Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ: ТЫНЫЧЛЫКМЫ?

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ: ТЫНЫЧЛЫКМЫ?

Туфан Имаметдиновның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер булып килгәненә өч ел тула. Сер түгел: ул вакытта театрда шактый ыгы‐зыгы булып алды. Бүген вазгыять ничек соң? Яңа режиссер труппа белән уртак тел тапканмы? Театр 90 еллык юбилеена ничек әзерләнә? «Татарстан» журналының шушы һәм башка сорауларына Туфан Риф улы бик теләп җавап бирде.

05 июня 2024

 Туфан Рифович, баш режиссер сыйфатында коллективка кереп китү авыр булдымы?

– Яңа коллективка кереп китү һәрвакыт катлаулы. Театрда бигрәк тә, 90 ел дәвамында формалашкан тере организм бит ул. Аның үз традицияләре, үзенчәлекләре бар. Коллективка яңа килгән кешенең бурычы – шуны аңлау һәм санлау. Театрны организм дидек бит, шулай булгач, аның үз «авырулары» була. Менә без шул проблемаларны хәл итү өчен эшләргә тиеш.

Кемдер мине кабул итә, кемдер юк, моның өчен борчылмыйм. Ул шулай булырга тиеш. Тик берәүгә дә каршы төшкәнем юк. «Мине кабул итмәсәң, сине эштән җибәрәм», – кебек сүзләр диктатура була. Андый чакта кеше курка башлый. Ә әгәр артистта андый хис‐тойгы бар икән, ул йомыла, аны башка ачып булмый. Һәм моннан беренче чиратта театр зыян күрә.
Шөкер, театрда тынычлык, яңа идеяләр, яңа планнар белән яшәп ятыш...

Берәүне дә битараф калдырмаган «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле.

– Сез 2010 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының режиссерлык факультетын тәмамлагансыз. Аннан соң ГИТИС-ның режиссерлык факультетында белем алгансыз. Беренче уку йорты сезгә нәрсә бирде? Ә икенчесе? Аларны чагыштырып карарга мөмкинме?

– Әле шушы ике уку йорты арасында тагын берсе бар – тугыз ай Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алдым. Ни өчен алай килеп чыкты дигәндә, ГИТИСта режиссерлык факультеты барлыгын белмәгәнмен. Алабугада чакта анда актерлар гына әзерлиләр дип уйлый идем. Ул чорда бит хәзерге кебек интернет заманы түгел, мәгълүмат аз. Мәскәүнең мәдәният һәм сәнгать институтын бер елдан ташлап, ГИТИСның режиссерлык факультетына кердем. Яңадан беренче курстан укый башладым.

Инде әлеге уку йортларын чагыштырганда, Алабугада остазым Зилә Садриева күп нәрсә бирде, дип әйтә алам. Пьесаны анализларга ул өйрәтте, төп нигезне аңардан алдым. ГИТИСта музыкальлек, композиция, образлар, метафоралар белән эшләргә өйрәттеләр. Шулай ук хореография белән эш үзенчәлекләренә дә шунда төшендем. Кыскасы, һәркайсы багаж тупларга ярдәм итте. Әлбәттә, теорияне Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы бирде. Һәр уку йортына мин бик рәхмәтле. Остазларымнан уңдым, дип саныйм.

– Сез Тинчурин театрына кадәр рус ТЮЗында эшләдегез. Актерлык бүлекләрендә дә русча укыгансыз. Чын татар мохитенә килеп кергәч, нинди каршылыклар очраттыгыз?

– Әйе, Тинчурин театры – ул чын татар дөньясы, аның аудиториясе дә милли. Рус ТЮЗы белән чагыштырганда, башка аермалыклар да җитәрлек. Әмма, минемчә, нинди эшкә алынсаң да, башта һәрвакыт иллюзия була.
Ә туксан тугыз процент очракта ул аклан- мый, чөнки тормышның үз кагыйдәләре бар: яки син аны җимерәсең һәм яңаны булдырасың, яки инде берни дә үзгәртмисең – шундый ук пьесаларны куюны дәвам итәсең.

Тинчурин театрында эшли башлагач, шуңа инандым: рус яки чит ил драматургиясе татар театрына ябышмый. Музыка белән дә шул ук хәл: Бах, Гендель көйләрен куйсаң, халык кабул итми. Хәтта ул музыка артистлар арасында да зур сораулар уята. Ләкин, минемчә, без үзебезне дөнья культурасыннан чиклибез, әйтерсең лә без ниндидер кабырчык эчендә һәм аннан чыгасыбыз килми. Шул рәвешле бө- тен дөнья сәнгатенә юлны ябабыз.

– Туфан Рифович, татарга музыкаль театр кирәк дип күптән сөйләшәбез. Тинчурин театрын да шул юнәлештә эшләтергә дигән фикерләр булды. Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз?

– Минемчә, Тинчурин театры татар музыкаль театрына база була алмый. Әйе, безнең үзебезнең оркестр бар. Тик музыкаль театр өчен мөһим булган башка бернәрсә дә юк. Аның өчен бит профессиональ җырлый
һәм бии торган артистлар таләп ителә. Әгәр бу билгеләр буенча карасак, бүген труппадагы ике-өч кешене калдырырга да калганнарын эштән җибәрергә кирәк. Димәк, бүген бездән берничек тә музыкаль театр ясау мөмкин түгел. Монысы бер. Икенчесе: татарларга музыкаль театр кирәк. Безнең классик драма-тургиянең нигезе җыр һәм биюгә корылган. Шулай булгач, бу татарга якын әйбер. Әйе, безнең опера һәм балет театры бар. Ләкин ул бөтенләй башка жанр. Опера дөнья культурасына йөз тота, безгә исә милли музыка театры кирәк. Бәлки киләчәктә булыр да. Камал театрына яңа бина төзелеп ята бит, аларның хәзерге бинасында музыкаль театр ясарга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Яшермим, андый сүзләр йөри. Вакыт күрсәтер.

Безнең әзер татар опералары бар, аларны аерым чараларда күрдек. Югары дәрәҗәдәге әсәрләр. Аларны әзерләү өчен зур акчалар түгелде, күпме профессионал эшләде. Менә шул хезмәтләрне киң халык массасына чыгарсак яхшы булыр, дип уйлыйм. Безнең бу өлкәдә тәҗрибә бар, ныклап торып тотынырга кирәк, минемчә.

– Татар театрына бүген нәрсә җитми дип уйлыйсыз? Сезнеңчә, аның кыйбласы кая таба булырга тиеш?

– Дөньяга ачык булу җитми. Әгәр пьеса кешелек кыйммәтләренә, яхшылык, матурлыкны күрсәтүгә нигезләнгән икән, башка әдәбиятны, шул ук рус классиклары әсәрләрен дә куярга мөмкин, дип саныйм.

– Күптән түгел «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасының премьерасы булды. Миңа калса, ул берәүне дә битараф калдырмады: һичшиксез, Тинчурин театры өчен яңалык бу. Тамашачы буларак бер фикер белән бүлешәсе килә: спектакль ошады миңа. Ләкин бер генә уңай хатын-кыз роле дә юк иде. Тагын шулай дип әйтүчеләр булмадымы?

– Булды, төрле фикерләр ишеттек. Премьерадан соң кайбер җиргә үзгәртүләр дә керттек. Ләкин монда шуны аңларга кирәк: бу комедия. Спектакльдә персонаж явыз икән, димәк, шулай уйнарга тиеш. Мәсәлән, хатын-кызның фамилиясе «Җилбәзәкова» икән, ул аны башкача уйный алмый. Әгәр инде жанрдан читкә китеп, ниндидер тирәнлек эзли башласак, алар инде үз фамилияләрен акламаячак. Бу инде драма жанрына әйләнәчәк. Спектакль махсус яшьләргә, студентларга атап куелды. Аларга акыл сатып утыра башласак, тамашачы алдында кыланабыз булып чыга. Яшьләр өчен ак яки кара төс кенә бар. Башланганда да җырда әйтелә: «Монда кара һәм ак кына,

Бүтән төсләр эзләмәгез...» Хореография буенча бик күп эшләнелде.

Марат Казыйханов артистлар белән махсус тренинг та үткәрде. Аны Татарстанда хип‐хоп буенча төп белгеч дип әйтеп була. Бу юнәлеш нәкъ яшьләр өчен, аны инде утызда биеп булмый. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» ул гадәти спектакль генә түгел, монда сүз белән бергә хәрәкәтләр бара. Ул энергия, хәрәкәт, эмоцияләр...

– Бу сезон театрның 90 нчы юбилей сезоны иде. Шул уңайдан нәрсәләр эшләнде һәм эшләнәчәк?

– Нинди генә түгәрәк дата булмасын, ул – нәтиҗәләр ясау вакыты дигән сүз. Шул вакыт эчендә көчле һәм көчсез якларны ачыклыйсың. Ә 90 еллык юбилей бигрәк тә мөһим.
Без хәзер үткәнгә нәтиҗә ясап, киләчәкне күзаллап, үзебезгә сораулар бирәбез. Әмма рефлексия итеп түгел, ә спектакль форматында сорыйбыз. Тамашачының реакциясе шул сорауларга төп җавап булып тора. Чагыштырып карасак, хәзерге Тинчурин театры 20 ел элек булган театрдан аерыла.

Инде конкрет эшләргә килсәк, «Ай, былбылым» спектаклен чыгардык. Ул өлкән буын турында. Шул рәвешле күп еллардан бирле Тинчурин театрының йөзен саклау, аны яшәтү өчен бик зур көч куйган тәҗрибәле артистларыбызга рәхмәт әйтү дә булды ул. Юбилей сезонында чыккан тагын бер спектаклебез – «Җан Баевич». Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә эшләнде. Тагын берсе – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт», аның турында сөйләштек инде. Әле тагын ике премьера булачак дип планлаштырабыз. Һәм юбилей елын бер үзенчәлекле спектакль белән төгәллисебез килә. Ул Кәрим һәм Заһидә Тинчуриннарның гомерен чагылдырачак, ягъни реаль вакыйгаларга нигезләнгән булачак. Пьеса язылып бетеп ята.

– Тинчурин театрының тарихы бик үзенчәлекле. Күчмә театрдан калган нинди дә булса традицияләр сакланамы?

– Күчмә театр икәнлегебез әле һаман да күп кенә артистларның башында утыра. Нәрсә дигән сүз бу? Янәсе, син алып килгән спектакль тамашачыга ошамаса, сине анда башка чакырмаячаклар. Халыкка комедия кирәк дип кенә уйлау да дөрес түгел. Тамашачы нәрсә әйтер дип куркып, аңа яраклашырга тырышып кына иҗат итәргә ярамый. Тамашачы- ны комфорт зонасыннан да чыгарырга кирәк, шунда гына хакыйкать туа.

– Хатын-кызның фамилиясе «Җилбәзәкова» икән, ул аны башкача уйный алмый, – ди баш режиссер.

– Туфан Рифович, укучыларыбызга шәхси тормышыгыз да кызыклы булыр дип уйлыйм. Гаиләгез, тормыш фәлсәфәсе, яшәү рәвешегез...

– Сорауга җавап биргәнче, бер фикер әйтәсем килә: менә «Татарстан» журналының февраль санын карап чыктым. Шунда ук тышлыктагы Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов игътибарны җәлеп итте: кар көри торган техникага чана таккан, аның өстенә урындык куйган. Шул рәвешле үзенчәлекле машина ясаган. Өстәвенә, тау шуганда кия торган күзлеге дә бар. Менә бу безнең Татарстан, юктан кәнфит ясый беләбез. Йорт‐җирне төзекләндерү, башкасын да без булдырабыз. Дингә дә йөз белән борылдык. Тик менә мәдәният өлкәсендә үсәргә теләмибез. Безнең барысы да тәти, матур булырга тиеш, кыз тәрәзә төбенә утырып сөйгәнен көтә... Ләкин чынбарлыкта алай түгел бит. Тормышта төрле хәлләр була, без аның барысын да күрсәтергә тиеш дип уйлыйм.

Гаиләмә килгәндә, җәмәгатем белән өч бала үстерәбез. Балаларның берсе мәктәптә, берсе балалар бакчасына йөри, өченчесе әле кечкенә, өйдә генә.

Гаиләмә бик зур игътибар бирәм. Һәр балам белән аерым уйнарга тырышам.

Ислам дине кануннары буенча яшибез. Ашауга килгәндә, төрле чак була. Ач торып та караганым бар. Кыскасы, тормышка үз фәлсәфәм булган кебек, туклануга да җитди карыйм.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: