Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Сәясәт аксакалы Борһан Шаһиди

Сәясәт аксакалы Борһан Шаһиди

1994 елда Кытай югары җитәкчелеге Пекинда зур җыелыш үткәрә. Күкасты иле җитәкчеләре анда бары тик бер кеше турында сөйләшә. Ни гаҗәп, әмма кытай сәясәтенең әлеге аксакалы милләте буенча кытай булмый.

01 декабря 2021

 
Территориясендә 11 миллион уйгур, шулай ук башка төрки телле халыклар яшәгән Синьцзян-Уйгур төбәген 1949 елда Кытай Халык Республикасы составына кертүне оештырган кеше хакында сүз бара. Кытай сәясәтенең әлеге татар чыгышлы иләмәненең исеме Борһан Шаһидуллин, яки Борһан Шаһиди (кытайча Бо Ер Хан яки Бао Эрхань дип әйтелгән) була.
ШӘРЫККА ЮЛ
1912 елда Синьцзян провинциясе башкаласы Өремче шәһәрендә татар сәүдәгәрләре Җаббаровлар компаниясенең яңа хезмәткәре – Борһан исемле унҗиде яшьлек егет пәйда була.
Гади татар гаиләсеннән чыккан яшь егет татар һәм рус сәүдәгәрләре инде күптәннән үз кеше булган шулкадәр ерак җиргә ничек барып эләккән соң? Борһан Шаһиди бу турыда үзе болай яза: «Мин 1894 елның 3 октябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе Аксу авылында туганмын. Гобәйдулла бабам сөйләве буенча, борынгы уйгур бабаларым ерак Кытайда, Аксу елгасы ярында яшәгән». Бүген Шаһидинең туган авылы Татарстанның Буа районына керә.
Ундүрт яшьлек үсмер Казанга килә. Үзләренең зур хосусый нәшрияты булган туганнары биредә аны китап кибетенә сатучы итеп урнаштыра. Борһан эшли дә, шул ук вакытта Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дә укый.
Тагын өч елдан соң зиһенле, төпле егетне Түбән Новгород ярминкәсендә Семипалатинск сәүдәгәре Исмәгыйль Җаббаров күреп ала. Әлеге очрашу Борһанның тормышын тамырдан үзгәртәчәк. Сәүдәгәр аңа Кытай белән арадашчы булган «Тянь-Шань» сәүдә компаниясендә эш тәкъдим итә. Озак уйлап тормыйча, Борһан ризалаша һәм күп тә үтми Синьцзян провинциясенә – үзенең борынгы бабалары ватанына барып җитә.
КҮЗГӘ КҮРЕНМӘС ФРОНТ СУГЫШЧЫСЫМЫ?
Шаһидинең Кытайда беренче еллардагы эше коммерция белән бәйле. Ул кытай, рус, уйгур, татар эшкуарлары арасында эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра. 1920 нче еллар башында аны дәүләт хезмәтенә чакыралар. Таможняда, Синьцзян транспорт идарәсендә эшли. Бер үк вакытта ул Синьцзян генерал-губернаторы ярдәмчесе һәм тәрҗемәчесе дә була (Борһан татар, уйгур, кытай, рус телләрен камил белгән, соңрак немец телен дә үзләштергән). Аңа Германиядә техник товарлар сатып алуны йөклиләр, һәм ул берничә тапкыр Европага бара.
Бу чорда Борһан Шаһидинең Советлар Союзы белән хезмәттәшлеге сәүдә сферасында гына булмаган күрәсең. Үзенең совет разведкасы белән тыгыз элемтәсе хакында Шаһиди соңрак үзе яза. Ул 1920–1930 нче елларда Германиядә һәм Советлар Союзында еш булуын, Мәскәү һәм Казанда тукталуын искә ала. Хәтта Казаннан Синьцзянга кайбер туганнарын да алып китә. Кытай ватандашының Совет Россиясе буйлап шулай ирекле күчеп йөрүен, хәтта үзенең шәхси мәсьәләләрен дә хәл итүен хакимият химаясеннән башка күз алдына китерүе дә кыен.
1929-1933 елларда Борһан Шаһиди, Синьцзян хөкүмәтенең Германиядәге сәүдә вәкиле вазыйфасын башкаруы белән беррәттән, Берлин университетында да укый һәм аны тәмамлый. Әлеге фактны соңрак аны гаепләү өчен файдаланачаклар, немец шпионы итеп игълан итәчәкләр. 1937 елда Борһан Шаһиди Кытайның СССРдагы консулы (чик буендагы Зайсан шәһәрендә) итеп билгеләнә.
МАОГА МӘДХИЯ
1934 елда Синьцзянда уйгурлар Кытай хакимиятенә каршы баш күтәрә, биредә кыска вакытка булса да Көнчыгыш Төркестан ислам республикасы төзелә. Аны көч белән буйсындырганнан соң Синьцзянда хакимияткә, Советлар Союзы ярдәмендә, Шэн Шицай исемле кеше утыртыла, баштарак ул социалист, СССРның дусты булып кылана.
Шаһиди үз истәлекләрендә, Синьцзянда Шэн Шицай өчен яшерен хезмәтләр булдыруда, Мәскәүдән килгән совет инструкторлары белән бергә, шәхсән үзенең дә катнашуын яза. Ул үзенең совет дипломатлары һәм НКВД хезмәткәрләре белән еш очрашуын искә ала.
Әлбәттә, нәкъ менә шул вакытта кемнең кемне һәм ничек файдалануы хакында сораулар туа. Ихтимал, билгеле бер мизгелдә Шаһиди, аларга буйсынудан туктап, мөстәкыйльлек күрсәтә башлагандыр. Һәм совет разведкасына да, Синьцзянныкына да кирәге калмагандыр. Шэн Шицай аны Германия һәм Япония файдасына шпионажда гаепли һәм үтерергә куша. Шаһиди алты ел төрмәдә утыра, әмма могҗиза белән исән кала.
Борһан Шаһиди төрмәдә дә вакытын бушка әрәм итми. Бик энергияле кеше булганга, үзенә шөгыльләр таба: өч телле уйгур-рус-кытай сүзлеген төзи, Мао Цзедунга багышланган шигырьләр иҗат итә.
Мао Цзэдун һәм Борһан Шаһиди Мао Цзэдун һәм Борһан Шаһиди
«Сез хакыйкатькә һәм бәйсезлеккә, эшчеләр өчен бәхеткә юл ачтыгыз... Мин – Сез кабызган йолдыз», – дип яза Шаһиди.
Нәрсә бу: тиңдәшсез сизгерлекме, киләчәкне күрә белү сәләтеме? Ә бәлки, коммунизм идеяләренә ихластан ышанудыр? Тик шунысын төгәл әйтергә мөмкин: Шаһиди шигырен нәкъ менә кирәкле кешегә багышлаган булып чыга.
МӘСКӘҮ ГАФУ СОРЫЙ
1944 елда Шэн Шицай бәреп төшерелгәннән соң Шаһиди иреккә чыга һәм шундук Өремче шәһәре мэры итеп билгеләнә. Берничә көн үтүгә үк аның өенә Мәскәүдән кунак килә һәм совет хөкүмәте исеменнән рәсми гафу үтенә – янәсе, Синьцзян губернаторының иминлек буенча киңәшчесе, совет кешесе, аңа ялган гаеп таккан, шул яла аркасында Борһан Шаһидигә җәзаланырга туры килгән.
Совет хакимиятенең сәясәткә кире әйләнеп кайткан Шаһидигә шундый игътибарлы мөнәсәбәте Синьцзянда һаман активлаша барган ниндидер катлаулы сәяси уенда аңа билгеле бер бурыч йөкләнүен фаразларга мөмкинлек бирә.
СУГЫШЫРГА ЯРАМЫЙ: ШАҺИДИ КУЙГАН «ӨТЕР»
1948 елда Чан Кайши Борһан Шаһидине Синьцзян коалицион хөкүмәте рәисе итеп билгели. Һәм  (!) төбәктәге иң мөһим вакыйгалар нәкъ менә шул чакта була. 1949 елда Чан Кайшига буйсынган гоминьдан гаскәрләрен коммунистлар җиңелү артыннан җиңелүгә дучар итә. Гражданнар сугышында Кытай компартиясенең җиңәчәге шик тудырмый. Синьцзян территориясенең бер өлешендә төзелгән икенче Көнчыгыш Төркестан республикасы тирәсендә вазгыять катлаулана бара.
Шул чакта Борһан Шаһиди Мао Цзедунга телеграмма җибәрә һәм Синьцзянның, Чан Кайшига буйсынудан туктап, яңа Кытай республикасы составына керергә әзерлеген хәбәр итә.
Борһан Шаһиди җитәкчелегендәге Синьцзян хөкүмәтенең әлеге карары ул чакта да Көнчыгыш Төркестан бәйсезлеге тарафдарларының кискен канәгатьсезлеген тудыра һәм уйгур оппозициясе тарафыннан бүген дә тәнкыйтьләнә. Синьцзянны коммунистларга бирү Көнчыгыш Төркестан республикасы халыкларына каршы хыянәт буларак бәяләнә.
Әмма мондый нәтиҗә ясарга ашыкмау мөһим. Ул мизгелдә Борһан Шаһиди кем мәнфәгатьләрен кайгыртса да, аның сайлау мөмкинлеге булмый. Теләсә нинди каршылык күрсәтелгән очракта, Синьцзянга таба Кытайның өч миллионлык халык-азатлык армиясе юнәлергә әзер тора. Синьцзянның үзендә барлыгы 100 мең тирәсе гоминьдан кылычы исәпләнә. Көнчыгыш Төркестанда исә 10 мең солдат була. Сугыш башланса, аның кырылып бетәчәге көн кебек ачык. Соңрак Шаһиди үзе язганча, бу карар бик күп тыныч халыкның гомерен саклап калырга булышкан. Моның белән бәхәсләшүе кыен.
ДИПЛОМАТИЯ МОГҖИЗАЛАРЫ
1949 елның 1 октябрендә Пекинда Кытай Халык Республикасы игълан ителә, ә 20 октябрьдә кытай армиясе Өремче шәһәренә килеп тә җитә. Кытайның яңа җитәкчелеге Борһан Шаһидинең күрсәткән хезмәтләрен югары бәяли.
Кытай компартиясе җитәкчелегенең очрашуы (июнь, 1950 нче еллар). Уртада – Мао Цзэдун, аңардан уңда – Борһан Шаһиди, Чжоу Эньлай. Кытай компартиясе җитәкчелегенең очрашуы (июнь, 1950 нче еллар). Уртада – Мао Цзэдун, аңардан уңда – Борһан Шаһиди, Чжоу Эньлай.
1953 елда Шаһиди Кытай Ислам ассоциациясен төзүчеләрдән берсе һәм аның беренче рәисе була. Аның Кытай мөселман бергәлеген үзәк хакимият сәясәте тирәсендә берләштерүдәге активлыгы күзгә бәрелеп тора, яңа Кытай республикасы файдасына тырышлыгы да онытылмаслык була.
1955 елда Борһан Шаһидине Пекинга чакырып алалар һәм Бөтенкытай сәяси консультатив советы рәисе урынбасары итеп сайлыйлар. Әлеге органны Кытай премьер-министры, тышкы эшләр министры Чжоу Эньлай җитәкли. Бу – Шаһидинең кытай сәяси Олимпындагы карьерасының иң югары ноктасы.
Чжоу Эньлай кушуы буенча Шаһиди халыкара дипломатиягә муеннан чума. Яңа Кытай республикасы каршында бик катлаулы – халыкара танылуга ирешү бурычы тора. Тик чит илләр ашыкмый. Ислам дөньясына «тәрәзә уюны» Борһан Шаһидигә тапшыралар. Диндәшләре белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру хакында килешү төзергә үзе этник төрки һәм мөселман булган Шаһидидән башка тагын кемнең хәленнән килсен соң? Ул бу эшкә алына һәм аны бик яхшы башкарып чыга.
Якын Көнчыгыш илләренә сәфәре вакытында ул Мисыр, Сүрия, Йәмән кебек ислам дәүләтләре белән илчеләр алмашу хакында килешү төзүгә ирешә. Борһан Шаһиди Согыд Гарәбстаны, Ливан, Иордания, Эфиопия, Судан җитәкчелеге белән Кытай өчен бик мөһим сөйләшүләр үткәрә. Боз кузгала. Кытай җитәкчелегенең өмете аклана, Шаһиди сынатмый. 1950 еллар азагында Борһан Шаһиди кытай делегациясе составында Мәскәүдә СССР башлыгы Никита Хрущев белән очраша.
«РЕВОЛЮЦИЯ» КОРБАНЫ
Аннан соң исә аның язмышына илне хаоска батырган мәдәни революция бәреп керә. 1966 елда Цзедун ил җитәкчелегендә ныгыган, Маоның көчәя барган шәхес культын танырга теләмәгән, аны икътисадый уңышсызлыкларда шәхсән җаваплы санаган оппозициягә һөҗүмен башлый.
1966 елның августында Мао Цзедунны яклаучы хунвейбиннар һәм цзаофаньнәр (студент һәм эшче яшьләр) отрядлары формалаша, алар илнең сәяси, икътисадый, мәдәни элитасын рәхимсез җәберләү-җәзалау белән шөгыльләнә.
1960 нчы еллар уртасында Шаһидигә дә яла ягалар. Аны бөтен вазыйфаларыннан мәхрүм итәләр. Түбәнсетү, мәсхәрәләү башлана. 1966 елның җәендә йортына хунвейбиннар бәреп керә. Янәсе, Шаһидине хыянәттә гаепли торган документлар эзлиләр, тик бернәрсә дә тапмыйлар. Җәзасызлыктан оятын югалткан ертлачлар, сәясәтченең мөлкәтен һәм архивын талап, дәлилләр тапмыйча, Шаһидине тәнкыйть кабул итүгә мәҗбүрилиләр. Бөтен халык каршында мыскыллау процедурасы шулай аталган. Хунвейбиннар Шаһиди йортына «биредә халыкара шпион гаиләсе яши» дигән язу элеп калдыра.
«Тәнкыйтьне кабул итү». «Тәнкыйтьне кабул итү».
Бер елдан соң җитмеш яшьлек картны аерым камерага ябалар, ул шунда сигез ел утыра. Бердәнбер өмете һәм таянычы хатыны Рәшидә була. Ул аңа кирәкле әйберләрен китерә, китап-журналлар җибәреп тора.
БУ – КЫТАЙ!
Аны 1975 елның җәендә, мәдәни революция тәмамланып килгәндә генә азат итәләр. Төрмәдән Шаһиди инде сәламәтлеге шактый таушалган сиксән яшьлек карт булып чыга. Бу яшьтә киләчәктән нәрсә көтәргә мөмкин? Тик бу – Кытай, һәм безнең героебыз да гадәти кеше түгел.
Тагын берничә елдан Борһан Шаһиди зур сәясәткә кабат әйләнеп кайта. 1978 елда Кытай Сәяси консультатив советын Дэн Сяопин җитәкли. Илнең яңа лидерының икътисадый реформалары Күкасты илен тиз арада ныклап аякка бастыра. 1980 елда Шаһиди тулысынча аклана һәм Дэн Сяопинның урынбасары, шулай ук Кытай Коституциясенә төзәтмәләр кертү комиссиясе әгъзасы итеп сайлана.
Дэн Сяопин Дэн Сяопин
Конституция комиссиясендә эшләү Шаһиди өчен формальлек кенә булмый. Ул милли азчылык хокукларын яклый, Кытайдагы аз санлы милләтләр яшәгән территорияләрнең вәкаләтләрен киңәйтүне кайгырта. Билгеле инде, шул исәптән уйгурларның мәнфәгатьләрен дә яклау белән шөгыльләнә. Дин тоту иреге яклы була. 1984 елда Борһан Шаһидинең «Синьцзянда 50 ел гомер» дигән истәлекләр китабы дөнья күрә. Тәҗрибәле сәясәтче, өлкән яшьтә булса да, үзенең активлыгы, яхшы хәтере, зиһене белән таң калдыра.
Әмма картаю барыбер үзен сиздерә, һәм 1988 елда 93 яшьлек Борһан Шаһиди отставкага чыга. Тяньаньмень мәйданындагы вакыйгалардан соң озак та үтми, ул 1989 елның 27 августында вафат була. Мәрхүм белән хушлашырга Кытайның бөтен югары җитәкчелеге, шул исәптән Коммунистлар партиясе генераль секретаре Цзян Цземинь, КХР рәисе Ян Шанкунь һәм башка абруйлы түрәләр килә.
ҮЗ КЕШЕ
Кытайларда «лаовай» сүзе бар, ул чит ил кешесе, чит дигәнне аңлата. Кытай телен, кытай мәдәниятен һәм горефгадәтләрен белмәүчене бераз кимсетеп әйтелә. Ә менә Борһан Шаһиди – кытайлар үзләренеке санаган бик аз санлы чит ил кешеләреннән берсе, бәлки әле бердәнбере дәдер. Кытайлар аның дәүләт файдасына хезмәтләрен бик югары бәяли.
Автор: Нияз Әхмәдуллин

 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: