Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Суарны сагыну

Суарны сагыну

VII-VIII гасырларда безнең якларга күченүчеләр арасында иң оста хәрби стратеглар, сугышчылар, хәрби инженерлар суарлар була.

15 февраля 2016

Күптән түгел Интернет киңлекләрендә «Битва за Мён Рян» фильмына тап булдым. Фильм  1597 елда Япония һәм Корея арасында булган  Мён Рян җирлеге өчен канкойгыч бәрелеш хакында. Әйтергә кирәк, ышандырырлык, дулкынландырырлык итеп төшерелгән. Юк, сүзне татар киносы ягына борырга ниятләмим. Хикмәт - тарихка мөнәсәбәттә.
 планСуварского гор
Төп эчтәлеге өч җөмләгә сыеп бетүенә карамастан, фильм үз тарихыңда булган вакыйгаларга соклану, горурлану хисләре белән сугарылган. Алай гына да түгел, җыелган керемгә һәм фильмның рейтингына  күз салсак, бу горурлык хисен тамашачылар да бик теләп уртаклашуын күрербез.
1597 ел. Мён Рян. 1552 ел. Казан. Вакыт аралыгы якын булса да, бу вакыйгаларның халык өчен бүгенге кайтавазлары бик нык аерыла, минемчә. Казан өчен сугышны, йә булмаса, Биләрне яулап алуны, Болгарны яндыруны без мәктәп дәреслекләрендә сурәтләнгәнчә кабул итеп, гомумиләштереп кенә күз алдына китерәбез сыман.  Сәбәбе гади – кызыксынмыйбыз.
 
Идел буе Болгар дәүләте федерациясе
Гарәп сәяхәтчеләре «дөньяда мөселманнар яши торган иң төньяк ил» дип санаган  Идел буе Болгар дәүләтен белмәүчеләр юктыр. Ишетеп кенә булса да... Болгар дәүләте чоры – соңгы 1000 ел эчендә татар халкы, аның дәүләтчелеге үсешен күрсәтүче иң мөһим  вакыт аралыкларының берсе.
Тарих фәнендә Идел буе Болгар федерациясе дигән  атама юк, әлбәттә. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасак, Идел буе Болгар дәүләтен, дөрестән дә, билгеле бер дәрәҗәдә мөстәкыйльлеге булган аерым үзәкләр тәшкил иткән булып чыга.  Ягъни дәүләт бер хан һәм башкала сүзе белән генә яшәмәгән. Болгар дәүләтендә эчке һәм тышкы сәясәт юнәлешен билгеләүдә күпсанлы үзәкләр  катнашкан. Һәрберсенең үз башкаласы, үз кенәзе һәм үз халкы. Юкка гына Идел-Чулман буйларына болгар кабиләләре күченеп килгән, дип сөйләшмибез. Уртак язмышлы, тугандаш, бердәм халык булуларына карамастан, болгарларны бер генә төрле төркем дип һич атап булмый. Алар арасында кимендә өч төркем барлыгын гарәп сәяхәтчеләре дә ассызыклый. Кайбер чыганакларда аерым кабиләләрнең исемнәрен, мәсәлән, болгарлар, биләрләр, буарлар дип тә бирәләр. Димәк, Болгар дәүләтенең ин эре, әһәмиятле өч шәһәренең атамасы кабилә исеменнән килеп чыккан.  Моннан тыш, күпләргә билгеле Ашлы, Җүкәтау кебек шәһәрләр шулай ук аерым кенәзлекләрнең үзәге буларак күзаллана. Әлеге фикерләрне археологик табылдыклар да раслый: һәрбер шәһәрдә диярлек гомумболгар традицияләреннән үзгә балчык савыт-саба, бизәнү әйберләре табылган.
Шуңа да карамастан, эре шәһәрләр бер-берсеннән читләшмичә, ат белән юлга чыксаң, 2-4 көн эчендә барып җитәрлек ераклыкта урнашканнар. Кабиләләрнең бердәмлеге, яңа җирләргә күченеп утырганнан башлап күмәк үсеше булачак дәүләтнең ныклыгын алдан билгели. Кенәзлекләрнең башкалалары бер яктан үз җирләрен сакласа, икенче яктан, аларның һәрберсе Болгар дәүләте кысаларында йә чик буе форты, йә елга кичүләрен саклаучы кирмән буларак та хезмәт итә. Алга таба болгар ханының вәкаләтләре киңәеп, әлеге үзәкләрнең мөстәкыйльлеге бераз кысыла, билгеле, ләкин бу адым да дәүләтне тагын да ныгыту өчен башкарыла.
300 суарлы...
2007 елда дөнья күргән «300 спартанлы» фильмы бөтен дөньяга билгеле булган сугыш хакында, дөресрәге, әлеге сугыш пәһлеваннары турында сөйли. Кечкенәдән сугыш осталыгына өйрәтелгән,  кырыс шартларда тәрбияләнгән 300 Спарта сугышчысы берничә көн дәвамында миллионлаган фарсы армиясенә каршы тора. Горурланып карарлык. Берсеннән-берсе таза, озын буйлы, курку белмәс сугышчылар дошманны уңга-сулга кыра. Күз алдына китереп карагыз: нәкъ шундый сугышчылар Болгар бабаларыбыз арасында да булган. Әлеге кабиләне суарлар (савирлар, суазлар) дип йөрткәннәр.
img2
Суарның идарәчеләре буларак Талиб ибн-Әхмәт һәм Мөэмин ибн-Әхмәт исемнәре сакланып калган. 970нче елларга кадәр әлеге исемнәр аерым суар акчаларында чүкеп чыгарылган, ягъни, нигез салынганнан башлап, 150-200 ел дәвамында Суар тулысы белән мөстәкыйль әмирлек буларак яши. Суар акчаларын Росссиянең Тверь, Псков, Рязань кебек шәһәрләрендә һәм хәтта Даниядә дә табалар. Х гасырда ислам дине кабул итү, Болгар дәүләте ныгытылу вакытында гына суарлар Болгар ханы әмерләренә буйсына башлыйлар.   
Суарлар – болгарларның тугандаш кабиләләре. VII-VIII гасырларда безнең якларга күченүчеләр арасында иң оста хәрби стратеглар, сугышчылар, хәрби инженерлар суарлар була. Заманында суарлар Хәзәр каганлыгы оешуда, гомумән, Каспий буе, Кавказ җирләре торышында зур роль уйнаган кабиләләр була. Аларның Рим императорлары, Иран шаһлары белән уңай мөнәсәбәтләрдә булганлыгы да телгә алына. Ялланган суар гаскәрләренең фарсы-византия сугышларында катнашканлыгы билгеле.  Кыскасы, әлеге  төркем хәрби өлкәне үзенең яшәү рәвешенә, тәрбия нигезенә,  мәдәниятенә әверелдергән.
Чыганаклар суарларны караңгы тәнле, толымга үрелгән озын кара чәчле итеп тасвирлый. Көндәлек тормышта озын ак күлмәк кигәннәре искәртелә. Хәрби осталыкларына килгәндә, ялан кырга чыгып сугышу гына түгел, ә хәрби ныгытмалар, кирмәннәр төзүдә дә аларга тиңнәр булмый. Сүз дә юк, ныгытмаларны төзү тәртибен белгән суарлар, дошман кирмәннәренә һөҗүм ясау ысулларын да камил белгәннәр һәм шунлыктан сугышчылар буларак бик югары бәяләнгәннәр.
971381
Суар халкы укымышлы булган. Тарихи чыганакларга Суарның ике галиме исеме кереп калган.
1.Әбел-Галя Хәмид бине Идрис әл-Болгари, XII гасыр шәхесе, Суарда туган. Фәлсәфә, дин гыйлеме буенча берничә китап авторы. Укучылары аны Шәрыкның иң күренекле галиме, «барлык имамнарның шәехе» дип олылап йөрткәннәр. Бик укымышлы, үзенең чордашлары булган күп галимнәрнең хезмәтләрен укучыларына яттан сөйли торган булган. Укучылары арасында иң билгелесе – Сөләйман әл-Суари.
2.Сөләйман бине Дауд Саксини-Суари, галим, язучы, дин белгече. Суар шәһәрендә туган, шулай ук XII гасырда яшәгән шәхес. Күпчелек вакытын Саксин шәһәрендә уздырган, шунда ук мәдрәсәдә белем алган. Үзенең хезмәтләрен укытучысы Хәмид бине Идрис әл-Болгари истәлегенә багышлаган. 
Идел буе Болгар дәүләте төзелүдә әлеге кабилә беренче еллардан ук мөһим роль уйный. Моның беренче сәбәбе суарлар халык саны буенча богарлардан кала икенче урында булуда, ягъни әлеге кабилә булачак дәүләтнең үзәген тәшкил итә һәм алга таба, төрле карарлар кабул иткән вакытта, суарларның фикеренә колак салмыйча эш итү мөмкин хәл булмый. Икенчедән, әлеге дә баягы төзелеш буенча осталык, сугыш осталыгы яңа дәүләтнең иминлеген тәэмин итүдә хәлиткеч сыйфатлар булып чыга. Моның ачык мисалы – суарларның үз Суар шәһәре калдыклары.
Шәм Суар
ТРның Спас районы җирлегендә, Кузнечиха авылыннан 4 км ераклыкта, Сухая Утка елгасының сулъяк ярында бүгенге көнгә кадәр сакланып калган Суар шәһәре эзләре бар. Күзгә күренеп торган бина диварлары, нигезләре булмаса да, заманында гөрләп торган шәһәрне әйләндереп алган ныгытмалар бүген дә таң калырлык.
 
11
«Өченче ел күрше Рәткүл елгасы буенда археологик истәлекләр эзләп йөргәндә, Кырый, Урта, Урманасты, Йорт Күле дигән авыллардагы олы агайлардан Суар турында җылы-җылы сүзләр ишеткән идем. Зурлап сөйләрлек мавыктыргыч легендалар булмаса да, картлар бу шәһәрне бик матур, зур булган диләр. Шәһәрне олылап Шәм Суар дип атыйлар. Мин Суарга карата бу «Шәм» эпитетын моңарчы бер җирдә дә ишеткәнем юк иде. «Шәм» эпитеты шәһәрләргә карата кулланганда, аларның бөеклеген, данлыклы, шөһрәтле булуын аңлата ахры».  (Равил Фәхретдинов. Шәм Суар. «Мондадыр безнең бабайлар» китабы, 1992 ел).
Саклану корылмалары белән бергә Суарның мәйданы 90 га мәйдан тәшкил итә. Шәһәрне саклаган ике рәт җир валы һәм ерганакларның озынлыгы – 4,5 км. Хәрби яктан караганда, Суарның урнашу урыны бик уңайсыз кебек: биредә табигый биек таулар да, текә ярлар да юк. Барысын да шәһәр халкы үз куллары белән күтәргән. Диварларны саклау җиңелрәк булсын өчен, алар туры сызык буенча түгел,  ә «сынган», бер урында тышка ук чыгып торган, икенче урында тар ара хасил итеп эчкә кергән уемтылы формада. Әлеге «тырпаеп» торган почмакларга авыр сөңгеләр, уклар белән коралланган сак урнаштырылган. Аерым урынарда саклану манараларының да булганлыгы билгеле. Болай эшләгәндә, шәһәргә һөҗүм итүчеләргә ук атып кына да озак вакыт каршылык күрсәтергә мөмкин булган. Әлеге почмак-манараларны хәзерге дзотлар белән чагыштырып карарга мөмкин. Алар арасында атып, ук яки сөңге тидереп булмаган бер генә сантиметр җир дә калмый.
Хәер, Суарның саклану корылмаларын дошман гаскәре күзләре белән карап чыксак, күпкә аңлаешлырак булыр. 1236 ел. Идел буе Болгар дәүләтенә зур яу белән Батый хан гаскәрләре килә. Болгар, Биләргә җиткәнче, аның юлында иң әһәмиятле үзәкләрнең берсе – Суар тора. Төрле исәпләүләр буенча, шәһәрдә якынча 10 000 сугышчы булган. Сугыш вакыты икәнлеген исәпкә алып, якын-тирә җирлекләрдән китертелгән өстәмә көчләр белән бу санны 25 000 гә кадәр күтәрик, ди. Суарга кадәр дә күп кенә җирләрне басып алып, көч туплап килгән Батый хан гаскәрендә исә тарихчылар 300 меңнән алып, 500 меңгә кадәр сугышчы булган, дип исәпли. Әйтергә кирәк, монгол сугышчылары да төшеп калганнардан түгел. Алар инде Чынгыз хан заманыннан туктаусыз сугышлар алып барып, нинди генә шәһәрләрне юк итмәгән, кирмәннәрне камап торуда нинди генә тәҗрибә тупламаган... Суарда чын мәгънәсендә ике яктан да бөек хәрби көчләр очраша.
 
Бу шәһәрне исән калдырырга ярамый...
Батый гаскәрләре Болгар дәүләте чикләренә бәреп кергән көннән башлап, Суар халкы һөҗүмгә әзерләнә. Дошманның кайдан киләчәге, шәһәргә нинди юллар белән һөҗүм итәчәге исәпләнә, авыл халкы кирмән диварларына җыеп кертелә, озак камалышка җитәрлек азык-төлек, су, корал запаслары туплана. Корал белән беррәттән, Суар тимерчеләре зур булмаган, дөресен генә әйткәндә, сәер тимер чәнечкеләр дә әзерлиләр. Иртәнге якта суарлыларның алдынгы отряды шәһәрдән читкәрәк чыгып, сазлыклы җирдән киң тасма булып узган такыр юлга шул чәнечкеләрне сибәләр.  Болар өстенә агач ботаклары һәм, күз буяу өчен, саклану сызыгы рәвешенә китереп, агач кәүсәләре дә ыргыталар.
Хәлиткеч көн тиз килеп җитә. Батый гаскәрләре Суарга җиткәндә әлеге төзелеп бетә алмаган саклану сызыгын күреп тагын да рухланалар – димәк, шәһәр яуга әзер түгел. Йөгәннәрне бушатып, атларын юыртып килүче дошманның бәхете озакка бармый шул. Агачлар өстенә кергән беренче төркемнәрнең атлары кинәт кешнәп-уйнаклап җайдакларын җиргә ташлый. Берни аңламаган гаскәр юлын дәвам итә һәм... атсыз кала тора. Тояклары җитди яраланган атлар, җирдә аунаучы сугышчылар бер юлга килеп кысылган гаскәрнең тезелү тәртибен боза. Кемдер кире борыла, кемдер, бу хәтәр урынны әйләнеп узмакчы булып, сазлыкка бата... Өстәвенә, шул мәл Суар ягыннан килүче берничә төркем җайдаклар да күренә. Дошман кире чигенә. Шулай итеп бу көн Суар файдасына тәмамлана.
 
2. Перстни с кабашонами (серебро, сердолик)
Суар җирлеген тарихи әдәбиятка кертеп җибәрүче, аны өйрәнүгә нигез салучылар булып Шиһабетдин Мәрҗани һәм Гайнетдин Әхмәров торалар. Шиһабетдин хәзрәт «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтендә Суарның  төгәл урынын язып чыкса, беренче татар археологы Гайнетдин Әхмәров, Суарга барып, халыктан сораштырып, шәһәрлектән табылдыклар җыеп кайта. Бу турыда ул Казан университетында чыгыш ясап, Суарга кагылышлы бәхәсләргә нокта куя, фәнни эзләнүләрне башлап җибәрә.
Икенче көнне дошман шәһәр ныгытмаларына килеп җитеп, хәлиткеч сугыш башлана. Батый гаскәренә ук яңгыры томырыла. Калканнар белән капланган җайдагы да, җәяүле сугышчысы да каршындагы меңәрләгән тоткынны алга куып, тере дивар артына качып, шәһәргә якынлаша. Алда – имән казыклардан корылган биек койма. Коралсыз тоткыннарны изеп-куалап ул аударыла. Халык тирән ерганактагы су-балчык боткасына чума, ерганактагы казыкларда эленеп кала. Мәетләр өстеннән яңа гәүдәләр, алар артыннан сугышчылар җир валына үрмәли. Шәһәр диварларыннан туктаусыз ук, сөңге оча... Кулында сугыш түгел, эш коралы да булмаган тере мәетләр ныгытылган валларны куллары белән актарып җимерергә тырышалар, алар өстеннән сугышчылар диварга үрмәли. Дивар дигәнең – 5х5 метрлы, эченә таш, балчык тутырылган бура-ныгытма. Ярты көн дигәндә, беренче саклану сызыгы кичелә, икенчесе алдыннан кабат ерганак, кабат казыклар, кабат биек дивар. Әле тегендә, әле монда икенче валга менәргә әзер торучы сугышчылар күренә, тик алар әле аз, тупланмаган, җыелмаган. Җитмәсә, дивар өстеннән ташы, угы, сөңгесе туктаусыз очып, һөҗүмне дәвам итәргә комачаулый.
Дошман укчылары да тик ятмый, әлбәттә. Алар аткан яндыргыч уклардан шәһәр эчендә берничә җирдә янгын башланып китә, сакланучылар җайлап чигенә, илбасарлар дивардан эчкә үрмәли. Канкойгыч бәрелештән соң, монгол сугышчылары, ниһаять, эчкә узып, капканы ачып җибәрәләр. Сугыш шәһәр урамнарына күчә. Әле анда да суарлылар, тар урамнарны файдаланып, чигенә-чигенә, бик озак вакыт каршылык күрсәтәләр.
12. Бусы из полудрагоценных камней
Әлеге яу Суар шәһәрен тулысы белән юк итә. Ике катлы таш бай йортлары да, кайчандыр пыялага кадәр җитештергән һөнәрче алачыклары да, зур булмаган бураларны җиргә казып утыртып төзегән йортлар да, ашлык базлары да бушап кала. Ярминкәләр гөрләгән Үзәк мәйданда гасырларга барган тынлык урнаша, шәһәрнең Җәмигъ мәчете дә шул көннән башлап бүтән азанга дәшми. Мондый нык, сугышчан шәһәрне берничек тә исән калдырырга ярамаган дошманга. Болай да күпме кан түгеп алынган ныгытмаларга баш күтәрүчеләр менсә – Алла сакласын!
Суар яшәүдән туктый, әмма бабаларыбызның батырлыгы, даны, мирасы бездә – оланнарда – «бер горурлык хисе» рәвешендә генә яшәсә дә, аларның рухлары тыныч булыр, дип өметләнәм.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: