
Су басса, сез әзерме?
Быел язны куркып көтәбез: кар күп булганлыктан, шактый район, авыллар, Казанның аерым бистәләре су астында калырга мөмкин.
13 марта 2024
Бу атнада һава торышы температурасының җылынуы көтелә. Шуның өчен Татарстанда вакытлыча коткару пункты оештырыла. Алар барлыгы унау булачак. Әлеге пунктларда тәүлек әйләнәсенә Казан, Яшел Үзән, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Кама Тамагы, Лаеш, Тукай, Алексеевск, Минзәлә районнарында эшлиячәк. Халыкның иминлеген саклау максатыннан башка профилактик һәм кисәтү чаралары да каралган
. Шулай ук балыкчыларга да кисәтү ясалган, язгы боз ышанычсыз! Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе искәрә: 7 см калынлыктагы бозга чыккан һәм боз кичүләреннән тыш сулыклар өстендә автотранспортта йөргән өчен штраф каралган. Гражданнар өчен — 1,5-2 мең сум, вазыйфа биләгән затлар өчен — 5-7 мең сум, юридик затларга — 50-70 мең сум.
Добавить комментарий