
Шәриф Камал премиясе тапшырылачак!
27 февральдә, 12 яшь авторга Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музеенда Шәриф Камал исемендәге бишенче Әдәби премия тапшырылачак.
26 февраля 2025
Конкурска 60 тан артык гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар, режиссерлар һәм драматурглар, укытучылар, инженерлар, программалаучылар да бар – премия төрле кешеләрне берләштерә. Конкурсның географиясе киңәйгән: Татарстан, Башкортстан, Мәскәүдән Казахстан, Таҗикстан, Төркия һәм Мисырдан да эшләр килгән. Быелгы премиядә номинацияләр дә арткан. Ел саен була торган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» юнәлешләреннән тыш, «Галиәсгар Камал. Комикслар» һәм «Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» дип исемләнгән махсус номинацияләр кертелгән.
Добавить комментарий