Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Сарымсак алабыз!

Сарымсак алабыз!

Дуслар, хәерле көн. Җәйнең уртасына да җиттек. Күз ачып йомганчы диярсең...

16 июля 2024

Кышка әзерлек эшләре тулы көченә бара, шулай бит? Редакциябезнең якын дусты, Буа шәһәрендә яшәүче бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов сарымсакларны алырга киңәш итә. Тамыр һәм сабакларны өзмичә, сәнәк ( көрәк) белән казырга кирәк, ди ул.

-Сарымсакны алгач 2-3 сәгать булса да кояшта тоту яхшы, бу зарарлы әйберләрләрдән котылу өчен кирәк. Гадәттәгечә, 15 төпне сабагы, тамыры белән җепкә бәйләп, коры, җиләс урынга элеп куябыз. Ул анда ике айлап тора. Сентябрь урталарында гына сабагын кисеп коры урынга саклауга куябыз. (Ящикларда берәр кат булып саклана). Башкалар кебек тоз, банка һ.б. кулланмыйбыз. Иң мөһиме көздән яхшылап кипкән булсын.
Елдагыча, сарамсакны көзен дә, язын да утыртабыз. Икесе дә яхшы уңыш бирде. Язын утыртканнарда 7 тырнак булса, кышкыларында 15. Берсе туңса, икенчесе кала дип, шулай ике төрле итеп утыртабыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: