Татарлар – дәүләт төзү юлында
ТАССРның 100 еллыгына
14 мая 2018
ТАТАР ФЕНОМЕНЫ
Без болгарлар да, койрыгыбыз белән Алтын Урдага нык береккән. Өстәвенә, без әле кыпчаклар да. Хәтта хәзәрләр дә. Угро-фин, күпмедер рәвештә славян каны да бардыр бездә. Һәрвакыт бертуктаусыз хәрәкәттә булган, дөньяның бер читеннән икенче читенә йөреп торган халыкта ник башкаларның да тамгасы булмасын икән? Алар бар, әлбәттә. Ләкин ничек кенә булмасын, без – төркиләр. Алай гына да түгел, төркиләрнең юл башында торган татарлар без.
Безгә мәгълүм булган юл башыбыз моннан 25 гасыр элек яшәгән бабаларыбызга барып тоташа. Шушы дәвердә борынгы бабаларыбыз берничә, хәтта кытайларны буйсындырырдай дәүләтләр төзегәннәр.
Ни гаҗәп, без 1895 елда ук инглиз галиме Эдуард Паркер тарафыннан язылган «Татарлар тарихыннан мең ел» исемле китабына тиешле игътибар бирми яшәгәнбез. Бу кеше, күп еллар буе Кытайда дипломатик хезмәттә булып, борынгы кытай чыганакларын өйрәнгән һәм татарның тирән тамырларын ныклап ачыклаган. Заманында китап шулкадәр зур резонанс тудырган ки, аны 1937 елда кытай галиме, Шан Да Паркерның мәгълүматларын яңа чыганаклар белән тагын да баетып, үз телләренә тәрҗемә иткән.
Бу соңгы мәгълүматны мин бүгенге көнне Алматы шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Мөнир ага Ерзинның үземә язылган хатыннан белдем. Мөнир ага үзе дә бик кызыклы шәхес. Ул заманында Кытайда кытай телендә университет бетергән Алматыда да университет тәмамлаган. Ул да кытай чыганаклары белән таныш. Мөнир ага ул чыганакларын кайсы китапханәләрдә ятканлыгы турында язган. Аңа моның өчен генә түгел, Кытайга күчеп килгән татарлар язмышына багышланган «Тропою предков» исемле китабы өчен дә зур рәхмәт.
Тагын бер милләттәшебез – дипломат һәм галим Йолдыз Хәлиуллин турында фикер белдермәсәм, мине дөрес аңламаслар, дип уйлыйм.
Татар тарихы һәм аның бүгенге язмышы белән янып‑көеп йөрүче милләтәшебезнең «Независимая газета»сында 2009 елның 6 октябрендә басылган һәм Эдуард Паркерга багышланган зур әһәмияткә ия булырдай мәкаләсен шулай ук бик кызыклы, дип саныйм.
Татарларның дәүләти тәҗрибәсе монголларга да күчеп, аларга да дөньякүләм империя тудыруга юл ачкан. Татарның биеклеге монголлар барлыкка китергән Алтын Урда дәүләтен татарлаштыруда да чагылыш тапкан. Моны бернинди шик-шөбһәсез татар феномены дип атарга була. Болгар иленә, кыпчак далаларына килгән монголлар, хәтта Чыңгызның үз токымы да төркиләшкән, татарлашкан.
Икенче бер нык төпле болгар тамырыбыз аларны ислам диненә күндергән, Алтын Урда дәүләтен ислам дөньясына алып кергән. Алай гына да түгел, ханнар Мәскәү дәүләтенә нигез салганнар. Дөрес, рус тарихчыларының күбесе, Гарвард университеты галиме Ричард Пайпс әйтмешли, бу турыда сөйләргә ояла.
Тамыры тирән булган халыкны тарихтан йолкып алу мөмкин түгел. Татар язмышы – авыр язмыш. Бөеклекнең иң биек ноктасыннан коллык ноктасының иң төбенә төшү җиңел була алмый, әлбәттә. Дөньяның гөрләп торган ничәмә-ничә дәүләтен юктан бар иткән халыкка кискен рәвештә коллыкка күчү – ул фаҗиганең дә фаҗигасе.
Чыннан да, кыска гына вакыт эчендә Казан җир белән диярлек тигезләнә, татарлар башкалаларыннан, уңайлы булган күптәнге яшәү урыннарыннан куыла. Гасырлар буена җыелган рухи байлыгыбыз бөтенләе белән юкка чыга. Бәлки башка бер халык шушы сынаулар аша үтә дә алмаган, инде күптән юкка чыккан булыр иде. Ләкин татар үлемне дә, кайгыны да җиңәргә өйрәнгән һәм тарих тарафыннан ныклап чарланган халык. Аңа яшәү көчен әнә шул тамырлары биреп торган.
Татарлыкның иң зур дошманнарыннан булган атаклы миссионер Ильминский юкка гына татарларны дәүләтле халык дип атамагандыр. Безнең халык дәүләтеннән мәхрүм булганнан соң да, кайгы белән үлем арасында калса да, бөек булып кала алды. Миссионерларның «татарлар өч йөз буена руслар белән бергә яшәүләренә дә карамастан, руслашмыйлар, киресенчә башкаларны татарлаштыралар», дигән сүзләрендә дөреслек юк түгел. Галим-миссионер Ефимий Малов 1904 елның 30 сентябрь – 14 октябрь чорындагы көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар бар: «Без, руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татарлар өстеннән хаким сыйныф рәвешендә яшибез. Инде Казан алынганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме дәрәҗәдә генә руслаштыра алдык икән соң? Тагын да өч‑дүрт йөз ел көтәрбезме икән?»
МИЛЛИ ТАМЫРЛАР УЯНА...
«Уяндык без бишенче елның бер таңында», – дип язган Тукаебыз. Россия капкасын революция шакый башлау белән татар да уяна.
Татарлар XVIII–XIX гасыр чикләрендә яңарыш кичереп, үз мәгариф системаларын булдырып, Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр, 20 дән артык газета-журнал, миллионлаган тираж белән китаплар чыгарып, аларны барлык төрки халыкларга да җиткерә алуга ирешәләр. Дистәләгән язучы, шагыйрьүсеп чыга, театрлар барлыкка килә, музыкаль сәнгать туа. Әллә инде «халыклар төрмәсе» дип аталган Россиядә шушы гүзәл үзгәрешләрне булдыра алу могҗиза түгел? Бу һичшиксез могҗизаның да могҗизасы! Кыскасы, Россия күгендә татар йолдызы балкый башлый.
1911 елны «Вакыт» газетасында басылып чыккан бер хатта мондый сүзләр бар: «Үзенең китап теле һәм әдәбияты, үзенең тарихы, менә дигән үткәне булган халык беркайчан да юкка чыкмас... Менә безнең халык уяна, өстендәге кабер туфрагын кагып төшерә һәм озаклап яткан кабереннән чыга. Татарның киләчәге томанлы түгел, ул бик тә ышанычлы».
Казан җандарм идарәсе башлыгы 1909 елның 9 августындагы Эчке эшләр министрлыгының полиция департаментына юнәлтелгән депешасында татарлар арасында милли идеянең ныгуына борчылып, болай дип язган: «Бу идеянең максаты барлык мөселманнарны бер дәүләткә җыюдан гыйбарәт. Аның тактик алымнары татарларда һәм мөселманнарда милли хис уятуга, автономия, милли мәктәп, милли бердәмлек булдыру, рус йогынтысына һәм хөкүмәтнең руслаштыру сәясәтенә каршы торуга юнәлтелгән... ә киләчәктә Төркестан һәм Кавказ белән союзга кереп, эшне гомумтөрки республика төзүгә кадәр җиткерү күздә тотыла».
1911 елда төзелгән бер җандарм белешмәсендә «Казан губернасында һәм кайчандыр куәтле булган тарихи татар патшалыгының үзәге Казанда алдынгы татар элементлары җыела», – диелгән. Әйе, беренче рус революциясеннән соң Россия татарлары дәүләтчелекләрен аякка бастыруны максат итеп куялар. Шул елларны Петербург шәһәрендәге татар студентлары «Татар учагы» исемле оешма оештырып, анда шулай ук татарлар өчен махсус республика булдыруны үзләренең бурычлары итеп билгелиләр.
Ә инде 1917 елгы революцион өермәләр дәверендәге берничә мөселман съездында дәүләтчелек мәсьәләсе ныклап тикшерелә. Шул елның маенда булып үткән I Мөселман съездында Россия федератив рәвештәге дәүләткә әверелергә тиеш дигән карар кабул ителә. Ә Нижгар мулласы Габдулла Сөләймани Россиядә татарлар өчен бер штат төзергә кирәклеген алга сөрә. «Штат» төшенчәсе беренче мәртәбә шунда яңгырый һәм акырынлап көчкә керә.
Добавить комментарий