
Текстиль калдыкларга урын бар!
Казанда текстиль калдыкларга икенче тормыш бүләк итәчәкләр. Атна башында башкаланың Идел буе районында 28 бокс урнаштырылган. Биредә текстиль, кием һәм уенчыклар кабул ителә.
04 декабря 2024
Бу беренче генә тәҗрибә түгел. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары ишегаллларында текстиль калдыклар җыю өчен контейнерлар бар. Бу исә берьюлы ике куянны тотарга ярдәм итә: беренчедән, экологияне саклый. Икенчедән, кирәкмәгән кием-салым янәдән кулланылышка китә: алардан мамык һәм җылылык изоляцияләүче материаллар җитештереләчәк.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә хәбәр итүләренчә, текстиль калдыклар җыю өчен контейнерлар түбәндәге адреслар буенча урнаштырылган:
Дубравная ур., 3, 13, 23, 29, 47;
К.Габишев ур., 7 (ике бокс);
Җиңү проспекты, 18, 20 корп.1, 22, 24, 30 корп.1, 34;
Р. Зорге ур., 72, 82, 88, 97, 100, 101, 121;
Ю. Фучик ур., 4, 14, 22, 30, 34, 42, 50, 83.
Ә менә Мәскәү районында пластик шешәләр һәм алюминий банкалар эшкәртү өчен фандоматлар урнаштырылган. Аларны тапшырганнан соң, махсус кушымтада ярдәмендә бонуслар алырга мөмкин.
Добавить комментарий