Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Казан ханлыгының мәшһүр хатыннары: Сөембикә

Казан ханлыгының мәшһүр хатыннары: Сөембикә

Тарихи сәхифәләр. Казан ханбикәләре: Сөембикә

17 апреля 2019

Татар тарихында дәүләт башлыгы булып торган бердән­бер хатын-кыз, Сөембикә-ханбикә, халкыбыз хәтерендә бүгенге көнгәчә каһарманлык, ватанпәрвәрлек, иманга тугрылык сыйфатларын чагылдыручы символ рәве­шендә кабул ителә. Аның турында күпсанлы легенда һәм риваятьләр, бәет һәм җырлар иҗат ителгән. Сөембикә образы шигърияттә һәм проза әсәрләрендә, рәссамнәр һәм сынчылар иҗатында урын тапкан. Әлеге образ сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗат итүче осталарыбызны бүген дә илһамландырып тора. Чөнки аның язмышы тарихыбызның бәхетле мизгеллә­рен дә, кайгы-хәсрәтләрен дә, киләчәккә юнәлдерелгән өмет-хыялларын да – барысын да сыйдырган.
 
Түбән Идел белән Җаек (Урал) елгалары арасында, хәтта тагын да ераграк – Арал диңгезенә кадәр сузылган иксез-чиксез далаларда нугай кабиләләре күчмә тормыш алып барган. Алтын Урда таркал­ган чорда нугайлар дәүләт булып оешалар. Хакимнәре – Идегәй нәселеннән чыккан бәкләр, мор­залар. Җаекның түбән агымында, Каспий диңгезенә килеп җитәрәк бер урында барлыкка килгән Са­райчык аларның башкаласы була. Нугайлар Казан ханнары белән тыгыз элемтәдә торган. Алар арасында никах бәйләнешләре дә гадәти хәлгә әверелгән. Башта Тимер бәкнең кызы Нурсолтанны Хәлил ханга кияүгә бирәләр. Аның вафатыннан соң Нурсолтан, бо­рынгы йола буенча, Ибраһим ханга кияүгә чыга. Мөхәммәд Әмин Муса бәкнең кызы Фатыймага өйләнә. Муса бәкнең олы улы Йосыф мор­за – Сөембикәнең атасы.
Танылган дин белгече һәм тарих­чы галим Ризаэддин Фәхреддин фикеренчә, Сөембикә 1519–1520 еллар тирәсендә туган. Гомер
буе дала-кырларда, табигать ко­чагында көн күргән нугайларның асыл сыйфаты – бернәрсә белән дә чикләнмәгән азатлыкка, иркен­леккә, мөстәкыйльлеккә омтылыш. Бу сыйфат аларга ата-бабадан килгән. Сөембикәнең дә иркенлек вә азатлык сөюе, гомер буе бер­кемгә дә буйсынырга теләмичә яшәве – туган халкының холкы-табигате чагылышыдыр.
СӨЕМБИКӘ ҺӘМ ҖАНГАЛИ
Элек-электән ил башында тору­чылар кызларын-улларын шундый ук дәрәҗәгә ирешкән кешеләрнең балалары белән никахлаштырырга омтылган. Үзенә күрә бер сәясәт булган ул: хакимнәр туганлаш­кан, димәк, алар идәрә иткән ил-дәүләтләр арасында сугыш­лар булмаган, тынычлык, дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашкан.
1531 елда Казан тәхетенә Мәскәүтәкъдиме белән Касыймнан килгән 15 яшьлек Җангалине утырталар. Ул – татар тарихына бары тик тискәре шәхес, сатлык­җан буларак кына кереп калган Шаһгалинең бертуган энесе. Икесе дә – Шәех-Аллаһияр малайлары, әниләре Шаһисолтан – нугай бәге Ибраһимның кызы. Аңлашыла ки, урыс кенәзләре туендырып торган Касыйм ханнары Казан мәнфәга­те өчен көрәшмәгән, Мәскәү ягын кайгырткан.
Җангали дә шундыйлардан була. Ул Казан тәхетендә бераз утырып алган абыйсының сүзеннән чык­мый. Мөстәкыйль сәясәт алып бару өчен әле яшь тә була җитмәсә. Ә Мәскәү кенәзе бик мәкерле эш йөртә. Аның максаты бер: Ал­тын Урда таркалганнан соң бар­лыкка килгән ханлыкларны үзенә буйсындыру. Мәскәү Касыймнан китереп утыртылган Җангали аша Казан белән үзе теләгәнчә идарә итә алачак. Әгәр дә аны берәр нугай сылуына өйләндереп тә куй­саң? Әйе, Казан аша Нугай Урдасы­на да юл салырга мөмкин. Ә нугай­лар Кырым ханнарын үз итмиләр, гел сугышып торалар. Мәскәү өчен ике туганны сугыштыру файдалы ич! Үсмер кыз, гүзәлләрнең гүзәле Сөембикә үзе боларны әлегә бел­ми, әлбәттә. Әмма аның язмышы шул сәясәт белән турыдан-туры бәйле булачак.
1533 елда Җангалине Йосыф бәк кызы Сөембикәгә өйләндерү мәсьәләсен хәл итәр өчен Мәскәүгә махсус илчеләр китә. Эш уңай юнә­леш ала. Шул ук елны никах һәм туй мәҗлесе үткәрелә. Сөембикә өчен бөтенләй яңа тормыш башла­на. Казан – гүзәл, бай кала. Биек таш йортлар, манаралары күккә аш­кан мәчетләр. Хан сарае һәм адым саен аны баш иеп сәламләүче сарай әһелләре. Әмма Сөембикә үзен ял­гыз хис итә. Ул бик күзәтүчән, үт­кен, эшнең асылына тиз төшенүчән бикә. Беренче күрүгә үк Җангали­не ошатмый – хыялындагы егеткә һич тә туры килми ул. Казан тик­лем Казанның ханы бик тә горур, һәр сүзен үлчәп сөйли торган, акыл­лы һәм... кул астындагы түрәләрнең котын алып торырлык гайрәтле һәм каты куллы ир булырга тиеш бит, югыйсә. Ә Җангали – беркатлы һәм җебегән бер кемсә. Йомшак холыклы. Үз шәүләсеннән үзе кур­кып йөри. Сарай түрәләре арасын­да барлыкка килгән капма‑каршы төркемнең үзара көрәшен дә күрми, күрсә дә – аңламый. Дошманнары көннән-көн артып тора. Әнә, хө­күмәт башында торучы Гәүһәршад һәм аның яраннары Булат Ширин белән Табай бәкләр ни генә кы­ланмый! Аларның һәркайда сүзе үтә, чынбарлыкта ил белән хан тү­гел, алар идарә итә. Ахыры хәерле булмастыр моның. Җангалинең ил-дәүләт өчен бер файдалы гамәл кылганы юк. Кыла да алмас, чөнки Мәскәү ни кушса, шуны эшләп ята. Ул Казан тәхетенә лаек түгел.
Шулай булып чыга да. 1535 ел­ның 25 сентябрендә Казансу буенда Җангалинең үле гәүдәсен табып алалар.
1-3
СӨЕМБИКӘ ҺӘМ САФАГӘРӘЙ
Җангалинең фаҗигале үле­меннән соң, Казан тәхетенә яңа­дан Сафагәрәйне чакыралар. Бу ва­кытта аңа 26 яшь була. Өйләнгән, дүрт хатыны бар. Сафагәрәйгә Казан түрәләре иреннән тол кал­ган Сөембикәне димлиләр. Йола шулай куша. Ата-бабаларының гореф-гадәтен белгән Сөембикә моңа күңеле белән әзер була, ри­залыгын бирә.
Сөембикә белән Сафагәрәйнең саф мәхәббәте легендаларга кергән. Ул мәхәббәт беренче күрешүдән үк башлана һәм аларның соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Са­фагәрәй бар яклап та Җангали­нең киресе булып чыга: кыю һәм тәвәккәл, табигать биргән акы­лы бар, үз сүзен сүз итә алырдай көчле рухлы, гайрәтле ир. Тагын бер өстенлеге: ул Мәскәүдән ерак­та туып үскән һәм тәрбияләнгән. Җангали кебек Мәскәү патшалары өчен җан атмый, Казан халкы өчен тырыша.
Сафагәрәйнең икенче идарә чоры шактый уңышлы башлана. Казанның югары катлау әһеллә­ре йогынтысында ул Мәскәүдән дә, Кырымнан да бәйсез сәясәт корырга омтыла. Ләкин Мәскәү хөкүмәте Казанга дәгъвасыннан баш тартмый. Хәер, Кырым ханы да Казан җирен үзенеке дип саный. Сафагәрәй рус җирләренә яу чаба, Түбән Новгород, Муром, Костро­ма тирәсендәге шәһәр-авыллар­ны туздырып ташлый. Мәскәүдә бу вакытта инде тиздән «Явыз» кушаматын алачак Иван IV идарә итә. Җавап йөзеннән ул да сугышка әзерләнә башлый, Казанның Мәскәүдән элеккеге – Мөхәммәдәмин һәм Җангали чорындагы бәйле­леген кайтарырга ниятли. Кырым ханы Сәхибгәрәй – Сафагәрәйнең абыйсы – бу хәлләрне ишетеп, Мәскәүгә хат яза, Иван IV Казан­га сугыш белән килгән очракта, рус җирләренә басып керәчәген әйтә. Бу шартларда Сафагәрәй Кырым яклы булырга карар итә. Кырымнан чыккан кешеләрне үз тирәсенә туплый, казанлыларга ышанып җитми.
Казан түрәләре тагын үзләре­нең кемлекләрен күрсәтеп ала­лар – Сафагәрәйгә каршы астыр­тын көрәш башлыйлар. 1541 елда хөкүмәт башында торучы Булат Ширин Гәүһәршад ризалыгы белән Мәскәүгә илчеләр җибәрә. «Мәскәү патшасы Казанга үзенең гаскәрен җибәрсен, бергәләп кырымлылар­ны куарбыз, Сафагәрәйне кулга алып, сезгә тапшырырбыз», – дип белдерә илчелекнең башлы­гы Чабык морза. Сугыш әлегә бул­мый кала, чөнки Мәскәүнең үзендә хәлләр катлауланып китә. Мәскәү яклы, үзенә каршы торучы Казан түрәләренә Сафагәрәй каты бәрелә: кайберләрен җәзалап үтертә һәм, бер документта язылганча, «күп кенә кенәзләрнең мал-мөлкәтләрен талап ала, ул байлыкны Кырымга озата».
Әкренләп тынычланалар. Мәскәү дә вакытлыча комачауламый. Сафагәрәйнең Казан өчен нык то­руын, аның кырыс холкын сизеп алганнардыр, күрәсең. Әмма бу ты­нычлык озак дәвам итми. Кырым­нан килгән түрәләрне үз янына туп­лаган Сафагәрәйнең эчке сәясәте күпләрдә ризасызлык тудыра. Казанлылар тагын бер хыянәткә баралар: 1545 елда Иван IV галиҗә­напларына мөрәҗәгать итеп, аннан Казанга яу белән килүен сорый­лар. Яу белән чынлап та киләләр, тик ул уңышлы булмый. Бу хәлгә ризасызлык белдереп, Казан мор­залары ханга каршы үзләре корал күтәрә. 1546 елның гыйнварында Сафагәрәй – Кырымга, Сөембикә исә атасы янына, Нугай Урдасына качып китәргә мәҗбүр була.
Тәхеткә яңадан Шаһгали утыра. Күпкә түгел, чөнки халык риза­сызлык күрсәтә. Беләләр ич кем икәнен. Сафагәрәй дә тик ятмый, берничә айдан соң яхшы гына ко­ралланган нугай гаскәрләре белән Казанга кайта. Бернинди каршы­лыксыз кабул итәләр. Тормыш әкренләп үз җаена керә. Шатлык өстенә сөенеч дигәндәй, тиздән хан белән ханбикәнең көтеп алган уллары туа. Сабыйга Үтәмеш Гәрәй дип исем кушалар.
Шулай язгандыр инде: Казан та­гын тузгытып ташланган кырмыс­ка оясын хәтерләтә башлый. Гаеп, кем әйтмешли, атта да, тәртәдә дә була. Сафагәрәй, элеккеге сәясә­тен дәвам итеп, җирле түрәләр­не кыерсыта, иң мөһим дәүләт урыннарына Кырым кешеләрен билгели. Аңа каршы торучылар йә һәлак булалар, йә Мәскәүгә качып котылалар. Иван патшадан янә Казанга яу чабуын сорыйлар. Яу оештырыла, әмма көтелгән нә­тиҗәне бирми. Сафагәрәй апты­рап кала. Ничек инде шулай? Ул, барлык көчен җыеп, Казан иленең мәстәкыйльлеге өчен тырыша, урыс патшасына баш ияргә теләми, мон­дагылар исә капма‑каршы сәясәт алып баралар.
1549 елның мартында Сафагәрәй үтерелә. Аңа әле кырык яшь тә тул­маган була.
1-2
СӨЕМБИКӘ ҺӘМ ҮТӘМЕШ ГӘРӘЙ
Сөембикә һич көтмәгәндә ике яшьлек улы Үтәмеш Гәрәй белән тол кала. Ләкин ул үзен тиз кулга ала. Казан халкын бил­гесезлектә калдырырга ярамый, җебеп төшмәскә, тәвәккәлләргә, кыю адымнар ясарга кирәк! Мәр­хүм иренең васыяте һәм ата-баба­дан калган йола буенча хан тәхе­тенә Үтәмеш Гәрәйне утырталар. Үсеп балигъ булганчы, аның исе­меннән Сөембикә үзе идарә итеп торачак. Тиз арада яңа хөкүмәт төзелә, җитәкчесе итеп Сафагәрәй белән бергә Кырымнан килгән хан гвардиясе башлыгы Кошчак углан билгеләнә.
Ханбикәнең дәүләт хезмәтендәге тәүге адымнары түрәләр арасын­да бераз тынычлык урнаштырыр кебек иде. Тик кая ул! Үтәмеш Гәрәйнең тәхеткә утыртылуыннан риза булмаган түрәләр хакимият өчен көрәшне туктатмыйлар. Са­фагәрәйнең Кырымдагы өлкән улы Булат Гәрәйне хан итеп куяр­га сорап, Бакчасарайга илчеләр җибәрәләр. Сәхибгәрәй, Сөембикә яклы булгандыр күрәсең, риза­лыгын бирми. Мәскәү патшасы да тик ятмый. Казанны тулысын­ча буйсындырырга форсат килде, дип, Явыз Иван хәлиткеч сугышка әзерләнә. Сөембикә тарафыннан солых белән Мәскәүгә җибәрелгән илчелек уңышка ирешә алмый. 1550 елда Казанга зур һөҗүм яса­ла. 1551 елда Иделнең аргы ягын­да, Зөя тамагында, рус крепостена нигез салына. Шул тирәдәге халык­ны, татарын-чирмешен, Мәскәү патшасына тугрылык сакларга ант иттерәләр.
Сөембикә югалып калмый. Ка­зан халкы белән киңәш тотып, сак­лану чараларына керешә. Шәһәр ныгытмалары яңартыла. Корал җитештерүче остаханәләрдә кө­не‑төне эш кайный. Әмма хәлләр катлаулана бара. Халык арасында Кошчак белән Сөембикә, Үтәмеш сабыйны юк итеп, тәхетне үз кул­ларына алмакчылар икән, дигән коточкыч ялган хәбәр тараталар. Нахак гаепләүләргә түзеп тора ал­мыйча, Кошчак хатынын, ике бала­сын һәм энесен ияртеп, өч йөзләп гаскәре белән Казаннан чыгып качарга мәҗбүр була. Чулманга җитәрәк, качакларны куып тота­лар, исән калган кырыклап кешене, шул исәптән Кошчак угланны да, әсир итеп Мәскәүгә озаталар, ба­рысын да җәзалап үтерәләр.
Сөембикә ялгызы кала. Яңа хө­күмәт сайлана. Аның әгъзалары та­рафыннан Зөя каласына, русларга, Колшәриф җитәкчелегендә илчелек җибәрелә. Максатлары – бернигә карамастан, Казанны рус баскын­нарыннан саклап калу. Ике арада солых төзелә. Аның бер шарты буенча, Сөембикәне һәм аның улы Үтәмеш ханны, әсирлеккә тө­шереп, Мәскәүгә озаталар. Бу 1551 елның август аенда була.
СӨЕМБИКӘ ҺӘМ ШАҺГАЛИ
1552 ел фаҗигасеннән соң Казан ханлыгы яшәүдән туктый, аның җирләре Мәскәү дәүләтенә кушы­ла. Шаһгали сугышчылары белән Мәскәүгә кайтып китә. Явыз Иван Сөембикәне Шаһгалигә көчләп кияүгә бирә.
Йосыф бәк әле Сөембикәне Мәскәүгә алып киткәнче үк аңа ярдәм кулы сузарга омтыла, кызын һәм оныгын әсирлектән коткарып калу максаты белән ике тапкыр үзенең гаскәрен Казанга җибәрә, әмма ике тапкырында да уңыш­сызлыкка очрый. Тиздән Йосыф бәк белән Явыз Иван арасында хат алышу башлана. Мәскәү пат­шасыннан Йосыф бәк бары тик бер нәрсәне генә гозерләнеп сорый: азат итсен ул Сөембикә белән Үтә­меш сабыйны тоткынлыктан, кай­тарып җибәрсен икесен дә атасы янына, Нугай далаларына. Хатлары катгый һәм ачулы була. Бик тә га­дел һәм үтәү өчен җиңел таләпләр югыйсә. Иван патша Йосыф бәккә, һич тә борчылма, Сөембикә оҗмах­та яши, тормышыннан бик канә­гать, дип, матур-матур, ләкин асыл­да чеп‑чи ялган җавап хатлары яза.
Ә Сөембикәнең башында бер уй: ничек яшәргә? Нишләргә? Ире белән – алыш-биреше, эч серлә­рен бушатырлык ахирәте юк. Ул ял­гыз. Көннәр, атналар буе берни дәш­ми яшәвен белә. Әгәр дә моны яшәү дип әйтергә яраса, билгеле. Тиздән Мәскәүдән коточкыч хәбәр килеп ирешә: сабыен чукындырганнар, Александр дип исем кушканнар. Киләчәккә соңгы өмет тә сүнә. Янып‑көеп яшәүнең мәгънә­се калмый. Соң чиккә җиткереп мәсхәрәләнгән Сөембикә күзгә кү­ренеп сула, саргая, ашаудан кала һәм, яшәү газабын кичерә алмый­ча, 1557 елда якты дөнья белән хушлаша. Бу вакытта аңа нибары 38 яшьләр чамасы гына була.
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: