Семён Игнатьев. Соңгы Министр, беренче секретарь…
СССР дәүләт иминлеге министры – Семён Денисович Игнатьев карьерасының иң югары баскычы. Партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре – аның хезмәт дәфтәрендәге соңгы вазыйфа. 1957 елда Игнатьев җитәкли башлаган Татарстанда аны ихластан хөрмәт иткәннәр һәм яратканнар. Ул Татарстандагы татарларның күпчелегеннән турылыклырак «татар» булып чыккан.
22 ноября 2021
Семён Игнатьев хакында төрле имеш‑мимеш йөргән. Кайсы сүзне дошманнары тараткан, кайберләре исә чынлап та хак булган. Мәсәлән, үзе әйтүенчә, 1953 елның язында, эшеннән алынгач, ул пистолетын мендәр астына тыгып йоклаган. Көн дә үзен кулга алуларын көткән һәм, Лубянкадагы хәлләрне яхшы белгәнгә, тере килеш бирелмәскә ниятләгән.
Татарстанда исә партия түрәләре мондый хәлгә шаһит булган. Республикага өлкә комитеты беренче секретаре итеп билгеләнгәч үк диярлек, Игнатьев кибеткә кергән. Макарон үлчәп бирүләрен үтенгән. Кибетче исә: «Макаронын үлчәрмен үзе, тик аны төреп бирергә кәгазь юк шул», – дигән. «Кая салыйм соң мин аны?» – дип аптырашта калган Игнатьев. «Эшләпәгезгә салсак кына инде», – дип тәкъдим иткән кибетче. Берничә сәгатьтән соң макарон тутырылган эшләпә республика хөкүмәте хезмәткәрләре каршында кукраеп утырган. Шушы хәлдән соң, кибетләрдә төрү кәгазе бик тиз пәйда булган, диләр.
ИХТЫЯРСЫЗДАН ЧЕКИСТ
Семён Игнатьев Сталинның соңгы дәүләт иминлеге министры булган (әлеге вазыйфаны 1951 елдан 1953 елга кадәр биләгән). Һәм, җитәкче урында эшләсә дә, гомерен дә саклап калган, дәүләт карьерасын да дәвам иткән бик аз чекистлардан берсе ул. ҮК утырышында Хрущёв, Игнатьевның холкы бик йомшак булу аңа ДИМ җитәкчесе вазыйфасыннан баш тартырга комачаулаган, дип белдергән. Никита Сергеевич, әлбәттә инде, эшнең нәрсәдә икәнен бик яхшы белгән – Игнатьев Сталин тәкъдименә берничек тә ризалашмый кала алмаган. Әмма министр булган чагында әллә ни зыян китерергә өлгермәгән.
Никита Хрущёв һәм Семён Игнатьев
МАЛЕНКОВ ХИМАЯСЕНДӘ
Семённың балачагы һәм яшьлеге Үзбәкстанда үткән. Шунлыктан аңа үсмер чагыннан ук башка дин һәм мәдәният кешеләре белән уртак тел табарга өйрәнергә туры килгән. Игнатьев үзбәкчә камил сөйләшкән. Җирле халык үзен моның өчен хөрмәт иткән. Актив үсмер инде унбиш яшендә үк Бохара тимер юлы депосы комсоргы булган.
Аннары сәләтле егетне Бохара гаскәрләр төркеме сәяси бүлегенә алалар. Бу – аның карьерасының беренче мөһим этабы, чөнки, ихтимал, нәкъ менә шунда ул Төркестан гаскәрләр төркеменең яшь комиссары Георгий Маленков белән танышкандыр. Соңрак Маленков Сталинның яраннары даирәсенә керә һәм, югарырак дәрәҗәгә ирешкән саен, Игнатьевны да үзе белән бергә үстерә бара.
ЯШЬЛӘРГӘ ЮЛ АЧЫК…
1931 елда Игнатьев Үзбәкстан компартиясе ҮК юлламасы буенча Сталин исемендәге Сәнәгать академиясенә укырга керә, аны «самолёт төзүче инженер» белгечлеге буенча тәмамлый. Әмма белгечлеге буенча бер көн дә эшләми. Төркестанда танышкан Георгий Маленков, ул чакта инде партия ҮК җитәкче органнары бүлеге мөдире урынбасары, аның язмышын үзгәртә. Игнатьев, югары уку йортын тәмамлауга, Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының сәнәгать бүлегенә эшкә чакырыла. Ул чакта аңа утыз гына тулып узган була. Әлеге вакытта илдә репрессияләр башлана. Кулга алулардан соң кайбер учреждениеләр бөтенләй диярлек бушап кала. Яшьләр өчен «мөмкинлекләр тәрәзәсе» ачыла. Һәм Маленков канаты астындагы Игнатьев партия һәм җитәкчелек эшендә тиз арада зур тәҗрибә туплый. 1937 елда Бурят-Монгол партия өлкә комитеты беренче секретаре итеп билгеләнә (аның элгәре Михей Ербанов кулга алына һәм 1938 елда атып үтерелә). 1943–1946 елларда партиянең Башкортостан өлкә комитеты беренче секретаре була.
Башкортостаннан соң, 1946 елда, кабат Мәскәүгә эшкә алына – партия ҮК кадрларын тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп куела. Әмма инде бер елдан соң ук, 1947 елда, аңа башкаладан китәргә туры килә. Игнатьевның химаячесе Георгий Маленков Сталин җәберенә дучар була. Игнатьевны да ил буенча куалый башлыйлар: Белоруссия компартиясе ҮК икенче секретаре, Үзәк комитетның Үзбәкстандагы вәкиле. Яңгыравыклы, әмма уртакул вазыйфалар. Эшләр 1950 елда – Маленков кабат Сталин яраннары даирәсенә әйләнеп кайткач кына җайлана: ул Игнатьевны Мәскәүгә кайтарта һәм Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының партия, комсомол һәм профсоюз оешмалары бүлеге мөдире итеп куйдыруга булыша.
«ИГНАТЬЕВЧЫЛЫК»
Мәскәүдә исә ул елларда тыныч булмый. Сталин даирәсендәге яшерен көрәш үзенең кульминациясенә якынлаша. 1951 елның июль башында Берия дәүләт иминлеге министры Виктор Абакумовны эшеннән алдыртуга һәм төрмәгә яптыруга ирешә. Абакумов – Бериянең элекке химаячесе, тик соңрак ул аның куркыныч көндәшенә әйләнә.
Берия белән Маленков Абакумов урынына үзләре идарә итәрлек кешене куярга исәплиләр. Генерал-чекистлар арасында да теләүчеләр була. Әмма алар барысы да ялгыша. Юлбашчы үзенчә эшли: көтмәгәндә, бернинди хәрби чины һәм дәрәҗәсе булмаган Семён Игнатьев кандидатурасына туктала.
Сталин Игнатьевка әллә никадәр файдасыз-мәгънәсез бурыч куя: Абакумов һәм аның Дәүләт иминлеге министрлыгындагы әшнәләре эшен тикшерү; корткыч табибларны ачыклау һәм алар өстеннән суд процессын әзерләү; Лаврентий Бериягә җитди күңелсезлек белән янаган «мингреллар эше». Сталин кушуы буенча нәкъ менә Игнатьев күп еллар буе юлбашчы сакчылары җитәкчесе булган генерал Николай Власикны кулга ала. Бераз соңрак Сталинга каршы сүз әйтергә җөрьәт иткән Югославия лидеры Иосип Броз Титоны юк итү планын эшләү дә Игнатьевка йөкләнә...
Табиблар эшенә килгәндә, ул Сталинның иң авыр һәм мәшәкатьле күрсәтмәсе булып чыга. Эш 1952 ел дәвамында хәстәрләнә. Баштарак Игнатьев «корткыч табиблар» оешкан төркеме булуга берничек тә дәлилләр таба алмый. Сталин, аны кабинетына чакыртып: «Әгәр табиблар арасында террорчыларны, Америка агентларын тапмыйсыз икән, үзегез дә Абакумов янында булачаксыз», – дип җикеренә һәм яный.
Моның ахыры ничек төгәлләнгән булыр иде – билгесез, чөнки табиблар өстеннән суд процессы язга планлаштырыла, тик 1953 елның 5 мартында Сталин җан тәслим кыла. Шул ук көнне ҮК Президиумының тар составы үзенең соңрак уртак Пленум дип аталган утырышында Игнатьевны дәүләт иминлеге министры вазыйфасыннан азат итә, ҮК Президиумы әгъзалары сафыннан чыгара, ҮК секретаре итеп билгели. Дәүләт иминлеге министрлыгын Эчке эшләр министрлыгына кушалар, берләштерелгән идарәне Лаврентий Берия үзе җитәкли. Бер айдан, 1953 елның апрелендә, табиблар эше туктатыла.
Ә 1953 елның 5 апрелендә Игнатьевны ҮК секретаре вазыйфасыннан азат итәләр һәм ҮК әгъзалыгыннан чыгаралар. Газеталарда редакция мәкаләсе дөнья күрә, анда табибларга каршы ялган җинаять эшендә гаеплеләр арасында аның фамилиясе дә була. Экс-министр Игнатьев дәлилләрне законсыз җыюда, физик йогынты ясау ысулларын куллануда гаепләнә. Хәтта «игнатьевчылык» термины да пәйда була. Маленков ярдәменнән мәхрүм ителгән менә шул авыр чакта бөтен вазыйфалары тартып алынган Игнатьевка мендәр астына пистолет куеп йокларга туры килә дә инде. Лубянка подвалларында элекке чекистлар белән ни булганын Абакумов мисалында ул бик яхшы белә.
1953 елның июнендә Берияне кулга алалар, халык дошманы дип игълан итәләр һәм тиз арада атып үтерәләр. Игнатьевны исә 1953 елның июлендә партия Үзәк комитетына кире кайтаралар, әмма абруена инде шактый зыян килгән була. Аны кабат милли республикага – кабат партиянең Башкортостан өлкә комитетының беренче секретаре итеп җибәрәләр. Бу юлы Игнатьев анда өч ел ярым, Казанга җибәрелгәнче эшли.
БАШ «ТАТАР»
1957 елның 6 июнендә Семён Денисович Игнатьев партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре итеп сайлана. Казанда беренче эш көнендә үк Игнатьев барлык кабинетларны карап чыга, аннары киңәшмә җыя. Төп проблемаларны тикшерәләр. Очрашу азагында Игнатьев бөтенләй көтмәгәндә өлкә комитетындагы бардак турында сүз башлый. «Хуҗалык объектларын карап чыктым, – ди ул. – Бөтен җирдә быкырдык һәм тәртипсезлек. Кабинетларда тузан һәм чүп-чар, тәрәзәләр юылмаган, келәмнәр ертык, тәрәзә төпләрендә һәм өстәлләрдә кәгазь, китап һәм журналлар өелеп ята. Бәдрәфкә керерлек түгел. Гараж иске чүп‑чар складына охшаган. Сез бу кадәр тәртипсезлектә ничек эшли аласыз? Партия оешмасы штабы чисталык һәм тәртип үрнәге булырга тиеш түгелмени?!»
Яңа коллегаларын шул рәвешле кыздырып алгач, Игнатьев инде җиң сызганып бөтен республика хуҗалыгын торгызуга керешә.
Аның аппараттагы дәрәҗәсе һәм Үзәк комитеттагы, шулай ук СССР хөкүмәтендәге элемтәләре Татарстанда күп нәрсәгә ирешү мөмкинлеген бирә. Нәкъ менә аның тырышлыгы сәбәпле, Казанда совет нефть химиясе флагманнарыннан берсенә әйләнгән «Оргсинтез» заводы төзелә башлый. Нәкъ менә Игнатьев Түбән Камада нефть химиясе комплексы (хәзерге «Түбән Кама Нефтехим») төзелешенең максатка ярашлы булуында Мәскәүне инандыра ала. Игнатьев Мәскәүдә дәүләт фондына тапшырыла торган ашлык күләмен киметү хакында килешүгә ирешә һәм моның белән республикадагы колхоз-совхозларның хәлен күпкә җиңеләйтә. Нәтиҗә буларак, Татарстанда азык‑төлек белән тәэмин ителеш яхшыра. Казанда Ту‑22 стратегик бомбардировщикларын, Ми вертолётларын серияләп җитештерүнең башлануына да республика нәкъ менә Игнатьевка бурычлы. Бу чорда республика җитәкчелегенең нәкъ менә йогынтылы, абруйлы, инициативалы, тынгысыз, җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмаучы Игнатьев кулында булуы Татарстанга искиткеч файда китерә.
Тынычлык тарафдарларының Бөтендөнья конгрессы Даими комитетының атом‑төш коралын тыю турындагы Стокгольм чакыруына имзалар җыю. Казан ш. 1950 ел.
Тарихи факт – 1958 елда күренекле сәнгать һәм мәдәният әһелләренә тапшырылачак Габдулла Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясен булдыру турында татар җәмәгатьчелеге инициативасын нәкъ менә ул хуплый. Әмма, мөгаен, сәяси яктан Игнатьев өчен иң катлаулысы – аның татар телен, татар мәдәниятен саклау проблемалары белән ныгытып шөгыльләнергә карар кылуы булгандыр.
1920-1930 нчы еллардагы репрессияләрдән, тарих фәнен, иҗатны һәм әдәбиятны катгый чикләгән сәясәттән зур зыян күргән татар интеллигенциясе, Сталин вафатыннан соң батыраеп китеп, чынбарлыктагы проблемалар, беренче чиратта – татар теленең үлеп баруы хакында сүз башлый. 1954 елда бер төркем татар галиме республиканы союздашлык статусына күтәрү зарурлыгы, шул исәптән татар теленең җуелып юкка чыгу куркынычы турында СССР Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать юллый. Язучы Нурихан Фәттах бу турыда партия Үзәк комитетына яза, язучы Шәйхи Маннур Хрущёв исеменә үтә тәвәккәл мөрәҗәгать җибәрә. Бөтен җирдә татар теленең юкка чыгу куркынычы темасы күтәрелә. Иҗат берлекләре җыелышларында да эмоциональ чыгышлар яңгырый.
Чыннан да, 1950 нче еллар ахырына республикада татар телен куллану даирәсе искиткеч тарая. Тел мәктәпләрдән, югары уку йортларыннан, фәннән, киң файдалану даирәсеннән төшеп кала бара. Ата-аналар балаларын рус телле сыйныф һәм мәктәпләргә күчерә. Рус сыйныфларында татар балалары өчен татар теле атнасына ике тапкыр гына укытыла, бу телне өйрәнү өчен бик аз була. Татар теле һәм әдәбиятыннан элек өлгергәнлек аттестаты алу өчен мәҗбүри булган имтихан бетерелә. Туган телне өйрәнү өчен нинди мотивация турында сүз алып барып булсын ди хәзер! Нәтиҗәдә ана телен бөтенләй диярлек белмәүче буын үсә. 1950 нче еллар азагында республикада студентлар арасында татарлар нибары 28 процент тәшкил итә, аларның күбесе рус мәктәбен тәмамлаган була.
Эш шундый гайре табигый очракларга барып җитә ки, Татарстан өлкә комитеты татар авыллары һәм районнарында татар телендә лекция укырга сәләтле лекторларны таба алмый башлый. Милләтнең теле перифериягә китә, көнкүрештә аралашуга гына кайтып кала, үсүдән туктый, үзенең байлыгын югалта, аны куллану даирәсе елдан‑ел кими. Искиткеч бай әдәбият, халыкның тарихы, татар галимнәренең фәнни мирасы әкренләп онытыла һәм яшьләр өчен риваятьләр генә булып кала.
Игнатьев җиң сызганып татар теле проблемаларын хәл итәргә керешә. Ул татар телен шундый аяныч хәлгә китереп җиткерүдә өлкә комитеты җитәкчеләрен гаепли. Семён Денисович татарларга һәм татар мәдәниятенә бик ихтирамлы һәм хәерхаһлы мөнәсәбәттә була. Камил Фасиев язуынча, Игнатьев татар мәдәниятен гел мактый, татарларның Урта Азия, Казахстан һәм Башкортостан халыклары мәдәниятенә прогрессив йогынты ясавын гел искәртеп тора.
Игнатьев кушуы буенча нәкъ менә Фасиев укытучылар, галим-голәма һәм иҗат интеллигенциясе белән берничә киңәшмә оештыра. Игнатьев әлеге очрашуларда катнаша, мәдәният әһелләре белән рәхәтләнеп аралаша, үзенең киң белемле һәм эрудицияле булуы белән күпләрне гаҗәпкә калдыра.
Партия ҮК белән элемтәгә керәләр, вазгыятьне өйрәнер өчен Казанга аның комиссиясе килә. Мәскәү хуплавын алгач һәм барлык сорауларны килештергәч, партиянең Татарстан өлкә комитеты пленумын үткәрәләр.
Тарихка кереп калган бу пленум 1958 елның 21 маенда уздырыла һәм аеруча кайнар, эмоциональ һәм шул ук вакытта эшлекле җыеннардан берсе була. Камил Фасиев саллы, дәлилле чыгыш ясый. Менә аның төп нигезләмәләре: «Миллилекне хөрмәт итмичә, интернационализм була алмый. Үз телен һәм милли мәдәни традицияләрен яхшы белгән кеше башка халыклар теле һәм мәдәниятенең әһәмиятен дә яхшырак аңлый. Без татар мәктәпләрен рус мәктәпләренә каршы куймыйбыз, һәртөрле милли тарлыкны кире кагабыз».
Башка чыгыш ясаучылар арасыннан бигрәк тә халык язучысы Гомәр Бәширов сүзләре хәтергә уелган: «Мин ата-аналарның татар мәктәпләренә үпкәсен бик яхшы аңлыйм. Алар тикмәгә генә үпкәле түгел. Татар мәктәбе аларның өметләрен акламый. Мәгариф органнары түрәләре һәм совет, партия аппаратлары хезмәткәрләре, үзләренең салкын карашы, милли мәктәп ихтыяҗларына битараф мөнәсәбәте белән эшне шул хәлгә китереп җиткерде ки, мәктәпнең халык каршындагы абруе җуелды», – дип белдергән ул. Партия Үзәк комитеты бүлек мөдире урынбасары Василий Дербинов чыгыш ясый. Ул Фасиевны тулысынча хуплый һәм, алай гына да түгел, телне шундый аянычлы хәлгә китереп җиткерүдә партиянең өлкә, шәһәр һәм район комитетлары гаепле, дип саный. «Бөтенесе милли мәктәпләрнең абруе җуела баруын күреп торган, – ди Дербинов. – Әмма хәлиткеч чаралар күрәсе урынга, җитәкчеләр үз балаларын рус мәктәпләренә күчергән». Игнатьев үзе исә пленумны: «Иптәшләр, мин Казанга килгәнче үк милли мәктәпләрнең нинди әһәмияткә ия булуын яхшы күзаллый идем. Татарстандагы вазгыять белән танышкач исә, хәлнең бик аяныч булуын аңладым. Без татар мәктәпләре бетү куркынычы алдында торабыз», – дигән сүзләр белән йомгаклаган.
Фикер алышулардан соң пленумның резолюциясен кабул иткәннәр. Татар балалары татарча укырга, бер үк вакытта рус телен дә өйрәнергә тиеш, дип карар кылганнар. Барлык мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында рус һәм татар телләрен камил өйрәнү өчен тигез шартлар тудырылырга тиеш. Шул юнәлештә эшли дә башлаганнар.
Әмма башлаганнар гына шул... Пленумнан соң ел ярым вакыт үткәч, партия Үзәк комитетына Татарстан өлкә комитетының элеккеге беренче секретаре Зиннур Моратов шикаяте кергән. Ул өлкә комитетын милләтчеләрне узындыруда, сәяси сукырлыкта һәм башка гөнаһларда гаепләгән. Моратов шикаятен тикшерә башлаганнар. Әлеге эш белән партиянең баш идеологы, совет консервативлыгы символына әйләнгән Михаил Суслов шөгыльләнгән.
Тикшерү нәтиҗәләре Игнатьев өчен дә, татар теле язмышы өчен дә аянычлы булып чыккан. Үзәк комитет комиссиясе, Татарстан өлкә комитеты карары милли тарлыкка һәм йомылуга алып бара, дип тапкан. Янәсе, Татарстан өлкә комитеты үз балаларын рус мәктәпләренә укырга бирүче ата-аналарны хаксызга гаепләгән; җитәкчеләргә югары уку йортларында һәм рус телле мәктәпләрдә укучы татар балаларына татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүне оештыруга кушып дөрес эшләмәгән һ.б.лар.
Казан. Финанс-икътисад институты. 1950 ел.
Игнатьев һәм Дербиновны партия уяулыгын югалтуда гаепләгәннәр. Моратов шикаятен һәм Үзәк комитетның милли мәктәпләр буенча карарларны гамәлдән чыгару тәкъдимен Татарстан өлкә комитеты бюросында тикшерергә туры килгән. Фасиев интернационализмнан читләшүдә гаепләү белән катгый килешмәвен белдергән. Элегрәк сүзгә катнашмаган Батыев исә хәзер, киресенчә, милли проблема артык күпертелде, татар мәктәпләрен көчләп диярлек саклап калу омтылышы булды, дип белдергән. Бюроның башка әгъзалары, шул исәптән Табиев дәшмәгән. Фасиевны бары тик авыл хуҗалыгы буенча секретарь Анатолий Скочилов (ул соңрак партиянең Ульяновск өлкә комитеты беренче секретаре булачак) кына яклап чыккан: «Сез нәрсә, иптәшләр, чигенергә җыенасызмы? – дип ачуланып сораган Скочилов. – Фасиевны бернәрсәдә дә гаепләргә ярамый. Аның докладын без бергәләп тикшердек һәм хупладык, анда бернинди милләтчелек тә юк. Мин рус кешесе, әмма татар балаларының үз туган телләрендә укуын телим, бу аларга рус телен өйрәнергә комачауламый. Минем русча сөйләшә белмәгән татарны күргәнем юк әле», – дигән ул.
Игнатьев, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, сөйләшүгә нокта куйган: «Бәлки әле безне милләтчелектә дә гаепләргә җыенасыздыр? Без бит барлык сорауларны ҮК бүлегендә һәм РСФСР Мәгариф министрлыгында килештердек. Әмма, күрәмсең, ашыкканбыздыр, кайдадыр ялгышканбыздыр. Пленум карарын гамәлдән чыгарырга туры килер», – дигән. Шулай эшләгәннәр дә. 1960 елның гыйнварында Игнатьевның татар эпопеясе шул рәвешле тәмамланган.
Республиканың аннан соңгы җитәкчеләре 1990 нчы еллар башына кадәр татар һәм рус телләрен өйрәнүдә акылга муафыйк балансны һаман таба алмаган. Тиздән Татарстанны җитәкләгән Фикрәт Табиев исә, казанышларыннан тыш, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирүне биш елга туктатуы, татар телен үстерү мәсьәләләренә салкын карашы белән дә тарихка кереп калды.
КАЙДА УЛ УРАМ?
Инде икенче тапкыр хакимият җәберенә юлыккан Семён Денисович Игнатьев Татарстан җитәкчесе вазыйфасында тагын бер елга якын – 1960 елның октябренә кадәр эшләгән әле. Эштән алуның рәсми сәбәбе сәламәтлеге какшау булса да, чын сәбәбе милли мәсьәләгә кагылышлы булу һәркемгә аңлашыла. Европаның нинди дә булса иленә илче булып китүдән баш тартып, Игнатьев 56 яшендә пенсиягә чыккан. 1983 елның ноябрь азагында Мәскәүдә вафат булган. Ул республика белән әллә ни озак җитәкчелек итмәсә дә, үзеннән соң матур хатирәләр калдырган. Бәлки, шул якты истәлекне саклау өчен, Казанның бер урамына Игнатьев исемен бирергә кирәктер?
Автор: Нияз Әхмәдуллин
Добавить комментарий