Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Татарча шаяру!

Татарча шаяру!

Быел Татар КВН лигасына – 29 ел, «Әйдә ШаяРТ!» телепроектына – 5 ел. Шул уңайдан 15 май 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак.

14 мая 2024

Гран-При өчен Татарстанның төрле районнарыннан 29 команда көч сынашачак.

«Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Монда татар яшьләре үзара шаярып ярыша. Ләкин чара бик җитди, фестивальдә җиңгән командага 100 мең сум акча биреләчәк.  Гран-Придан һәм призлы урыннардан кала, «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса, «Иң яхшы мәзәк», «Иң яхшы музыкаль номер», «Фестиваль ачылышы» номинацияләренең җиңүчеләр ачыкланачак. 
Кыскасы, дуслар, татар юморын ишетәсегез килсә, «Чулпан» мәдәният үзәгендә көтеп калабыз!

P.S «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2023 ел сезонында Актаныш районының «Нәмәкәй» командасы җиңгән иде.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: