Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«СУГЫШТА ТАМАГЫМ ТУЯР, ДИДЕМ...»

«СУГЫШТА ТАМАГЫМ ТУЯР, ДИДЕМ...»

Бөек Ватан сугышы башланганда Кама Тамагы Келәнче авылында яшәүче Вазыйх Ногмановка ундүрт яшь була. Авылның дистәләгән ир‐атын барысын берьюлы фронтка озаталар. Шуның өчен дә үсмер егетләр колхозның төп эшче көченә әйләнә. Ләкин егетләрнең тылда түгел, фронтта үзләрен күрсәтәсе килә. Уналты тулгач ук, ул район военкоматына китә. Аны өенә кайтарып җибәрәләр. Бер елдан соң, унҗиде яшендә генә, кулына повестка бирәләр. Әнә шулай итеп 1944 елның сентябрендә Келәнче авылының япь‐яшь егете армиягә китә...

05 июня 2024

«ӘСИРЛЕККӘ ЭЛӘКТЕК»

Вазыйх бабай 20 мартта 97 яшен тутырган. Бүген ул улы Ринат, килене Алсу тәрбиясендә яши. Гадәттә, «нурлы» сүзен акъәбиләргә карата кулланабыз, бу очракта безнең ветеранга да бик туры килә бу сүз. Вазыйх бабайның да ниндидер бер сөйкемле сөяге бар.

– Исән‐сау килеп җиттегезме? – дип, ихластан сөенеп, кулын сузды ул.

Бу мизгелдә тамакка төер тыгылды... Их, сине шулай каршы алучы дәү әтиең булса иде... Бабакайның оныклары бу бәхетне аңлыймы икән?

– Шушы нигездә гомерем узды, – диде Вазыйх бабай. – Ә менә бабаларым аргы якта яшәгән. Җәмәгатем Мәрьям белән монда балалар үстердек. Өч кыз белән бер ул безнең. Ринат безнең янда калды, Аллаһның рәхмәте булсын. Әле менә хәзер кем карар иде. Яшь барган саен ялгыз яшәп булмый, бик кадерләп тоталар, сүз әйтә торган түгел.

Җайлап кына Вазыйх бабайдан үткәннәр турында сорашабыз. 17 яшендә үзе теләп хәрби хезмәткә китә бит.

– Ул вакытта ФЗӨ яки шахтага алып китәләр иде, – дип ачыктаначык сөйләде ветеран. – Район военкоматында безнең авыл кешесе Хуҗи Нәҗмиев эшли иде. «Хуҗи абый, минем анда барасым килми. Зинһар, фронтка җибәр», – дидем. Хуҗи абый каршы килмәде. Әнә шулай итеп унҗиде яшемдә армиягә чакырылдым.

– Шахтага караганда сугышта әйбәтрәк булыр дип уйладыгызмы? – дим, аптырап.

– И, кызым, яшь чак бит, илдә сугыш барганда бөтен кешенең үз өлешен кертәсе килде. Аннан, фронтта тамак туяр, дип тә уйладым. Ул елларда ачлыктан бик интектек, бик...

Вазыйх Ногманов фронт юлын Белоруссиядә – 251 нче конвой гаскәрендә башлый. Беренче Белоруссия фронты белән Вильнюс шәһәренә җитә. Яшь солдатның беренче бурычы – партизаннарга азык‐төлек һәм корал илтү. Икенчесе – тоткыннарны тиешле урынга озату, качырмау. Алар гаскәре Минск, Гроднода хезмәт итә, Польша чигендә дә булалар.

– 1945 елда Брест шәһәрен азат итүгә безнең дә өлеш керде, – диде ветеран. – Бело- руссиядә партизаннар күп иде, без аларны азык‐төлек белән тәэмин иттек. Берсендә үзебезнең солдатларга әсирлеккә эләктек. Чынлап менә! Хәлгә ачыклык керткәнче, безне бер айга якын бикләп тоттылар. Совет солдатлары икәнлегебезгә инангач кына җибәрделәр.

Вазыйх Ногманов 1950 елның апреленә кадәр Брестта хезмәт итә. Әнә шулай алты ел илен саклап читтә йөргәннән соң, туган ягына әйләнеп кайта.

– Сугыш беткәндә солдатлар аз иде, шуның өчен дә безне хәрби хезмәттән азат итмәделәр, – ди ветеран. – Татарстаннан Белоруссиядә алты кеше идек. Алты ел эчендә ике тапкыр авылга ялга кайттым. Әти‐әнием карт булганга күрә, шулай җибәрделәр. Беренче кайтканда әти исән, икенчесендә мәрхүм иде.

АЛДЫНГЫ БРИГАДИР

Туган авылында Вазыйхны дүрт күз белән көтәләр: эшче көчләр бик кирәк. Фронтта булган, дәүләт бүләкләре алган егеткә зур өметләр баглыйлар. Һәм Вазыйх Ногманов аларны аклый да. Колхозга эшкә керә, беренче елны
ат җигә. Озакламый Келәнченең икенче урамында яшәүче Мәрьям исемле кыз белән гаилә дә коралар.

– Мәрьям апа белән озак очрашып йөрдегезме? – дим.

– Юк, берничә ай гына. Мәрьямнең игезәк Исхак белән Исмәгыйль исемле абыйлары бар иде, мин шулар янына барып йөрдем. Алар белән колхозда да бергә эшләдек. Шул чакта Мәрьям белән дә якыннан аралашып киттек. Язын Келәнчегә кайтсам, көзен гаилә дә кордым. Дөресен генә әйткәндә, апалар ашыктырды. Әни өлкән яшьтә, аңа тәрбия кирәк иде. Йортта хатын‐кызсыз булмый. Мәрьям каршы килмәде, яраткандыр инде. Рәхмәт, җәмәгатем ипле кеше иде, әни белән дә матур яшәделәр.

1951 елның көзендә Вазыйх Ногмановны колхоз бригадиры итеп билгелиләр. Дүрт класс белеме булган яшь ир башта каушап та кала. Ни дисәң дә, җаваплы эш – колхозда биш бригада, аларның барысының да эшләрен җайлап, тәртипләп тотарга кирәк. Ләкин колхоз рәисе сүзендә нык тора: «Син булдырасың аны, Вазыйх. Тырышлыгың, җаваплылыгың бар!» – ди. Рәис ялгышмый, тиз арада Келәнче авылы колхозы яшелчә үстерү буенча алдынгылар рәтендә йөри башлый. Әлбәттә, монда Вазыйх Ногмановның өлеше бик зур була.

– 1954 елда авылга тракторлар, комбайннар кайтты, шул рәвешле кул хезмәте кимеде, – дип искә ала Вазыйх бабай. – Яшелчә үстерү буенча даныбыз районда гына түгел, республикада да таралды. Тәҗрибә уртаклашырга дип, башка районнардан да килделәр.

Кырык елга якын эшләү дәверендә Вазыйх Ногманов күпсанлы орден‐медальләр, ВДНХ дипломнары, мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ветеран аларның һәркайсын кадерләп саклаган. Безгә дә бер горурлык белән күрсәтте. Әйе, совет кешесе өчен ул бүләкләрнең кыйммәте бәһасез, бернинди акчалар белән дә алыштырып булмый торган хөрмәт билгесе шул алар.

Ветераннан озын гомерле булу сере турында да сораштык. Туганнары, чордашлары, берсе дә исән түгел икән. Аллаһка шөкер, яше өлкән булуга карамастан, Вазыйх бабай үз аягында йөри, акылы камил, хәтере яхшы.

Бүген Вазыйх Ногманов улы Ринат, килене Алсу тәрбиясендә яши.

 

НОГМАНОВ ВАЗЫЙХ ҖИҺАНША УЛЫ ОКТЯБРЬ РЕВОЛЮЦИЯСЕ, КЫЗЫЛ БАЙРАК, «ПОЧЕТ БИЛГЕСЕ» ОРДЕННАРЫ, «ГЕРМАНИЯНЕ ҖИҢГӘН ӨЧЕН» ҺӘМ БАШКА БИК КҮП МЕДАЛЬЛӘР БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНГӘН.

– Кече Кариледән Салих, Варис исемле егетләр белән бергә хезмәт иттек. Алар мәрхүм инде, – дип куйды Вазыйх бабай. – Бу кадәр озак яшәрмен дип уйламый идем. Тәрбия яхшы, Аллаһка шөкер. Күптән түгел төш күрдем, бер фәрештә килеп: «101 яшькә кадәр яшисең», – диде.

– Әтинең күңеле бик яхшы, берәүгә дә үпкә сакламый, – диде ветеранның улы Ринат абый. – Гомер буе бригадир булып эшләп, ник бер кеше белән сүзгә килеп йөрсен. Шуның өчен дә озын гомерле булгандыр ул. Безгә карата да яхшы, үрнәк әти булды. Исән генә булсын, дип телибез.

...Бүгенге көндә Вазыйх Җиһанша улының 8 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Алар кайтып йөри, ветеранның зур юанычлары. Бабакайның тагын бер сөенече – умарталар. Вазыйх бабай гомер буе умарта тоткан, кайчандыр бабасыннан калган бу шөгыльне дәвам иткән. Иң сөенечлесе – нәсел шөгыле әле дә яши, бүген дә берничә дистә корт оясы бар. Бу эш хәзер Ринат абый җилкәсендә, ә Вазыйх ага читтән күзәтеп кенә тора. Алар ветеранга яшәргә көч, дәрт бирә.

Нәсел шөгыле әле дә яши, бүген дә гаиләдә берничә дистә корт оясы бар.

Вазыйх бабай бакча башындагы чишмәне дә карап торган.


ЭЛЬМИРА ЗАРИПОВА, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры:

– Кызганыч ки, биш ел эчендә ветераннар саны өч тапкырга кимеде. Соңгы мәгълүматлар буенча, 2024 елның май башына Татарстанда 11 058 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм хәрбиләрнең тол хатыннары яши. Шуларның 41 е – сугышта катнашучы, 113 е – инвалид ветеран, тагын 41 кеше хәрби хезмәттә катнашкан, хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә һәм хәрби-уку йортларында хезмәт иткән, ләкин алар хәрәкәттәге армия составына кермәгән.

САН

Бөек Ватан сугышы инвалидларына ай саен акчалата компенсация бирелә. 2024 елның 1 гыйнварыннан ул

I төркем инвалидларга – 22 908 сум,

II төркем инвалидларга – 11 454 сум,

III төркем инвалидларга 4 581 сум тәшкил итә.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: