Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләшүне дәвам итәбез.

-Җәлил хәзрәт, сез балаларны эшләтеп үстерү яклы...

-Бүген күп әти-әни: балага җиңел булсын, дип, бөтен эшне үз өстенә ала. Ләкин бу – ялгыш гамәл. Киресенчә, әти-әни: “Син булышкач, миңа нинди рәхәт, син булмасаң, бу эшне бетереп булмый иде. Минем инде көчем дә китеп бара, мин синең ярдәмгә мохтаҗ”,- дияргә тиеш. Шул рәвешле бала кечкенәдән әти-әнисенә ярдәм итүдән тәм табарга, рәхәтлек алырга өйрәнсә, ике як өчен дә файдага булачак. Бала үскән саен үзенең көче артуын, әти-әнисенең көче кимүен, аларга ярдәмче булырга тиеш икәнен аңлап үссен. Әгәр дә кем баласын, әти-әнисенә булышудан, аларны тәрбияләүдән канәгатьлек хисе кичерерлек итеп тәрбия бирә алса, ул кеше картлыгы өчен борчылмасын. Әгәр шуңа ирешә алмаса, үзе дә бәхетсез, баласы да бәхетсез.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: