Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татар Патриоты - Һади атласи

Татар Патриоты - Һади атласи

Беренче рус инкыйлабы йогынтысында сәяси мәйданга чыккан яңа буын татар әйдаманнары, шәхси үрнәк һәм басма сүз белән халыкның иҗтимагый аңына тәэсир итеп, җәмгыятьне яңарыш юлына юнәлтә. Күпчелеге рухани гаиләсендә тәрбияләнгән татар интеллектуал элитасы вәкилләре яңарыш идеологиясе юнәлешләрен билгели. Бу исемлектә Һади Атласи да бар.

16 ноября 2021

 
«...МИЛЛӘТЕМ ӨЧЕН КИТӘМ»
Әхмәтһади Мифтахетдин улы Атласи 1875 елның 15 августында Сембер губернасы Буа өязенең (хәзерге Чүпрәле районы) җиде буын бабалары мулла булган Түбән Чөке авылы рухание гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Беренче мәхәлләдәге әтисенең башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Буа шәһәре мәдрәсәсендә дин гыйлемен, гарәп, фарсы һәм төрек телләрен үзләштерә, дөньяви фәннәр белән кызыксына, рус телен өйрәнә. Оренбург губернасы Каргалы бистәсендә оештырылган татар мөгаллимнәрен әзерләүче өч еллык курсларда укый. Яшь кешенең фикер сөрешендә кискен борылыш, милләткә хезмәт итү идеясе шул вакытта, укытучысы Фатих Кәрими белән сөйләшү-аралашу йогынтысында туа. Курсларда ул алман телен һәм әдәбиятын ныклап өйрәнә, Гаяз Исхакый белән таныша.
Һади Атласи һәм Фатих Кәрими. 1909 ел. Һади Атласи һәм Фатих Кәрими. 1909 ел.
1898 елда туган ягына кайтып, егет Буа мәдрәсәсендә укыта башлый. Уку планнарын яңача кора, үзе язганча, 1899 елдан җәмәгатьчелек фронтында эшкә кушыла. Дәреслекләргә кытлыкны хәл итү максатында, 1902 елда Казанда «Гыйльме һәйәт» («Астрономия фәне») һәм «Тарихе табигый» («Табигать фәне тарихы») исемле уку әсбаплары әзерләп бастыра.
Ул 1903 елдан Самара губернасы Бөгелмә өязе Әлмәт авылында икенче мулла вазыйфасын башкара. Биредә, каршылыклар һәм кыенлыклар булуга да карамастан, җәдитчә мөгаллимлек эшен киң җәелдереп, зур уңышларга ирешә. Түбән Чыршылы авылы мулласы Габделфәттах кызы Хөсникамалга өйләнгәннән соң, Әлмәттә кызлар мәктәбе дә оештыралар.
Һади Атласи хатыны Хөсникамал һәм кызы Сәлма белән. 1908 ел. Һади Атласи хатыны Хөсникамал һәм кызы Сәлма белән. 1908 ел.
Илдәге торгынлык атмосферасы революцион рухлы Һадида зур ризасызлык уята. Ул бу еллардагы рухи халәтен «ут эчендә калган күгәрчен кебек төрле якка чапмак идем» дип сурәтли һәм беренче рус инкыйлабы алып килгән үзгәрешләрне зур күтәренкелек белән каршы ала.
Бу елларда җәдитчеләр һәм кадимчеләр арасында милли мәгарифнең киләчәге турында бәхәсләр куера. Бер үк вакытта хөкүмәт дөньяви милли мәктәпкә үз таләпләрен куя һәм аның өстеннән күзәтүне көчәйтергә тели. Бу максат 1906 елның 31 март «Кагыйдәләрендә» чагылыш таба. Шушы рәсми документ турында Һади Атласи 1906 елда «Яңа низам вә голәмәләребез» исемле брошюра яза. Автор, бер яктан, татар мәктәбенә рус хәрефләрен кертүне хөкүмәтнең милләтне урыслаштыру буенча тәүге зур адымы дип бәяли, икенче яктан, мөселман руханиларына: «Сез ник каршы чыкмыйсыз?» – дип мөрәҗәгать итә. Бу хезмәт, басылып берничә көн узуга, полиция тарафыннан конфискацияләнә. 1909 елда Атласи мәхкәмә җаваплылыгына тартыла, өч айга төрмәгә ябыла, рухани вазыйфасыннан куыла.
Кулга алынган Һади өеннән киткәндә әнкәсенә: «Әнием, елама, мин милләтем өчен китәм...», – дигән сүзләр әйтә. Атласи, үзлегеннән белемен күтәрү белән шөгыльләнеп, 1911–1912 елларда француз телен ныклап өйрәнә. Максаты Сорбонна университетына укырга китү була. Ләкин алдан сөйләшенгән хәйрияче-меценатлар акча бирмәгәч, хыялы тормышка ашмый.
Татар кызларын җәдит мәктәпләренә җәлеп итәр өчен Атласи Әлмәттә кыз балалар укытучы мөгаллимәләр әзерләү курслары ачып җибәрә, үз хисабына бер өйне арендага ала. Казаннан укытучылар чакырып, Бөгелмә өязендә бу өлкәдә зур хезмәт куя.
СОЦИАЛИСТ-РЕВОЛЮЦИОНЕР МУЛЛАНЫҢ СӘЯСИ КАРАШЛАРЫ
Беренче рус инкыйлабы һәм илдәге иҗтимагый-демократик хәрәкәт Атласины олы сәясәткә алып керә. Ул 1906 елның августында Түбән Новгородта үткән 3 нче Бөтенроссия мөселманнары съездында катнаша. Бу съездда «Иттифак әл-мөслимин» партиясенең программасы һәм уставы кабул ителә.
Активлык күрсәтеп, Һади Атласи Самара губернасы крестьяннар карьясе буенча II чакырылыш Дәүләт Думасына сайлана. Бу Думага үткән мөселман депутатларының саны 37 кеше була. Алар тәүге тапкыр Мөселман фракциясен оештыралар. Ләкин озак та үтми, 1907 елның мартында, мөселман либералларының программалары эшче халыкның мәнфәгатьләрен тиешенчә якламый дип, аның составыннан алты кеше (шул исәптән өч мулла) эсерлар яклы Мөселман хезмәт (трудовиклар) фракциясенә аерылып чыга.
Мөселман фракциясе депутатлары. Кулларында «Дума» газетасы. Сулдан өченче – Һади Атласи. 1907 ел. Мөселман фракциясе депутатлары. Кулларында «Дума» газетасы. Сулдан өченче – Һади Атласи. 1907 ел.
Гаяз Исхакый Казаннан аларга ярдәмгә «Таңчылар»дан Фуад Туктаровны җибәрә. Төркем Туктаров җитәкчелегендә «Дума» исемле атналык газета чыгара башлый. Максатлары – мөселманнар арасында социалистик идеяләрне пропагандалау. Газетаның алты саны гына чыгып кала. Николай II 1907 елның 7 июнендә Икенче Думаны, 3,5 ай эшләгәннән соң, куып тарата.
Эсерларның программасы ил гражданнарына сәяси һәм демократик ирек биреп, гомумхалык милке дип игълан ителгән җирне игенчеләргә тигезләп өләшеп, төбәкләргә киң автономия биреп, алар белән бергә федератив тәртипкә нигезләнгән республика корып, социализм төзүне күз уңында тота. Атласи 1906–1918 елларда шушы социалист-революционерлар партиясендә әгъза булып тора, даими полиция күзәтүе астында яши.
Аңарчы ук чит ил матбугаты йогынтысында Атласи Россия мөселманнарын мәдәни яктан берләштерү идеясе белән яна башлый. Ул федератив республикада социализм төзү һәм төрки халыкларның берләшүе, ягъни пантюркизм концепцияләре бер-берсен тулыландыра дип уйлый. Һади пантюркизм идеяләре социализм мәнфәгатьләренә каршы килми, дигән фикергә килә.
Атласи илдәге төрки халыкларның сәяси үзбилгеләнү мәсьәләләренә багышланган I (Мәскәү, 1917 елның 1–11 май) һәм II (Казан, 1917 елның 21 июле–2 августы) Бөтенроссия мөселманнары съездларында катнаша. Соңгысында төрле мәсьәләләр буенча өч тапкыр чыгыш ясый. 1918 елда Уфада җыелган Милләт мәҗлесенә сайлана. «Милли үзбилгеләнү территориаль берәмлек яки милли-мәдәни автономия рәвешендәме?» дигән бәхәстә үзен миллимәдәни автономия тарафдары итеп таныта.
Совет хакимияте урнашкач, Һади Атласи бердәм төрки‑татар дәүләтен федератив башлангыч кысаларында Төркестанда, Башкортостанда, Татарстанда яшәүчеләр хисабына берләштерү мөмкин, дип фикерли. Советлар илендә төрки халыкларны берләштерәчәк уртак союздаш милли республика төзү турында хыяллана.
ЖУРНАЛИСТ ҺАДИ
Атласиның 1900 нче еллардан башланган Европа һәм рус әдәбияты белән кызыксынуы Дәүләт Думасыннан Әлмәткә кайткач, рус телен һәм Россия тарихын ныклап өйрәнә башлау ягына авыша. Гомумән, Һади мулла зур сәясәттән мәгариф өлкәсенә һәм тарихи эзләнүләргә кайта, үзлегеннән белем туплау белән максатчан шөгыльләнә башлый.
«Бәянел-хак», «Йолдыз», «әл-Ислах» (Казан), «Вакыт» (Оренбург) газеталары, «Шура» (Оренбург), «Аң» (Казан), «Мәктәп» (Казан) кебек журналлар белән хезмәттәшлек итә. Автор актуаль мәкаләләрендә укучыларга искиткеч күп, төрле статистик һәм тарихи мәгълүмат җиткерә. Аларда илнең үткәнен яхшы белүче һәм дәүләттә кабул ителгән кануннардан хәбәрдар шәхеснең төпле фикере яңгырый. Мәкаләләренең зур өлеше мәгариф һәм мәктәпне реформалаштыруга, Европа халыклары үрнәгендә белем алырга, яңа профессияләр үзләштерергә, баерга һәм татар милләте мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәргә өндәүгә багышлана. 1909 елдан башлап аның язмаларында тарихи темалар өстенлек ала. Аның борынгы башкортлар, борынгы угырлар, Хәзәр каһанлыгындагы Саркел шәһәре турында фәнни эчтәлекле мәкаләләре Оренбургта «Шура» журналында дөнья күрә.
«МИН ДӘ БУЛМАСАМ, КЕМ ЭШЛӘР?»
Яңарыш хәрәкәте, милли үзаң үсү җәмгыятьтә татар халкының тарихын белүгә зур ихтыяҗ тудыра. 1909‑1910 елларда вакытлы матбугатта зыялылар арасында «Без кем: татармы, төрекме?» дигән бәхәс туа. Җавапны милли тарихта табарга була кебек, әмма ХХ гасыр башында татар җәмгыятендә тарихи хезмәтләр язучы кеше булмый. Һади Атласи, үз алдына «Мин дә булмасам, кем эшләр?» дигән сорау куеп, олы хезмәткә – татар тарихын язу эшенә тотына. Шул рәвешле Атласи үзенең интеллектуал потенциалын милли борынгы тарихны язып, милләтнең тарихи хәтерен уяту, милли үзаңын формалаштыруга юнәлтә.
1911 елда дөнья күргән «Себер тарихы» китабына кереш сүздә автор болай дип яза: «Инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең беренчесе, һич шиксез, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер. Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ни чаклы хиссез исә, үз милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер. Тарих гыйлемен, инсанда милләт хисе уятучы гыйлемнәрнең бердәнбере булганлыгы сәбәпле, алдынгы милләтләр үз тарихларына фәүкылгадә (гадәттәш тыш) әһәмият биргәннәр вә һаман бирмәктәләр. Безнең бабаларыбыз булган төрек-татарлар борынгы заманнарда иң атаклы халыклардан булдыклары сәбәпле, аларның тарихлары да иң парлак (бай, зур) тарихлар җөмләсендәдер». Атласи фикеренчә, дәүләтчелек тарихы булу һәм милли дәүләтчелек өчен көрәш халыкның көчен һәм рух ныклыгын билгеләгән иң мөһим күрсәткеч булып тора. Нәкъ шуңа күрә ул дөнья тарихында мөһим урын тоткан мәшһүр төрки бабаларының кылган эш-гамәлләренә, аларның дәүләтчелек тарихына мөрәҗәгать итә, шуларны күпмедер идеаллаштырып, романтик рух белән бәян итү эшен башкара.
Ул үзенең иҗатында Көнбатыш һәм Көнчыгыш тарих фәне традицияләрен берләштерә, хезмәтләрен рус һәм көнчыгыш, төрки телләрендәге чыганакларга таянып яза. Шул исәптән, 1523 елгы Казан ханы Сәхиб Гәрәй тарафыннан бирелгән тарханлык ярлыгын матбугатка чыгара, «Хәнәкә солтан» исемле тарихи бәетне бастыра, Казанның беренче рәсми исеме Яңа Болгар булуы турында хәбәр кертелгән фарсы телендәге «Татар елъязмасын» таба.
Әйтергә кирәк, бер үк вакытта диярлек борынгы һәм урта гасыр татар тарихын язуга бер төркем милләтпәрвәр интеллектуаллар алына. Шулар арасында уңышка ирешкән иң мәшһүрләре – Хәсәнгата Габәши («Мөфассал тарихе кауме төрки» – «Төрек кавеменең җентекле тарихы», 1909), Гайнетдин Әхмәров («Болгар тарихы», 1909; «Казан тарихы», 1910), Әхмәтзәки Вәлиди («Төрек вә татар тарихы», 1911; «Кыскача төрки‑татар тарихы», 1912). Аларның китаплары урта мәдрәсәләргә уку‑укыту дәреслекләре буларак әзерләнә, яшь буында тарихи карашлар формалаштыруда мөһим роль уйный.
Һади 1913 елда Казан университеты каршында эшләп килгән Тарих, археология һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп сайлана, аның фәнни аралашу даирәсе киңәя.
Гомумән алганда, Атласиның «Себер тарихы» шул заман гуманитар фәненең үсеш дәрәҗәсен гәүдәләндерә. Автор XVI–XVIII гасыр рун язма һәйкәлләрен өйрәнү нигезендә формалашкан, төрки халыкларның борынгы ватаны Урта Азия (Алтай таулары) дигән концепциягә таяна.
Себер татарларының тарихын киң масштабта күзәтеп, ул аларны татар милләте тарихының аерылгысыз өлеше буларак бәяли. Себер ханлыклары һәм Себерне яулау тарихыннан тыш, автор Чыңгыз ханнан башлап Себер ханнарының эш-гамәлләрен тасвирлый. Күчем ханга махсус туктала, аның Себердә ислам динен таратудагы искиткеч мөһим ролен билгеләп үтә, ватаны өчен һәлак булган ханны заманга ярашлы үрнәк шәхес образында сурәтли.
Тагын өч елдан Атласиның «Сөенбикә» һәм «Казан ханлыгы» исемле китаплары дөнья күрә. Бу басмалар авторга тарихчы буларак танылу китерә. «Казан ханлыгы» яшь Татар автоном республикасында 1920 нче елларда ике тапкыр кабат бастырыла. Автор ханбикәнең Казан чоры һәм Касыйм чоры тормышын 1554 елгача тасвирлап, аны татар халкының акыллы дәүләт эшлеклесе сыйфатында бәяли. «Казан ханлыгы» китабы структурасы Олы Мөхәммәдтән башлап идарә иткән ханнар эшчәнлеген яктырту рәвешендә төзелгән. Автор 1552 елда Казан ханлыгының тар‑мар ителүен берьяклы гына яктыртып, чынлыкта бу аяныч вакыйганың сәбәпләре күптөрле булса да, гаепне Казан халкы арасында бердәмлек булмауда, дошманга сатылуда, милләт турында кайгыртмауда, ирек-азатлыкны читтән көтеп ятуда күрә. Күренекле рус галиме Василий Бартольд шуңа күрә дә, Атласиның мондый үзенчәлекле карашын күздә тотып, аның үзен «татар патриоты» дип атый.
СОВЕТ ИЛЕНЕҢ «ЫШАНЫЧСЫЗ КЕШЕСЕ»
1917 елны Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күченә, биредә өяз земство управасында халык мәгарифе өчен җаваплы белгеч була. Совет хакимиятен таный. Гражданнар сугышы башлангач, шәһәрдә Колчак гаскәре урнашкан вакытта земство управасы рәисе вазыйфасын башкара һәм аклар белән Чиләбегә кадәр чигенә. Германиягә күченү планы тормышка ашмагач, ул, Бакуга китеп, шәһәр советы мәгариф комиссариатының төрки бүлегендә эшли башлый. Кызыл Армия Бакуны алгач, туган ягында революциягә каршы эшчәнлектә гаепләнеп, мәхкәмә җаваплылыгына тартыла. Гаебе расланмыйча төрмәдән чыга һәм Совет хөкүмәте өчен ышанычсыз шәхескә әйләнә.
1921–1929 елларда Бөгелмәдәге икенче баскыч татар мәктәбендә укыта, 1926–1928 елларда ике еллык укытучылар әзерли торган курсларда белем бирә. Харизматик характеры, кайнар энергияле оста ораторлыгы галимнең лекцияләрендә дә чагыла. Әйтик, Каюм Насыйриның 100 еллыгы уңаеннан укыган доклады тәэсирендә бер төркем халык, шәһәр хакимиятенә барып, Бөгелмә урамнарының берсенә бөек мәгърифәтче исемен бирдерүгә ирешә.
Тарихчы галимне мәктәптә укыту гына канәгатьләндерми, ул гыйльми эшчәнлеген дәвам итә: «Русиянең иске һәм яңа тарихын», «Казан ханлыгы»ның дәвамын яза, Сәгъдинең фарсычадан «Гөлстан» поэмасын татарчага тәрҗемә итә, ләкин берсен дә бастыра алмый. Кызганычка, тарихчы икенче тапкыр кулга алынгач, бу кулъязмалар конфискацияләнә, кире кайтарылмый һәм юкка чыга...
Олы сәясәткә Һади Атласи кабат 1927 елда килеп керә: ул татар зыялылары исеменнән Иосиф Сталинга һәм ВКП (б) ның Татарстан өлкә комитетына гарәп имласыннан яңалифкә күчүгә каршы язылган күмәк хатка кул куя. 1929 елда Мирсәет Солтангалиевкә каршы сәяси кампания башлангач, Атласи да гаепләнеп, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә, сөргенгә, Соловки утравына җибәрелә. 1933 елда, сәламәтлеге начараю сәбәпле азат ителеп, Бөгелмәгә кайта. 1934–1935 уку елында Казанда татар мәктәпләренең берсендә немец теле укыта, ахыр чиктә кабат сәяси яктан ышанычсыз дип табыла. Ел ярым эшсез йөргәннән соң, 60 яшьлек Атласи 1936 елда кабат кулга алына, милләтчелектә, чит илләр файдасына разведка эшчәнлегендә һәм совет хакимиятенә каршы баш күтәрүне әзерләүдә гаепләнә. Чекистлар «Атласовчылар төркеме» дигән ялган мәхкәмә «эше» әзерләп, тагын алты дистә мулланы шундый ук гаепләүләр белән хөкем итә.
Һади Атласиның көрәшче рухын совет төрмәсе дә сындыра алмый. Ул 1938 елда төрмәдә үлә. Исеме 1958 елда аклана.
Автор: Илдус Заһидуллин
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: