
Сергей Есенинны татарча тыңларга мөмкин?
Казандагы М. Горький һәм Ф. Шаляпин музеенда хәзерге вакытта күренекле рус шагыйре Сергей Есенинның 130 еллыгына багышлап ачылган «Сергей Есенин: «Я хочу верить в лучшее» күргәзмәсе бара.
24 февраля 2025
Күргәзмә шагыйрьнең биографиясе белән иҗатының төрле чорларын колачлап алган, ул 5 өлештән гыйбарәт. Биредә 79 экспонат тәкъдим ителә.
26 февральдә 17:00 сәгатьтә, Сергей Есенин юбилее кысаларында, музейда аның шигъриятен оригиналда гына түгел, ә татар теленә тәрҗемәдә дә тыңларга һәм хозурланырга чакыралар. (2020 елда «Татарстан китап нәшрияты» Есенинның 125 еллык юбилее уңаеннан «Сайланма әсәрләр» җыентыгы бастырып чыгарган иде.)
«Мин бу җирдә бер узгынчы гына...» шигъри квартирнигында Сергей Есенин шигъриятен татар телендә Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алисә Зарипова, Йолдыз Миңнуллина яңгыратачак. Кичә поэзия, музыка һәм пластика белән үрелеп барачак (Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Альбина Ногманова).
Кичә азагында тамашачыларга ачык микрофон тапшырыла – һәркем үз иҗаты һәм уйланулары белән бүлешә алачак.
Добавить комментарий