Татарча КВН: кем иң яхшысы?
Татарча КВН караганыгыз бармы? Булмаса, 17 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә “Сәйдәш” мәдәният үзәгенә килегез. Биредә “Әйдә, ШаяРТ!” татар КВН лигасы финалы узачак. Җиңүче команданы саллы гына бүләк көтә – 200 мең сум акча.
“Әйдә ШаяРТ!” – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Аның максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү.
-Гомумән алганда, быелгы сезонда татар телендә КВН уйнаучылар артты: май аенда узган фестивальгә 27 команда килде,- ди Әйдә, “ШаяРТ!” татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев. – Бу – рекорд. Элек фестивальдә катнашучы командаларның саны 20дән артмый иде. “Әйдә, ШаяРТ!” татар КВН лигасы тарихында беренче тапкыр финалда шундый зур суммада акчалата бүләк уйнатыла. Бу мөмкинлек Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән булдырылды.
Сүз уңаеннан, Татар КВН лигасына быел 29 ел, ә “Әйдә ШаяРТ!” телепроектына – 5 ел.
Добавить комментарий