“Татарстан”лылар бүләкләнде!
Бүген редакциябездә күңелле вакыйгалар: “Татмедиа” бинасында еллык эшләргә нәтиҗә ясалды.
Һәм шунда аерым журналист, хезмәткәрләрне билгеләп уздылар. Шул исәптән “Татарстан” журналы да бүләкләнүчеләр рәтендә булды.
Бүлек мөхәррирләре: Руфия Фазылова, Евгения Чеснокова, Дмитрий Сивковка ТР Рәисе Р.Н. Миннехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә коммерция директоры Рәшит Хәйретдинов белән фотографыбыз Александр Ефремов “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков кулыннан Рәхмәт хатлары алды.
Коллегаларыбызны котлыйбыз! Чын күңелдән сөендек! Киләсе елда тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.
Добавить комментарий