
Тәмле генә түгел, матур да булсын!
Агымдагы елда ТР мәгариф учреждениеләрендәге 21 азык-төлек блогына капиталь ремонт ясауга 328,9 миллион сум тотылачак. Дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган тендер нигезендә, эшчеләргә биналарны ремонтларга, инженер системаларын яңартырга һәм җиһазларны алыштырырга кирәк булачак.
05 марта 2025
Капиталь төзекләндерү үткәреләчәк объектлар арасында: Карауҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе (Югары Ослан районы), Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбе (Биектау районы), Усад прогимназиясе (Лаеш районы), Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе (Питрәч районы), Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбе (Яшел Үзән районы), Олы Ключә урта гомуми белем бирү мәктәбе (Яшел Үзән районы), Обсерватория урта гомуми белем бирү мәктәбе (Яшел Үзән районы), Урта Девятово урта гомуми белем бирү мәктәбе (Лаеш районы), Татар Янтык төп гомуми белем бирү мәктәбе (Лаеш районы) бар.
Шулай ук Казанның унике мәктәбенең азык-төлек блоглары да капиталь ремонтланачак. Барлык эшләр дә яңа уку елына төгәлләнер дип көтелә.
Добавить комментарий