Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

“Сәрхүшләр аркылы Раббыбыз һәркайсыбызга да арканының нинди начар нәрсә икәнен күрсәтә”

Җомга көн мөбарәк булсын, дуслар. Җаныбыз тыныч, тәнебез сәламәт булсын.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бүген менә нинди сорау бирдек.:

-Җәлил хәзрәт, сез сәрхүшләргә карата сабырлык күрсәтергә кушасыз?

-Без җир йөзендәге һәркемне, һәр кешегә, һәр җан иясенә мәхәббәт күзе белән карарга тиеш. Урамда яткан исерек тә искәрмә була алмый.
Бик күпләргә таныш хәлдер: “Кибет янында фәлән кеше тәгәрәп ята, күрдеңме?”- дип авыл буенча кешеләр бер-берсен сөйләп йөри. Ә бит хакыйкатьтә алар Аллаһы Тәгаләнең күргәзмә әсбабы. Менә шундый кешеләр аркылы Раббыбыз һәркайсыбызга да арканының нинди начар нәрсә икәнен күрсәтә. Дөресен генә әйткәндә, гайбәт сөйләгән кеше бик нык чыгырымнан чыгара. Аракы эчүчегә караганда да. Әле бит шунысы да бар: теге исерекне сөйләп-сүгеп йөргән кеше үзе дә, кибеткә кергәч, аракы сатып алып, өенә алып кайтып куя...
Кемдер ярамаган берәр нәрсә эшли икән, без шуннан гыйбрәт алып үзебезнең әхлагыбызны төзәтергә һәм шул кеше өчен: “Яр, Раббым, Бу бәндәңә тәүфыйк-һидаять бир”,- дип дога кылырга тиеш.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: