Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татар теленнән БДИны 100 баллга!

Татар теленнән БДИны 100 баллга!

Быел республика буенча җиде укучы татар теленнән БДИ тапшырды. Алар барысы да кызлар. Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче мәктәбе укучысы Камилә Гыйлаҗиева иң югары нәтиҗәләргә иреште – имтиханда ул 100 балл җыйган.

02 июля 2024

-Дөресен әйтим, Ана теленнән имтиханга үзлегемнән әзерләндем,- диде Камилә. – Әнием дә укытучы, ул бик ярдәм итте. Мин рус классында укыдым, атнага бер татар теле, бер әдәбият дәресе керде.

Документларымны КФУ га тапшырдым, “Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика” юнәлешен сайладым. Тугызынчыда укыганда ук киләчәгемне татар теле белән бәйләргә дигән карарга килгән идем. Ике ел эчендә бу уй, ниятем көчәйде генә. Төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнаштым. “Милли хәзинә”, “Илһамият” һ.б. төрле бәйгеләрдә җиңү яуладым. Өйдә фәкать татарча сөйләшәбез. Ана телемне бик яратам, аның белән горурланам.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: