Татар концерты нинди булырга тиеш?
(Илнур Ганиевның иҗат кичәсеннән соң туган уйлар.)
02 ноября 2024
1 ноябрь кичендә “Чулпан” мәдәният үзәгендә милли дә, зәвыклы да концерт булды. Казан Дәүләт дәүләт мәдәният институтының өлкән мөгаллиме, Казан балалар филармониясенеңвокаль-инструменталь ансамбле дирижёры, Халыкара конкурслар лауреаты Илнур Ганиев зурлап үзенең иҗат кичәсен уздырды.
Сәхнәне чүп басты, дибез. Өлкәнрәк, тәҗрибәле җырчылар моңа бик уфтана. Әле менә шушы көннәрдә генә Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова белән әңгәмә кордык. Бүгенге татар эстрадасы турында фикерен сорагач: “Элек шагыйрьләр язган шигырьләрне тулы бер комиссия карый иде. Худсоветлар аша җыр чыгару сират күперен кичүгә тиң булды. Бүген исә акча түләсәң, теләсә нинди җырыңны радио- һәм телевидениедән әйләндерәләр. Бу хакта күптән сөйлибез. Ләкин бер нәрсә дә үзгәрми”, - дигән иде.
Кичә узган концертта исә фәкать мәгънәле җырлар, милли көйләр яңгырады. Хәер, моның шулай булачагы алдан ук аңлашыла иде: Илнур - чын профессионал. (Башта ул Казан музыка училищесын, аннан соң Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетын тәмамлаган.) Өч нота аермаган, шигырь төзелешен белмәгән кешеләр язган җырларга монда урын юк иде. Профессионал буларак Илнур көй язганда да Харрас Әюп, Илсөяр Ихсанова, Сания Әхмәтҗанова кебек шагыйрь, шагыйрәләрнең шигырьләрен алган. Нәтиҗәдә, бер-берсен кабатламаган, моңлы җырлар туган.
Илнур үзе өч төрле музыка уен коралында – гармун, курай, пианинода милли көйләр башкарды. Тамашачы тын да алмый тыңлады. Ә “Казан” җыр-бию ансамбленең биюләре генә дә ни тора!
Тагын шунысына сөенеп утырдым: татарча җырлаучы балалар үсеп килә. Аларны нәкъ менәИлнур абыйлары тәрбияли. “Балалар сезне бик ярата, рәхмәт сезгә”, - дип, ата-аналар да җылы сүзләрен җиткерде. Мөгаллим өчен моннан да зуррак сөенеч бармы икән?
Атаклы композиторыбыз Сара Садыйкованы биргән як – Апас төбәгендә туып-үскән Илнур Ганиев татар милли музыка тарихында үз эзен калдырачак. Кичәге концерттан соң моңа шик калмады.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Добавить комментарий