Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләшүне дәвам итәбез.
-Җәлил хәзрәт, туган авылыгыз Бөрбашта сезнең абруегыз бик зур. “Җәлил хәзрәтне тыңлап авылда калдык”,- диләр. Сез яшьләрне авылдан китмәскә ничек үгетлисез?
-Берәүне дә көчләп авылда калдырмыйм. Фәкать аңлату эшләре алып барам. Бөрбаш мәктәбен без 65 укучы тәмамладык. Шуларның алты егете авылда калды. Бүген тормышлары “ялт” иткән. Болын кадәр йортта яшиләр, хуҗалыклары нык. Ә читкә киткән яшьтәшләрбез нәрсә? Шул кысан бер-ике бүлмәле фатирларында гомер иттеләр. Урам тулы чит кеше, егылып ятсаң да ярдәм кулы сузучы юк. Ә авылда бәла-каза килсә, секунды белән йөгереп киләләр. Менә хәзер нәтиҗә: авылда яшәү отышлымы, шәһәрдәме? Әнә, йорт авылда йорт саен машина, көн-күрешләре менә дигән. Әйе, элек авылларда авыр иде. Хәзер мичкә ягасы, су ташыйсы да юк...
Добавить комментарий