Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тарих битләре

Тарих битләре

Кубрат хан хәзинәсе

13 апреля 2017

Халыкларның Бөек күчеше вакытында һуннар дулкынына эләгеп Көнчыгыш Европа далаларына килеп чыккан болгарлар VI гасырның 70 нче елларында Төрки каганаты кул астында кала. Әмма вассал хәлендәбуйсынып яшәргәкүнекмәгән болгар ханы Кубрат, Византия императорыныңярдәменәтаянып, 630 нчы еллар башында төркиләрдән бәйсезлек яулап алуга ирешәһәм Азов, һәм Кара диңгез тирәләрендәүзенеңмөстәкыйль дәүләтен төзи. Ул дәүләт тарих битләренә Бөек Болгар исеме белән кереп кала.

КУБРАТ ХАН БОЛГАРЫ


Тарихи документларда утригурлар, кутригурлар, оногурлар исеме астында теркәлеп калган сугышчан болгар кабиләләре баштарак чорларда Кара диңгез буе далаларында таралып яшәгәннәр, башлыча терлек асрап көн күргәннәр. V гасыр ахырында алар бер халык булып оеша башлыйлар. Шул заманнардан башлап, болгарлар халыкара аренага чыга ・ Византия императорлары аларны үзләренеңтышкы сәясәт планнарын тормышка ашыру максатында ялланган гаскәриләр рәвешендәфайдалана. Болгар атлы гаскәрләре Византия армиясе составында Фракиядә Дакиядә Мёзиядәсугышлар алып бара.


Болгарларны бердәм дәүләт кысаларында туплау эшен Кубрат хан башкарып чыга. Ул зирәк акыллы сәясәтче, булдыклы хәрби җитәкче, батыр йөрәкле шәхес була. Документлардан күренгәнчә Кубрат хан ・ затлы Дуло төрки ыруыннан чыккан Орхан исемле хакимнеңбертуган агасыныңулы. Язма чыганакларда аныңКонстантинопольдә Византия императоры Ираклий сараенда тәрбияләнүе, христиан дине кабул итүе һәм чит кавемнәргәсирәк биреләторган патрикий дәрәҗәсе алуы турында мәгълүматлар сакланган. Табигый ки, Кубрат рум телендәсөйләшәдә укый-яза да белгән, гади халык арасында исәтөркиләрнеңрун графикасына нигезләнгән язуы таралган булган. БолгарларныңВизантия белән дустанәмөнәсәбәтләре археологик материалларда да чагылыш таба: мәҗүси каберләрдәмәет янына еш кына Византиядән китерелгән кыйммәтле сугыш кораллары, алтын-көмеш акчалар, савыт-сабалар куя торган булганнар.


Кубрат хан әмере буенча болгарлар һуннар вакытында җимертелгән Фанагорияне яңадан торгызалар. Антик чорлардан калган борынгы грек шәһәре Бөек Болгарныңбашкаласына, эре һөнәрчелек һәм сәүдәүзәгенәәверелә Болгарлар Таматарха/Тмутаракан шәһәрендәдәяшәгәннәр. Шушы ике шәһәр янәшәсендәбашка утрак поселоклар да үсеп чыга, аларда яшәүчеләр игенчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр. Халыкныңкүп өлеше исәкүчмәһәм ярымкүчмәтормыш алып барган, күпләп ат, мөгезле эре терлек, сарык асраган, тире эшкәрткән.


БӨЕК БОЛГАРНЫҢ ТАРКАЛУЫ


Төрки каганлыгы кебек үк, Бөек Болгар да тотрыксыз һәм кыска вакытлы дәүләти берләшмәсе булып чыга. Анда барысы да абруйлы хакимнеңихтыярына буйсына. Кубрат хан вафат булгач, VII гасырның50・60 нчы елларында бу дәүләт таркала. Аныңҗирләрен ханныңварислары ・ уллары үзара бүлешәләр.


Тарихи риваятьләр рәвешендәязылган кайбер чыганаклардан күренгәнчә үзе үлгәннән соң«Кубратныңбиш улы кала. Ул аларга бер-берсеннән аерылмаска, дошман кабиләләргәколлыкка төшмичә башкалар өстеннән һәрвакыт хакимлек итеп бердәм яшәргәвасыять иткән». Буыннан-буынга күчеп килгән риваятьләрнеңберсендә(ул Византия монахы Феофан Исповедникның810・815 нче елларда язылган әсәрендәтеркәлгән) болай диелә Кубрат хан вафаты алдыннан улларын үз янына чакыртып ала да, аларга бер бәйләм чыбык алып килергәбоера. Аннары улларыныңһәркайсына шуларны сындырырга куша. Чыбыклар бәйләмен берсе дәсындыра алмый. Шуннан соңәтиләре бәйләмнән бер чыбык суырып ала да, аны җиңел генәсындырып ата. «Күрәсез, бәйләмне яшь, көчле кеше дәсындыра алмады, ә аерым бер чыбыкны үләргәяткан хәлсез карт та сындырды, ・ ди ул. ・
Сез дәбердәм чакта менәшулай җиңелмәс булырсыз, аерылсагыз дошманнар бик тиз юкка чыгарачак сезне һәм кол итәчәкләр». Ләкин уллары әтиләренеңакыллы киңәшен тотмыйлар һәм, туганлык хисләрен җуеп, тәхет өчен үзара көрәш башлыйлар.

Уңайлы форсаттан файдаланып, аерым төркемнәргәбүленгән таркау болгарларга яңа гына үзләренеңмөстәкыйль дәүләтләрен төзегән күрше хәзәрләр һөҗүм итәһәм җиңеп чыга. КубратныңАспарух исемле бер улы үз урдасын көнбатышка, Дунай буйларына, яңа җирләргәалып китә Биредәалар, элегрәк күчеп килгән славяннарны буйсындырып, шул ук вакытта Византиянең50 меңлек көчле гаскәрен тар-мар итеп, 681 елда Дунай Болгариясе дәүләтен төзиләр.


Болгарларныңзур гына тагын бер төркеме КубратныңБатбай исемле икенче улы җитәкчелегендәКубан елгасы буйларында, Кавказ тирәсендәһәм Кара диңгез буе далаларында кала. Батбай болгарлары хәзерге балкар һәм карачай халыкларыныңбарлыкка килүендәзур роль уйнаганнар.


Котраг кул астынданы төркем Идел елгасы буйлап төньякка күтәрелә БолгарларныңVII гасыр ахырына ・ VIII гасырныңберенче яртысына караган археологик һәйкәлләре ・ каберлекләр соңгы елларда Самара һәм Ульяновск өлкәләрендәказып тикшерелде.


КубратныңКубер исемле дүртенче улы үзенеңурдасын Паннониягә хәзерге Венгрия җирләренәалып китә Венгриядәәле бүген дәөч дистәләп болгар топонимы сакланып калган (Болгар, Полгар, Берсел, Боляр һб. торак пунктлары).


Болгарларныңтагын бер төркемен Кубрат ханныңАльцек исемле төпчек малае франк короле Дагоберт рөхсәте белән Паннониядән Бавариягәалып китә Төрле сәбәпләр аркасында (шул ук Дагоберт аларны үтереп бетерергәкуша), болгарлар тиз арада бу җирләрне ташлап китәргәмәҗбүр булалар. Лангобард короле Гримуальд аларга Италиянеңтөньяк өлкәсендәурын бирә Һәм Альцек болгарлары биредәтөпләнеп калалар. Италия археологлары әлеге болгарларныңэзләрен җирле халыктан калган борынгы зиратлардагы ат түшкәләре белән кәкре кылычлар куеп күмелгән монголоид тибындагы кешеләр каберләрендәкүрәләр.
Материалны тулысынча «Татарстан» журналы битләреннән укырга була.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: