
Тарихта эз калдырам дисәң...
3-4 апрельдә ТР Милли музеенда хәйрия чарасы үтәчәк. Ул милли музей коллекцияләрен тулыландыру максатыннан оештырыла.
29 марта 2024
Һәр теләгән кеше өендә булган этнографик әйберләрне, архив документларын, борынгы фотоларны, сирәк нумизматик материалларны, рәсенәр һәм үткән елларның көнкүреш мәдәниятенә бәйле әйберләрен алып килә ала.
Предметларны кабул итү 3-4 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында узачак. «Бүләк итү көннәре» акциясе 1997 елдан апрельнең беренче көннәрендә үткәрелә. Тарихка карасак, бу традициягә нигез Казан шәһәр музеен оештыручылар һәм беренче бүләк итүчеләр тарафыннан салынган. Алар арасында вице-адмирал Иван Лихачев, хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс, шәһәр башлыгы Сергей Дьяченко, профессор Николай Катанов, Казан һәм Казан төбәгенең башка күп халкы исемнәре бар. -Без үз исемнәрен Татарстан Республикасы Милли музее елъязмасына язарга, ил тарихына кушылырга теләгән һәркемне көтәбез. Хәер, бүләкләрне ел дәвамында да кабул итәбез,- ди музей хезмәткәрләре.
Добавить комментарий