
Шартнамә: ачык сораулар
Федератив мөнәсәбәтләр
13 июля 2017

КАЗАН БЕЛӘН МӘСКӘҮ АРАСЫ...
ТР Конституциясендә шундый юллар бар: «Татарстан Республикасы – РФ Конституциясе, ТР Конституциясе һәм «РФ дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе нигезендә РФ белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт». Аңлашылганча, ТР Конституциясе нәкъ менә Шартнамәгә нигезләнгән.
Беренче Шартнамә 1994 елның 15 февралендә кабул ителгән иде. Безнең кебек яшьрәк буын анык кына хәтерләмидер дә. Бу документны эшләү, кабул итү чын мәгънәсендә тарихи вакыйгага, борылышка тиң була. Шул рәвешле Татарстан үзенең бәйсезлеген бөтен Россия алдында күрсәтә. 2007 елда икенче Шартнамә кабул ителә, чөнки беренчесе гамәлдән чыга. Дөрес, ул беренчесенә караганда шактый кыска. Димәк, Татарстан өчен мөһим мәсьәләләр дә азрак, дигән сүз. Шулай булса да, ул безгә республика буларак яшәргә, үз Президентыбызны булдырырга ярдәм итте.
Соңгы бер‑ике айда Шартнамә турында сүзләр, бәхәсләр еш яңгырый. Дөресен әйтергә кирәк, кайбер Мәскәү сәясәтчеләре Татарстанның үз кануннары буенча яшәвенә каршы. Алар фикеренчә, без Россиянең башка субъектларыннан аерылмыйбыз, димәк, һәммәбез өчен дә бер үк төрле шартлар, кануннар булырга тиеш. Бу очракта «гафу» дип әйтәсе килә: Россиядә 10 донор төбәк бар (ун ел элек кенә бу сан 15 иде), шуларның берсе – Татарстан. Узган ел гына ул Федераль казнага 496 млрд сум акча күчергән. Чагыштыру өчен: 2016 елда аерым программаларга дип республикага 28,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Күргәнебезчә, Мәскәүгә киткән акчаның ун проценты да кире кайтмаган. Ә шул ук вакытта Россия составына 2014 елда кушылган Кырымга федераль казнадан 52,7 млрд сум акча күчкән. Ә дотациядә булган ут күршебез – Самара өлкәсенә 17,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Юк, бу тырнак астыннан кер эзләү түгел, бу Татарстанның башка төбәкләргә караганда мөстәкыйль, Мәскәүгә «обуза» түгеллеген күрсәтүче меңнән бер мисалы гына.
Яңа Шартнамә булачакмы? Ул безгә нәрсә бирер? Шушы сорауларны танылган сәясәтче-аналитиклар, кайчандыр Шартнамә төзүнең башында торган депутатлар, милләт өчен җан атып йөргән кешеләргә бирдек.
«СҮЗ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК ТУРЫНДА БАРА»

Марат Галиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары:
– Әлеге мәсьәләнең ике ягы бар: хокукый һәм сәяси. Хокукый яктан карасаң, килешү Татарстанга гына түгел, Россиягә дә нәкъ шул ук дәрәҗәдә кирәк. Ни өчен? Россия Конституциясен 1993 елда кабул итү драматик, хәтта кайберәүләр өчен фаҗигале дә күренеш булды. Октябрь аенда Ак йортка һөҗүм ясалды, бу башкарма хакимият белән законнар чыгаручы орган арасындагы конфликт белән бәйле иде. Ул чорда һәркемне бер сорау борчыды: алга таба нишләргә? Һәм менә шушы катлаулы чорда РФ Конституциясе кабул ителде. Аны Россиянең һәр субъекты хупларга тиеш иде. Татарстан ул вакытта тавыш бирмәде. Шуңа күрә безнең халыкның РФ Конституциясе өчен ризалыгы һавада эленеп калды. Ә менә 1994 елның февралендә кабул ителгән Шартнамәдән соң РФ Конституциясе Татарстан өчен дә эшли башлады. Менә шуның өчен дә Шартнамә ике якка да кирәк.
Сәяси яктан Шартнамәнең әһәмияте тагын да зуррак. Татарстан 1992 елда референдум үткәрде. Татарстан үзен Россия составында дип күрде, тик аерым килешү, ягъни Шартнамә нигезендә. Референдумны дөнья күләмендә дә, Россия масштабында да таныйлар. Мисал өчен, Кырым Россиягә кушылганда, Татарстан да бу сәяси сөйләшүгә кушылды, чөнки бездән дә рөхсәт сорадылар.
Икенчедән, безнең тәҗрибәбез бар, һәм без аны Мәскәүгә аермачык күрсәттек: Татарстан Россия составыннан беркая да китмәде. Шушы шартларда әйбәт кенә яшәп ята, ул канәгать.
Яшерен-батырын түгел, Мәскәүнең кайбер сәясәтчеләренә безнең болай яшәвебез ошамый, алар Россиянең һәр субъектын тигез итәргә тели. Тик бер нәрсәне танырга һәм аның белән килешергә кирәк: Шартнамә төзелгәннән соң, Татарстанда, шул исәптән Россиядә дә, сәяси тотрыклылык урнашты. Аңа кадәр бу өлкәдә шактый проблемалар бар иде, монысын да әйбәт беләбез.
Татарстан һәрвакыт күбрәк хокукларга дәгъва кылды. Россиядә 85 субъект бар. Алар үсеш, күләм ягыннан барысы да төрле, тигез түгел. Татарстан СССР заманында ук үзен уңайлы хис итмәде, сәяси статусын үстерү турында сүзләр күп булды: союздаш республикалар дәрәҗәсендә тануларын теләде. РФ составында башка субъектларга бирелгән кебек хокуклар да Татарстанга аз тоелды. Әйткәнемчә, субъектлар төрле. Әгәр син донор икәнсең – сиңа мөнәсәбәт бер төрле, реципиент икәнсең – икенче төрле. Татарстан 1930 нчы еллардан бирле донор санала. Татарстанның икътисадый ихтыяҗларыннан кала, гуманитар ихтыяҗлары да бар. Татарлар Татарстан Республикасында гына яшәми, Россия, чит илләр буенча да сибелгән. Алар белән яхшы мөнәсәбәттә тору өчен аерым шартлар кирәк, ягъни – дәүләт элементлары. Шуңа күрә Татарстан өлкә, төбәк түгел, ә республика. Бу исә – федерация эчендәге дәүләт формасы. Без беркайчан да акча, армиягә дәгъва кылмадык. Без шулай ук гомуми дәүләт кануннары бар икәнен дә аңлыйбыз, мисал өчен салым. Иң зур салым түләүче субъектларның берсе без. Бер ук вакытта әлеге акчаның аерым бер өлешен кире кайтаруны да таләп итәргә хокукыбыз бар, чөнки аерым республика булгач, чыгымнар бик күп. Шуңа күрә федераль бюджеттан акча кайткач, кайберәүләр: «Ни өчен һаман Татарстанга?» – диләр. Ә бит без үзебез түләгән акчаның бер өлешен генә кайтарабыз. Һәм ул акчалар рациональ файдаланыла: яңа сәнәгать объектлары, заманча оешмалар барлыкка килде. Кайберләре хәтта Россиядә дә юк. Шул рәвешле Мәскәүгә үзебезнең булдыклы, күп нәрсәләргә сәләтле икәнебезне күрсәттек. Ә иң мөһиме – теләсә нинди икътисад сәяси тотрыклылык булганда гына үсә ала.
Шартнамә булмаса, нәрсә үзгәрә? Баштарак үзгәреш әллә ни сизелмәячәк. Ә аннан безнең өчен шактый катлаулы чор башланырга мөмкин. Мөстәкыйльлекне югалту турында сүз бара...
Юридик яктан карасаң, икенче мәсьәлә килеп баса: Шартнамәдән тыш, РФ Конституциясе Татарстанда эшләргә тиешме? Без бит РФ Конституциясен кабул иткәндә тавыш бирмәдек. Без аны Шартнамә нигезендә генә кабул итә алабыз...
Аерым сәясәтчеләр Россия унитар дәүләт булырга тиеш, диләр. Әйе, Россия гел унитар булган, дөрес. Тик, әйдәгез, нәтиҗәләргә карыйк. Россия гел каршылыклар белән очраша. Җир шарында Россия кебек зур ил бүтән юк. Бу очракта федерализмнан әйбәтрәк нәрсә юк кебек. Уй-максатлар туры килсә генә, эшләр уңышлы бара. Күреп торабыз: Мәскәү белән Казанның бер-берсенә ихтирамы артты, үзара аңлашу барлыкка килде. Республиканың да дәрәҗәсе артты. Боларны кул белән тотып карап та, акчага сатып алып та булмый. Ә алар бик мөһим күрсәткечләр. Шартнамә Татарстанга, иң беренче чиратта, шушы кыйммәтләрне бирде. Гади генә мисал: төп йорттан аерылып чыккан егет, тиз арада мөстәкыйльгә әйләнеп, матур тормыш кора. Чөнки аның үз‑үзенә ышанычы арта, әтисеннән өч сум акча сорауны оныта. Субъект та шулай, мөстәкыйльлек бирсәң, ул зур уңышларга ирешә.
Шартнамәнең киләчәге турында сүз барганда, әлегә төгәл генә бер ни әйтеп булмый. Татарстанның аерым сәясәтчеләре бу эшкә алынды. Тик әлегә Мәскәүгә башлап сүз әйтүче юк. Ә безгә әйтергә кирәк, чөнки Шартнамәнең әһәмияте Татарстан өчен мөһимрәк.
«ТӨП МАКСАТ – САКЛАП КАЛУ»

Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы:
– Әлеге Шартнамәне булдыру өчен безгә нык көрәшергә туры килде. 1994 елда ике яклы делегация төзелде. Россия ягы Татарстанга нинди дә булса өстенлекләр бирүгә каршы чыкты. Без исә, уртак проект кабул итеп, мөнәсәбәтләрне ике яклы Шартнамә белән җайлый алдык.
Ул чагында, безгә ияреп, тагын 40 тан артык субъект Россия белән шундый ук Шартнамә төзеде. Ләкин аларның күбесе әлеге килешүләрдән тиз арада баш тартты. Кемнәргәдер «өстәге» көчләр шулай эшләргә кушты, икенчеләре исә үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны башкара алмабыз, дип курыкты. Һәм аларны гаепләп тә булмый. Әлеге Шартнамә субъектларны шактый мөһим вәкаләтләр белән тәэмин итте. Аларны тиешенчә үти белергә дә кирәк бит. Нәтиҗәдә, Татарстан Шартнамәле бердәнбер республика булып калды. Әгәр дә без беренче булып килешү төзегәнбез, әле алай гына да түгел, артыбыздан башка төбәкләрне дә иярткәнбез икән, димәк, Татарстан зур Россияне федератив рельсларга бастырган, дигән сүз.
2007 елның июнендә Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан икенче Шартнамә имзаланды. Әлеге документ әзер булгач, аны Россиянең ике палатасы да җентекләп тикшерде. Шартнамә Дәүләт Думасында үтте, ә Федерация Советында үткәргән вакытта Сергей Миронов теше-тырнагы белән каршы чакты. Кызганыч, аңа башка депутатлар да кушылды. Ләкин без бу мәсьәләне өр-яңадан күтәрдек. Биредә М.Ш. Шәймиевнең йогынтысы аеруча зур булды. Ул Владимир Путин белән элемтәгә кереп, мәсьәләгә ачыклык кертте. Документны Федерация Советы аша яңадан үткәреп, өр‑яңа Шартнамә барлыкка килде. Ике Шартнамәне чагыштырсак, күренә: әлбәттә, без күп кенә мәсьәләләр буенча артка чигенергә мәҗбүр булдык. Безнең махсус статуста булуыбыз күпләргә ошамады, билгеле. Соңгы вакытта бу сүзләр тагын да кискенрәк яңгырый башлады. Мәсәлән, күптән түгел генә Владимир Жириновский: «Ике якның мөнәсәбәтләрен билгели торган пунктлар Конституциядә бар инде», – дип белдерде. Чынлыкта: «Россия Конституциясендә субъектлар Үзәк белән федератив шартнамә нигезендә яки башка килешү аша яшәргә тиеш», – диелгән. Без федератив килешүдән баш тарттык, кул куймадык. Нәкъ менә шуңа күрә 1994 елның 15 февраль Шартнамәсе барлыкка килде дә инде.
Бүген безнең төп максат – Шартнамәне саклап калу. Беренчедән, ул Россияне федератив дәүләт итү өчен кирәк. Әгәр дә хәзер шушы Шартнамәбезне юк итәләр икән, Россия формаль рәвештә федерация булып кала алмаячак, дигән сүз. Ник дигәндә, федерациянең нигезе – нәкъ менә шартнамәлелек. Икенчедән, Татарстан башка төбәкләр өчен һәрвакыт үрнәк ролен үти, социаль-икътисадый яктан үсә, камилләшә. Бик зур кризис чорларында да республика үзенең ныклыгын югалтмый. Киресенчә, үзенең бердәмлеген, яшәү көчен күрсәтә. Биредә нәкъ менә әлеге Шартнамә зур роль уйный да.
«ВАКЫТ БЕЛӘН ЧИКЛӘНМӘГӘН ИДЕ...»

Фәрит Зәкиев, Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе:
– Шартнамәне озайту буламы, дигән сүзләр дөрес түгел, бу Конституциягә каршы килә. 1994 елда кабул ителгән беренче Шартнамә 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдумга нигезләнде. Беренче Шартнамәдә чын федератив дәүләт принциплары гамәлгә кергән иде. Мисал өчен, хәзер Татарстанның бөтен табышының 80–85 проценты Мәскәүгә китеп бара, ә 1994 елда Татарстан үз табышының яртысын үзендә калдырырга теләде. Әмма ләкин 2000 елда, унитар дәүләткә кайту гамәлләре башлангач, Шартнамәнең асылы үзгәрде. Югыйсә ул вакыт белән чикләнмәгән, ягъни документ ничек расланган, шулай эшләргә тиеш иде.
РФ Президенты исеменә 30 май көнне хат юлладык. Анда без Мәскәү белән Казан арасында Шартнамә төзүнең мөһимлеген ассызыкладык. Шулай ук кайбер мөһим таләпләрне аерып күрсәттек: милли белем бирү системасы булдыру, бер каналлы салым җыюны тормышка ашыру, Милли банк булдыру, Президент статусын саклап калу һ.б. Президент Аппаратыннан: «Хатыгыз каралачак», – дигән җавап хаты килде. Күңелдә ышаныч уянды.
«ФЕДЕРАЛИЗМНЫҢ ФУНДАМЕНТЫ»

Максим Шевченко, Россия Президенты каршындагы Ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы:
– Татарстан белән Мәскәү арасындагы Шартнамә, федерализмның фундаменты булып тора. Документны сакларга кирәк, чөнки шуның нигезендә республика һәм Россия зур уңышларга иреште. Бу зур низаглы мәсьәләләрдән качарга ярдәм итте, икътисадны көчәйтте. Ул Татарстанның гына түгел, Россиянең дә үсешенә булыша. Шуңа да, мин бу Шартнамә барлык нечкәлекләренә кадәр сакланып, озайтылырга тиеш, дип саныйм. Шул исәптән президент институты да сакланырга тиеш. Алтын йомырка китерүче тавыкка тияргә ярамый.
...Яңа Шартнамә төзеләчәкме? Дөресен әйтергә кирәк, бу сорауга анык кына җавап әлегә юк. Югыйсә Шартнамәнең вакыты чыкты дисәк тә була. РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовка шушы сорауны юллаган идек. Кызганыч, җавапны көтеп җиткереп булмады. Шулай да бу хакта аның фикерен белдек. Июнь аенда, депутат Казанга килгән иде. Журналистларның: «Яңа Шартнамә кабул ителәчәкме?» – дигән соравына Олег Викторович түбәндәгечә җавап бирде:
– Югары даирәдә бу хакта сөйләшүләр барамы-юкмы, төгәл генә әйтә алмыйм. Минем фикергә килгәндә, Шартнамәнең 10 ел элек булган кебек әһәмиятен күрмим. Ул вакытта субъектлар арасында аерым кануннар юк иде. Бүген исә барысы да рәсмиләштерелгән. Россиянең хәзерге халәтендә Шартнамәнең әллә ни зур ролен күрмим. Тик аның булуында да проблема юк дип уйлыйм.

Татарстан һәм Россия арасындагы икенче Шартнамәгә 2007 елда РФ Президенты Владимир Путинның сәяси хуплавы нәтиҗәсендә кул куелды.
Добавить комментарий