлек җирләрен бирергә ашыкмый. Югыйсә, без закон нигезендә эшлибез. Уңышларыбыз да начар түгел, быел гектарыннан 40 центнер иген алдык.
Фермерлык хуҗалыгының ихаталарын карап чыктык: кем әйтмешли, шаккатыра. Заманча иген киптерү, чистарту цехы гына ни тора! Барысы да автоматлашкан. Йөк машинасы кырдан игенне алып кайтып сала да эш бетте: коры, чиста иген икенче торбалардан килеп чыга.
– Бик тиздән он тарттыру тегермәне дә эшли башлаячак, – диде Алмаз Нуриев. – Игенне ашламасыз гына үстерергә ниятлибез, ягъни ул экологик яктан чиста продукт булачак.
– Ашламасыз гына игеннең уңышы түбән була, диләр, ә бу фермерлар өчен икътисади яктан отышсыз чыга, – дим яшь фермерга.
– Әйе, килешәм. Ләкин бүген халык сыйфатлы ризыкка өстенлек бирә. Югары сыйфатлы Шәмәк онына сорау зур булырга тиеш. Хәер, вакыт күрсәтер.
Алмаз Казанда туып үскән егет. Казан дәүләт архитектура төзелеш институтын тәмамлаган. Шул юнәлештә эшләгән дә. Һич уйламаганда, авыл хуҗалыгы тармагына кереп киткән.
– Әлбәттә, эшне әти белән бергә башладык, – дип дәвам итте ул. – Фермерлык эше турында күптән сөйләшеп йөри идек. Шәһәрдә яшәсәк тә, гаилә белән атна саен авылга кайтып йөрдек. Энем Айдар да, үзем дә авыл эшен яхшы беләбез. Безнең бабай да колхозда механизатор, бригадир булган. Ул эшләгән элеккеге колхозның трактор паркын тулысынча яңадан ясадык. Хәтта советлар чорындагы кебек лозунглар да язып элдек.
– Техникага кеше җитәме? – дим.
– Әйе, Шәмәк ир‐атлары эшли. Бер техникадан төшәләр, икенчесенә утыралар. Хезмәт хаклары начар түгел, сезон вакытында 100 мең сумнан артык алалар. Ә кышын 25 мең сум хезмәт хакы түләп барабыз.
Алмаз Нуриев әлегә Казан белән авыл арасын таптый. Киләчәктә гаиләсе белән кайтырга, төпләнергә дә нияте бар.
– Шәмәктә мәктәп тә юк, балаларыгыз кайда укыр? – дим, һаман да бик ышанмыйча.
– Район үзәге Апаска – егерме чакрым. Ка- занда да балаларны йөртеп укыталар бит. Аның бер авырлыгын күрмим.
Әлбәттә, яшь фермерның болай уйлавы бүгенге көн өчен гайре бер хәл кебегрәк. Авыл балалары барысы да диярлек шәһәргә киткән заманда шәһәрдән авыга кайту – чыннан да гаҗәп. Бирсен Ходай. Мондый егетләр безгә бик кирәк!
«Шәмәк» хуҗалыгында эшләүче Радик Галләмов исә туган авылында калган сирәк яшьләрнең берсе. Җәмәгате Гөлүсә белән өч бала тәрбиялиләр: бер кыз, ике малай. Ә гаиләдә иң өлкән кеше – Наҗия апа. Радик кебекләр турында алтын куллы, диләр. Төрле техника төзәтә (махсуслашкан гаражы бар), тимердән капка-коймалар да ясый. Әйтәм бит, алтын куллы. Иң кызыгы – унбер класс белеме бар. (Машина, трактор йөртү таныклыгына укыган, әлбәттә). Барысына да үзлегеннән өйрәнгән.
– Техника белән кызыксынуым кечкенәдән килә, – диде Радик. – Авыл баласы бар эшне белеп үсә, үзем дә кызыксынучан идем. Ә укырга мөмкинлек тә, теләк тә булмагандыр. Аңа карап, кешедән ким яшәмибез. (Көлә.)
...Шәмәктән күтәренке кәеф белән кайттык. Ни өчен дигәндә, кешеләре ачык. Соңгы берничә елда гына да җиде йорт салынган. Тагын шуңа игътибар иттек: кая гына сугылма, Марат Габделхәевич булышты, диләр. Таяныр кешесе булган авыллар бәхетле шул. (Буа районы Тинчәле авылы, Чүпрәле районы Кече Чынлы авылына баргач та, шундый уйлар белән кайткан идек.) Бер генә теләк – Шәмәк алга таба да шулай көязләнсен, үссен.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
– Шәмәк – бик борынгы авыл. Тарихи чыганакларга караганда, 900 еллар элек чамасы оешкан булырга тиеш. Авыл тарихына багышлап китап та дөнья күрде. Анда да шулай дип әйтелә. Бүләр ханның җиденче буын оныгы Шәмәк булган. Нәкъ менә ул бу җирләргә беренче булып нигез салган дип карала. 1095 елда туган булырга тиеш. Монда кырык‐кырык биш яшьләрендә килгән, имеш. Димәк, безнең авылга, ким дигәндә, 860 ел килеп чыга.
Тарих бит ул шундый әйбер: төгәл елларны әйтү кыен. Бәлки егерме яшендә үк килеп төпләнгәндер. Ничек кенә булмасын, Шәмәгебез – чал тарихлы авыл.
Әсгать Рәхмәтуллин, Шәмәк авылы аксакалы.
Добавить комментарий