Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Сыерны роботлар сава!

Сыерны роботлар сава!

Замана диген: сыерларны роботлар сава. Гаҗәп, барысы өчен дә ул җавап бирә: сыерның күпме ашаганын, күпме сөт биргәнен күрсәтә, кайчан бозаулыйсын, авырулары турында да әйтә...

18 января 2025

Аксубай районының Яңа Ибрай авылы фермеры Ильяс Сөләйманов та әнә шундый яңа технологияләр белән эшли.

Аксубайның атаклы фермеры ул, роботлар белән 2020 елдан бирле эшли. Ул чагында 50 миллион сумга ике робот һәм 140 нәселле савым сыеры да алып кайта. Шуның 20 миллион сумын фермерга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күчергән, ягъни грант бирелгән.

- Робот сава башлагач, сыерларның продуктлылыгы өч атнада 6 литрга күтәрелде, - диде Ильяс Сөләйманов. – Шул ук карау, шул ук ашату югыйсә, чөнки роботлар дөрес сава, дөрес технология белән эшли. Аннары роботлар белән саву эшне бермә-бермә җиңеләйтте дә. Бүгенге көндә 180 баш савым сыеры бар. Аларны саварга каян кеше аласың? Авылда бит хәзер сыер савучы, механизатор табу бик авыр.

Фермер турында кызыклы язманы журналыбызның гыйнвар саныннан укый аласыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы