
Тинчурин театры: тынычлыкмы?
Туфан Имаметдиновның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер булып килгәненә өч ел була. Шул дәвер эчендә театрда нәрсәләр үзгәргән? Яңа режиссер труппа белән уртак тел тапканмы?
02 апреля 2024
“Татарстан” журналының шушы һәм башка сорауларына Туфан Рифович бүген җавап бирде. Менә аның бер фикере: “Һәрвакыт яңа коллективка кереп китү авыр. Театрда бигрәк тә, туксан ел эчендә формалашкан тере организм ул. Кемдер мине кабул итә, кемдер юк, моның өчен борчылмыйм. Ул шулай булырга тиеш. Тик берәүгә дә каршы төшкәнем юк. “Мине кабул итмәсәң, сине эштән җибәрәм”,- кебек сүзләр диктатура була. Андый чакта кеше курка башлый. Ә әгәр артистта андый хис-тойгы бар икән, ул йомыла, аны башка ачып булмый. Һәм моннан беренче чиратта театр зыян күрә...” Тулы әңгәмәне журналыбызның яңа саныннан укый алырсыз.
Добавить комментарий