
Казан тәхетендә – Касыйм ханнары һәм Ядегәр хан
Тарих сәхифәләре. Казан тәхетендә Касыйм ханнары
20 мая 2019
Кабат исегезгә төшереп үтим: күп кенә тарихчылар тарафыннан Казан ханлыгына нигез салучы дип исәпләнә торган Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд, 1437 елда Кече Мөхәммәд тарафыннан тәхетеннән куылганнан соң, нишләптер Казан вилайятенә түгел, бәлки рус җиренә, Биләү (Белёв) шәһәре тирәсенә кача. Аның бер улы Ока елгасы буенда, хәзерге Рязань җирлегендә, тарихка үзенең исеме белән кереп калган Касыйм ханлыгына нигез сала. Касыйм ханнары, Мәскәү кенәзләре белән төзелгән килешү шартларында каралганча, атлы гаскәрләре белән Рус дәүләтенең көньяк чикләрен сакларга һәм рус кенәзләрненең (1547 елдан – патшаларының) Казанга каршы оештырган яуларында катнашырга тиеш булалар.
КАЗАН ТӘХЕТЕНДӘ – ШАҺГАЛИ ХАН
(1519–1521)
Шаһгали – 1512–1516 елларда Касыйм ханы булып торган Шәех-Аллаһиярның улы. Әнисе – Нугай морзасы Ибраһимның кызы Шаһисолтан. Шаһгали 1506 еллар тирәсендә туган һәм руслар даирәсендә тәрбияләнгән. 1516 елда, әтисе үлгәннән соң, 10 яшьлек үсмерне тәхеткә күтәрәләр. 1518 елның декабрендә, Казан ханы Мөхәммәд Әмин вафатыннан соң, Мәскәү кенәзе Василий III аны Казанга җибәрә. Әлбәттә, руслар өчен әле балигълык яшенә дә җитмәгән Шаһгали бик кулай кандидатура була. 1519 елның 1 мартында Мәскәүдә Казан делегациясе катнашында Шаһгалине тәхеткә утырту тантанасы була. Шаһгали дә, Булат Ширин җитәкчелегендәге делегация әгъзалары да Казанда Мәскәү мәнфәгатьләрен сакларга ант биреп, бер атнага сузылган күңел ачулардан соң, Казанга кайтып китәләр.
Биредә яңа ханны шатланып каршы алмыйлар, әлбәттә. Рус елъязмачысы сүзләренә караганда, Шаһгали, яшь кенә булуына карамастан, ярыйсы ук тулы гәүдәле, кыска муенга утыртылган олы башлы, кыска аяклы, иңсәләренә кадәр асылынып торган озын колаклы, маймылныкына тартым куллы һәм хатын-кызларныкына охшаш, әмма ямьсез йөзле, күңел чиркандыргыч бер кемсә була. («Татарларны мыскыллау өчен патша аны махсус сайлагандыр, күрәсең», – дип яза, ачы көлеп, рус елъязмачысы).

Табигый ки, югары һәм түбән катлау кешеләре арасында Шаһгалинең абруе булмый. Аңа әле хан роленә керергә дә мөмкинлек бирмиләр: Шаһгали исеменнән Мәскәү илчесе Федор Карпов идарә итә. Элегрәк югары урыннар биләп торган Казан түрәләре ризасызлык белдерәләр. Русларга каршы оппозиция оеша һәм аның вәкилләре Кырым ханы белән бәйләнешкә керәләр. Шаһгали моны белеп тора һәм, үзенә каршы торучыларга акыллы гына: «Күреп торасыз ич, Мәскәү Казанга караганда көчлерәк, без аны берничек тә үзебезгә буйсындыра алмаячакбыз, Кырым ханына да ышаныч юк, ул да безне үзенә буйсындырырга тели», – дип җавап бирә.

Ни генә булмасын, казанлылар Бахчасарайга яшерен делегация юллыйлар һәм Казан тәхетенә Кырым ханы Миңлегәрәйнең улы Сәхибгәрәйне җибәрүләрен сорыйлар. 1521 елның язында Сәхибгәрәй 300 кешелек гаскәре белән Казанга юнәлә, ә Кырым һәм Нугай гаскәрләре Мәскәү чикләренә үтеп керә. Сәхибгәрәй отряды Казанга килеп керү белән шәһәрдә мәхшәр башлана – казанлылар Шаһгалигә каршы күтәреләләр, касыймлыларның һәм мәскәүлеләрнең йортларын җимереп ташлыйлар, 5 меңләп кешеләрен үтерәләр. Шаһгали үзе хатыны, 300 кешелек гаскәре һәм рус илчеләре белән Казаннан чыгып кача, Мәскәүгә кайтып егыла.
Сәхибгәрәй Казан тәхетендә 1521–1524 елларда утыра, 1524 елда ул, тәхетен туганнан туган энесе Сафагәрәйгә калдырып, Бакчасарайга кайтып китә. Сафагәрәй ханлык белән 1532 елга кадәр идарә итә. Кырым ханнары идарә иткән чорда Казанда 1487 елдан ук башланган Мәскәү протектораты бетерелә, әмма бу хәл белән Василий III хөкүмәте килешергә теләми, Казан эшләренә тыкшына, Сафагәрәйгә каршы оппозиция оештыра. Нәтиҗәдә Сафагәрәй тәхетен калдырып китәргә мәҗбүр була.
КАЗАН ТӘХЕТЕНДӘ – ҖАНГАЛИ ХАН
(1532–1535)
Ул – Шаһгалинең бертуган энесе, 1516 елда дөньяга килгән. 1519 елда абыйсы Казанга киткәч, Василий III фәрманы белән өч яшьлек сабыйны Касыйм тәхетенә утырталар. Ул идарә иткән чорда (әлбәттә, хакимлек Мәскәү түрәләре кулында була), 1531 елда, татар полклары рус гаскәрләренең Кырым ханлыгына каршы яуларында катнаша.
1532 елда Мәскәү хөкүмәте Сафагәрәйдән соң бушап калган Казан
тәхетенә яңадан Шаһгалине утыртмакчы була. Бу хәбәрне ишетеп канатланган Шаһгали тиз арада гаскәре белән Мәскәүдән Түбән Новгородка чыгып китә. Ләкин Казан бу кандидатурага кискен рәвештә каршы чыга – өнәп бетермиләр аны. Тәхетне Җангалигә тапшырырга ризалашалар һәм Шаһгалине кире Мәскәүгә чакыртып алалар.
Казанда Мәскәү протектораты яңадан торгызыла дияргә була, чөнки 15 яшьлек хан Мәскәү хуҗалары сүзеннән чыкмый. Дөрес, Җангали идарә иткән чорда дәүләт эшләрендә аның регентшасы сыйфатында Гәүһәршад-ханбикә һәм карачы-бәк Булат Ширин хөкүмәте зур роль уйный башлый, әмма ахыр чиктә алар да Мәскәү яклы төркем мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эш йөртәләр.
1535 елның июлендә (фәнни әдәбиятта башка төрле даталар да китерелә), Мәскәү хөкүмәтеннән никахка рөхсәт сорап, Җангалине нугай морзасы Йосыф кызы Сөембикәгә өйләндерәләр. Шул ук елның 25 сентябрендә Булат Ширин җитәкчелегендәге хөкүмәткә якын кешеләр Җангалине тәхетттән куалар. Озак та үтми, 18 яшен яңа гына тутырган ханның үле гәүдәсен табып алалар.
Темабыздан артык читкә китмичә, тагын Шаһгалигә әйләнеп кайтыйк әле. Ул, әлбәттә, тәхеткә утыртылган Җангалигә бик көнләшеп карый. Касыйм ханы итеп куйсалар үзен, бер хәл иде әле, бөтенләй «эшсез» калдырдылар ич. Һәм ул, үзенең Казандагы тарафдарлары белән, уңайлы очрак килеп чыкса, хан тәхетенә аның кандидатурасын яклап чыксыннар дигән уй белән, яшерен сөйләшүләр алып бара башлый. Сизгер хөкүмәт агентлары бу «серне» шунда ук Василий III галиҗанәпләренә җиткерәләр. Бөек кенәз Шаһгалине Мәскәүдән куа, ә 1533 елның гыйнварында аны хатыны Фатыйма-солтан белән Белоозерога сөргенгә үк озата.
Казанда хан булып торган Җангали үлеменнән соң Шаһгалинең хәле җиңеләя. Яңа патша Иван IV (дөресрәге, аның исеменнән Елена Глинская хөкүмәте) тәхеткә «юньлерәк» кеше эзли. Нәкъ шул вакытта Мәскәүгә Казан делегациясе килеп җитә. Шаһгалине тоткынлыктан азат итүләрен, алай гына да түгел, Казанга хан итеп җибәрүләрен сорыйлар. Елена Глинская бу үтенечне «максатка яраклы» дип таба. Әмма Җангали фаҗигасеннән соң казанлылар тәхеткә яңадан Сафагәрәйне чакыралар. Шаһгалине исә Елена Глинская хөкүмәте, Белоозеродан кайтарып, Касыйм тәхетенә утырта.

ТӘХЕТ БУШ ТОРМЫЙ...
Сафагәрәй – акыллы сәясәтче, дипломат һәм хәрби җитәкче, озак уйлап тормыйча, бөтен көчен Мәскәү дәүләтенә каршы көрәшкә юнәлтә. Рус җирләренә яу чабулар башлана. Шул ук вакытта ул үз янына кырымлыларны гына туплый, җирле халыкны, түрәләрне кыерсыта. 1546 елда казанлылар Сафагәрәйне тәхеттән куып җибәрәләр һәм, яңа хан сорап, Мәскәүгә мөрәҗәгать итәләр. Иван IV күпсанлы гаскәр белән Казанга Касыйм ханы Шаһгалине җибәрә. Рус гаскәрләрен башкалага кертмиләр, ә Шаһгали исә дәүләт белән бер генә ай чамасы идәрә итеп кала – Сафагәрәй, нугайлар булышлыгы белән тиз арада шактый күп гаскәр җыеп, көтмәгәндә Казанга кайтып төшә һәм инде өченче тапкыр хан тәхетен яулап ала. Кызганыч, ул һаман элеккеге эчке сәясәтен дәвам итә, кырымлыларга каршылык күрсәтүчеләрне эзәрлекли. Ахыр чиктә Сафагәрәй хөкүмәте халыкның теләктәшлеген югалта. 1549 елда аны үтереп ташлыйлар. Сафагәрәйнең яшь кенә улы Үтәмешгәрәйне хан итеп куялар, ә аның исеменнән Сөембикә идарә итә.
Казанда хакимлек иткән Кырым ханнарының мөстәкыйль сәясәт алып баруларына ачуы чыккан Иван IV 1549 –1550 елларда Казанга ике зур һөҗүм оештыра, әмма алар уңышсыз тәмамлана. Шуннан соң ул ханлыкны бөтенләй юк итәргә җентекләп әзерләнә башлый. 1551 елның язында Казан җиренең Тау ягында, Зөя тамагында, рус крепостена нигез салына. Шул яктагы халыкны патшага тугрылык сакларга ант иттерәләр. Казанга илтүче су юллары киселә, башкала чолганышта кала. Кырым гарнизоны шундый авыр шартларда шәһәрдән чыгып кача, башкала бөтенләй саксыз кала. Башкалада Ходайкол углан һәм Нурали Ширин җитәкчелегендә яңа хөкүмәт төзелә һәм ул Зөя (Свияжск) каласындагы Мәскәү илчеләре белән сөйләшүләр башлый. Килешү төзелә, анда тәхеткә кабат Шаһгалине утырту карала. Үтәмеш хан һәм
Сөембикә Мәскәүгә әсирлеккә бирелергә тиеш була. Килешүдә хәтта Шаһгалидә дә ризасызлык тудырган тагын бер шарт була: ханлыкның чувашлар һәм марилар яши торган Тау ягын Мәскәү дәүләтенеке итеп танырга.
11 августта Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә озаталар, хан тәхете Шаһгалигә кала. Тау ягына кагылышлы бәхәсле мәсьәлә тиз арада корылтайда каралырга тиеш була.
ТӘХЕТТӘ – ШАҺГАЛИ. ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР!
13 августта Шаһгали һәм аның гаскәре Казансу тамагына килеп җитә. 14 августта биредә корылтай – халык җыелышы башлана. Корылтайда күренекле казанлылардан Кол Шәриф, Нурали Ширин, Ходайкол катнаша. Бәхәсләшү озакка сузыла, әмма көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә – Тау ягын русларныкы итеп тану-танымау – Мәскәү файдасына хәл ителә.
Шунысы кызык: корылтайда кабул ителгән шартнамәгә карамастан, Шаһгали Тау ягын русларга бирү белән һич тә килешә алмый. Хан булып алганнан соң бер‑ике атна да үтми, ул Мәскәүдән шул мәсьәләне яңадан карау өчен Казанга илчелек җибәрүләрен сорый. Шаһгали, казанлыларның каты басымы астында, рус патшасыннан Тау ягын үзенә кайтаруын, һич булмаса, шул җирләрдә җыела торган салымны Казанга җибәрүен таләп итә. Илчелек, чыннан да, Казанда булып китә, әмма Шаһгалинең бер генә үтенече дә канәгатьләндерелми.
Ә рус хөкүмәте кыюланганнан-кыюлана: тизрәк Казан ханын Мәскәү наместнигы белән алмаштырырга омтыла. Зөя каласына елышкан рус яклы казанлылар бу проектны яклап чыгалар. 1552 елның февралендә Мәскәү илчесе Алексей Адашев Шаһгалине тәхеттән куу һәм аның урынына Иван IV билгеләгән наместникны кую өчен Казанга килә. Шаһгали тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр була. Наместник итеп Зөя каласы воеводасы кенәз Семён Микулинский билгеләнә. 6 мартта Шаһгали хәрби гарнизонын Казаннан алып чыга һәм Зөя крепостена килеп урнаша. Шул ук көнне халыкка Казан ханлыгының Мәскәү дәүләтенә кушылуы турында рәсми рәвештә хәбәр ителә.
9 мартта кенәз Микулинский үзенең гаскәре һәм тулы бер свитасы белән Зөя каласыннан Казанга юнәлә. Килеп җитә, әмма капкалар ябык була – аны шәһәргә кертмиләр. Чапкын Отучев исемле Казан бәге Микулинскийга катгый рәвештә: «Казанны сугышсыз бирмибез», – дип игълан итә.
Казанда Ходайкол хөкүмәте урынына яңа, Чапкын Отучев хөкүмәте төзелә. Казан үзенең мөстәкыйльлеген саклап калу өчен сугышка әзерләнә башлый.
Хан тәхетенә Әстерхан ханзадәсе Ядегәр-Мөхәммәд Касыйм улы чакырыла. Ул 1542–1550 елларда Мәскәүдә яши, патша хезмәтендә була. 1550 елда русларның Казанга оештырган явында катнаша, аннан соң хәрби хезмәтне ташлый һәм Нугай Урдасына китә. Казан тәхетенә Кол Шәриф һәм Чапкын Отучев тарафыннан чакырыла. Кыска гына вакыт эчендә ул шәһәрне саклау эшендә үзен яхшы оештыручы буларак таныта: шәһәр ныгытмалары төзәтелә, сугыш кораллары җитештерү җайга салына. Сафагәрәй башлаган Төньяк таш башняны төзү дәвам иттерелә.
50–60 меңлек рус гаскәре (шуларның 3 меңе Шаһгали татарлары) 23 августта Казанны чолгап ала һәм шәһәр ныгытмаларын штурмлый башлый. Дошманга каршы казанлыларның 20 меңгә якын сугышчысы (шуларның 3 меңе нугай атлылары) көрәшә. Нәтиҗәсен беләсез – 2 октябрь фаҗигасе. Каһарманнарча көрәшеп һәлак булучыларның саны бихисап.
ХАННАРЫБЫЗНЫҢ СОҢГЫ ЯЗМЫШЛАРЫ
Казанны алганнан соң Шаһгали Касыйм шәһәренә кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда ханлык итә. Иван IV аны Сөембикәгә өйләндерә. 1557–1558 елларда Ливон сугышында катнаша. 1567 елның 20 апрелендә 61 яшендә вафат була. Татар тарихына тискәре шәхес, сатлыкҗан буларак кереп калган.
Үтәмешгәрәй хан 1551 елдан соң, әнисеннән аерып алып, Мәскәүдә, патша сараенда тәрбияләнә. 1553 елда чукындырыла, Александр дип исемләнә. 1566 елның 11 июнендә 20 яшендә вафат була. Мәскәү Кремленең Архангельский соборында күмелгән.
Ядегәр хан 1552 елның 2 октябрендә әсирлеккә эләгә. Гомеренең соңгы елларын Мәскәүдә үткәрә. 1553 елда тантаналы төстә чукындырыла, Симеон исемен ала. Мария Андреевна Кутузова исемле бай хатынга өйләнә. 1565 елда вафат була. Мәскәүнең Чудов монастыренда күмелгән.

Добавить комментарий