Төрки-татар цивилизациясенең чишмә башы: һуннар дәүләте
Һуннар һөҗүменнән сакланыр өчен, кытайлар илнең төньягында 6350 километрга кадәр сузылган стена төзегәннәр. Ул тарихка Бөек Кытай стенасы исеме астында кереп калган.
09 марта 2017
Хәзерге төрки халыкларның барысы да үзләренең борынгы тарихларын һуннардан башлап җибәрәләр. Бу һич тә очраклы хәл түгел, чөнки һуннарны галимнәр язма чыганаклар буенча тарихка билгеле иң беренче төрки кабиләләр исәбенә кертәләр һәм аларны югары үскән төрки-татар цивилизациясенә нигез салучылар дип атыйлар.
«Күк улы»ның кояш астындагы биләмәләре
Безнең эрага кадәр I меңьеллык урталарында хәзерге Монголия һәм Төньяк Кытай далаларында, Алтайда һәм Байкал күле буйларында иң борынгы төрки кабиләләр яшәгән. Кытай елъязмачылары аларны сөннәр (сюнну) яки һуннар дип йөрткәннәр. Сыма Цянь исемле тарихчы исә (б.э. кадәр 145–86 елларда яшәгән) һуннар турында алар бик көчле һәм күпсанлы халык, беркемгә дә буйсынырга теләмичә, аерым дәүләт булып яшиләр, дип язып калдырган. Әлеге язмаларга таянып, һуннарда дәүләтчелек тарихы б.э.га кадәр III гасыр ахырында башлана, дип әйтә алабыз. Бу – хәзерге Россия территориясендә барлыкка килгән беренче дәүләт берләшмәсе. Аңа Маодунь (Модэ) атлы акыллы, кыю һәм тәвәккәл идарәче нигез салган. Әлеге вакыйгалар шул ук Сыма Цянь язмаларында чагылыш тапкан.
Һуннар башлыгы Тоуманьның ике улы була. Үзенең варисы итеп ул кече улын калдырырга теләгән, ә олысын, Маодуньны, дошман кабиләсенә тотык (заложник) итеп җибәргән. Аннары Тоумань аларга һөҗүм иткән. Маодунь исән калган, соңыннан туганнары янына качкан. Тоумань аңа сугышчылар отряды биргән. Аларны өйрәткәндә Маодунь үзе аткан ук кая очса, шунда атарга кушкан. Ул угын үзенең менә дигән айгырына төзәп аткан. Аңа иярмәгән сугышчыларның башын кистергән. Икенче тапкырында Маодунь угын сөйгән хатынына аткан. Бу юлы да атмый калганнарның башын кистергән. Бервакыт Маодунь, ауга чыккач, әтисенең атына аткан, һәм сугышчыларның берсе дә аннан калышмаган. Маодунь инде хәзер үз вакыты җиткәнен аңлаган. Ул угын әтисе Тоуманьга җибәргәч, картка шул ук мизгелдә дистәләгән уклар барып кадалган. Энесен һәм башка якын туганнарын җәзалап үтергәч, Маодунь хаким булып калган.
Күрше кабилә башлыгы Маодуньнан чик буендагы җирләрне үзенә бирүне таләп иткән. Кайбер ыруг башлыклары, сугыштан куркып, файдасыз яткан җирләрне бирергә киңәш иткәннәр. Ачуы чыккан Маодунь: “Җир – дәүләтнең нигезе, аны бирү – җинаять!” – дип җавап кайтарган һәм җирне бирергә әзер торган киңәшчеләренең башларын чаптырган.
Маодунь, һуннарны һәм телләре белән һуннарга якын торган башка кабиләләрне берләштереп, куәтле һәм сугышчан гаскәр төзегән, көче ягыннан Кытайга тиң дәүләт белән идарә иткән.
Һуннар дәүләте үзәкләштерелгән дәүләт булып, югары хакимият башында шаньюй (әлеге титул кытай язмаларында гына сакланып калган, төрки телдә “күк улы” дигән мәгънәгә туры килә) торган. Шаньюй дәүләтнең барлык җирләре, гаскәрләре белән үзе җитәкчелек иткән, күпсанлы ярдәмчеләрен, киңәшчеләрен һәм хәрби җитәкчеләрне уллары һәм иң якын туганнары арасыннан сайлап куйган.
Ир кешенең төп вазыйфасы хәрби хезмәт булган. Һәрбер һун ир-егете сугышчы булып саналган һәм хәрби хезмәттән аз гына читләшкән өчен дә үлем җәзасына тартылган. Җайдаклы сугышчылардан торган гаскәр уң һәм сул канатларга бүленгән. Һәр канат белән темник җитәкчелек иткән. Темниклар, ягъни ун мең җайдаклы сугышчыдан торган төмән җитәкчеләре шаньюй тарафыннан билгеләп куелган (борынгы төрки телендә “төмән” – ун мең дигән сүз). Үз карамагындагы җирләрдә темник меңлекләр (тысячник), йөзлекләр (сотник), унлыклар (десятник) җитәкчеләрен билгеләгән. Сүз уңаенда әйтеп үтик: гаскәрләрнең нәкъ менә шундый төзелеше, практик яктан уңай булганлыктан, төрки-монгол халыкларында Алтын Урда чорына кадәр үзгәрешсез диярлек саклана.
Маодунь уңышлы яулап алу сугышлары оештыра, дәүләтнең чикләрен киңәйтә барган. Беренче чиратта ул һун дәүләтенә төньяк территорияләрне – төрле казылма байлыкларга мул Алтай тау итәген һәм Байкал тирәләрен кушкан. Яңа җирләрне яулап алуга һун осталары тимер чыга торган урыннарны эшкәртергә керешкәннәр. Металл эретүчеләр, коючылар һәм тимерчеләрнең бистәләре барлыкка килгән. Нәкъ менә шул чакта һуннарның күпчелек шәһәрләре, һөнәрчеләр һәм игенчеләр яши торган авыллары үсеп чыккан.
Кыргый дала һәм калалар эчендәге тормыш
Кырыс табигать шартларында аларга шәһәр, авыллар кору, игенчелек белән шөгыльләнү мөмкин булмаган диярлек. Шуңа күрә һуннар башлыча мал асраучылык белән көн күргәннәр, киездән корылган юрталарда яшәгәннәр һәм күчмә тормыш алып барганнар. Ат һәм сарык асрау аларның төп шөгыле, байлыгы һәм яшәү чыганагы булган. Дәүләткә төрле салымнарны да алар башлыча мал белән түләгәннәр. Гади халыкның дәүләт алдындагы бурычларын, салымнарның күләмен төгәл билгеләү максатында халык санын алу үткәрелгән. (Исегезгә төшерәбез: рус кенәзлекләрендә беренче мәртәбә халык санын алу монгол-татарлар тарафыннан XIII гасырның икенче яртысында гына оештырылган).
Шулай да урта гасыр авторларының: “Кыргый һуннар, су һәм үлән эзли-эзли, бер җирдән икенче җиргә күчеп йөриләр, аларның эчке һәм тышкы диварлар белән ныгытылган шәһәрләре дә, даими торыр урыннары да юк һәм алар кыр эшләре белән дә шөгыльләнмиләр”, – дигән сүзләре хакыйкатьтән ерак тора. Һуннарны тулысынча күчмәннәр дип атау дөрес түгел, чөнки аларның бер өлеше утрак тормышта да яшәгән. Археологлар әле узган гасырның 50–70 нче елларында ук Байкал күле буенда, Улан-Удэ шәһәреннән ерак түгел урнашкан Иволга поселогы янында һуннарның зур гына каласын казып тикшерделәр. Биредә дистәләрчә йорт урыннары, ашлык саклау базлары, тимер һәм төсле металлар кою өчен махсус ясалган мичләр, төрле һөнәр ияләренең эш кораллары табылды. Тимердән, бронзадан һәм сөяктән искиткеч зур осталык белән ясалган әйберләрне, дулкынсыман бизәкләр төшерелгән чыдам балчык савыт-сабаларны күреп, әле хәзер дә гаҗәпкә калырлык!
Казу эшләре вакытында галимнәр арасында чын сенсация тудыра алырлык табылдыклар да очрады. Мәсәлән, чуеннан ясалган сабан төрәннәре, арба күчәрен ныгытып куя торган боҗралар, йорт кирәк-яраклары һ.б. Алар б.э.га кадәр II гасырда эшләнгән! Ә бит, безгә билгеле булганча, Көнчыгыш Европада, шул исәптән Болгарда һәм Мәскәү дәүләтендә, корыч ясау эше XIV гасырда гына җайга салына. Бу факт безнең ерак һун бабаларыбызда металлургия сәнәгатенең никадәр югары дәрәҗәдә торганлыгын, һичшиксез, бик ачык күрсәтеп тора.
Тагын бер кызыклы факт: һуннар агач бүрәнәләрдән салынган йортларын җылыту өчен таштан өеп ясалган мичләрдән файдаланганнар. Мичтән чыккан кайнар һава, идән астыннан стеналар буйлап үткәрелгән каналлардан йөреп, йортның эчен җылыткан һәм вертикаль торба аша тышка чыгарылган. Әлеге җылыту ысулы Болгар иле шәһәрләрендәге кирпеч биналарның үзәкләштерелгән җылыту системасын хәтерләтә. Болгар шәһәрләре дигәннән... Аларның саклану ныгытмалары, белгечләр фикеренчә, шулай ук һуннарныкына охшаш: ике-өч рәт балчык үрләрдән һәм агач стеналардан гыйбәрәт катлаулы корылмалар.
Һуннарның Иволга шәһәренә охшаш калалары аз булмый. Аларның икесен – Лунчэньне һәм Дайлинны – замандашлары башкала сыйфатында телгә алалар. Сыма Цянь язмаларында: “Җәен һуннар Лунчэньдә зур корылтай уздыралар, ата-бабаларына, Күккә, Җиргә, үлгәннәр рухына корбан чалалар; көзен исә, атларын симерткәч, Дайлинда җыелалар, атларның һәм башка йорт хайваннарының баш санын исәпкә алалар”, – дип яза. Ул шәһәрләрдә табыну урыннары, административ биналар, хөкемдарлар яши торган йортлар булган.
Хакасиядәге Ташебе елгасы янында өйрәнелгән һун шәһәрләренең берсендә чирәп түбәле таш сарай ачылган. Анда зур зал һәм гомуми мәйданы 1550 квадрат метрдан артык күпсанлы башка бүлмәләр булган. Бу сарайда бер олы чиновник – шаньюйның Алтай якларындагы наместнигы яшәгән.
Хәзерге көндә археологларга һуннарның ике дистәгә якын шәһәр урыннары билгеле. Әмма ләкин ел әйләнәсендә дистәләрчә, хәтта йөзләрчә чакрымнар үтеп, бертуктаусыз диярлек көтүлектән көтүлеккә күченеп көн күргән гади халык калаларда яшәмәгән. Аларның туган җирләре – иксез-чиксез дала, торыр урыннары – тиз җыела торган киез тирмә, киемнәре – җылы тун, йомшак табанлы тире итекләр, мех бүрекләр, ашау-эчүләре ит-сөт, кымыз, эремчек булган.
Һуннарда язу булганмы? Археологларның әлегә кадәр язулы табылдыкларга тап булганнары юк, әмма тарихи чыганакларда һуннарның Кытай императорлары белән язма рәвештә төрле рәсми килешүләр, шартнамәләр төзүләре турында хәбәрләр бар.
Һуннар заманында тәңречелек әле оешып җитмәгәндер, әмма алар башлыча Күк һәм Җиргә, Кояш һәм Айга табынганнар.
Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да һуннарның заманы өчен ярыйсы гына цивилизацияле халык буганлыгы турында сөйлиләр.
Бөек Кытай дивары нигә төзелгән?
Төньякта менә шундый куәтле һәм сугышчан дәүләтнең булуы белән Кытай империясе килешеп тора алмаган, әлбәттә. Ул һун дәүләтен бик озак танымаган, аның үзенә буйсынуын таләп иткән, һуннарны юк итәр өчен хәрби отрядлар җибәргән. Һуннар исә Кытай белән сәүдә итәргә кызыкканнар: терлекчелек продуктларын бөртекле ашлыкка, ефәк тукымаларга, һөнәрчеләр ясаган башка товарларга алмашу файда бирер, дип өметләнгәннәр. Ләкин империянең күршеләренә дошманлык мөнәсәбәте һуннарны сугышка күтәрелергә мәҗбүр иткән. Һун гаскәрләре б.э.га кадәр I гасырда 320 меңлек Кытай гаскәрен камап алган һәм юк иткән. Һуннар шулай үзләренең көч-куәтен күрсәткәч, Кытай аларга күп еллар буе ясак түләп торган.
Әмма һуннар белән Кытай арасында сугыш туктап тормаган.
Кытайлар һәм башка күршеләр белән даими сугышлар һуннарның көчен киметкән. Дәүләтнең үз эчендә дә бердәмлек йомшара башлаган. Һун дәүләте ике өлешкә бүленгән. Нәтиҗәдә аларны б.э.ның I гасырында Кытай гаскәрләре тар-мар иткән.
Европаны куркуда тоткан төркиләр
Б.э.ның II–III гасырларында Европа тарихында яңа чор – Халыкларның бөек күчеше чоры башланган. Аны элегрәк Скандинавиядә һәм Балтыйк буенда яшәгән, аннары Кара диңгезнең төньяк далаларына барып чыккан герман телле готлар башлап җибәргән. Кытайлардан җиңелгәннән соң һуннарның да бер өлеше көнбатыш тарафка юнәлгән. Аларга үз теләкләре белән яисә көчләп Көньяк Себер далаларында яшәүче башка күчмә һәм ярымкүчмә халыклар да кушылган. Хәзерге Казахстан далалары аша үтеп, һуннар Арал һәм Каспий диңгезләре буена килеп чыкканнар.
375 елда һуннар, Иделне кичеп, юлларын Көнбатышка дәвам иткәннәр. V гасырда алар күренекле гаскәр башлыгы Аттила җитәкчелегендә хәзерге Италия, Испания, Франция чикләренә килеп җиткәннәр һәм кайчандыр сокландыргыч дәрәҗәдә югары үсешкә ирешкән, хәрби яктан искиткеч куәткә ия булган Рим империясен тар-мар итүдә катнашканнар, Европада колбилүчелек строеның һәлакәтенә һәм яңа, феодаль иҗтимагый тәртипләр урнашуга сәбәпче булганнар.
Иксез-чиксез зур территорияне яулап алып, һуннар дәүләте бөтен Европаны куркуда тоткан. Әмма 453 елда, Аттила үлгәч, һуннар дәүләте таркалган һәм яшәүдән туктаган. Һуннарның бер өлеше Аттиланың уллары Диңгезих һәм Ирник җитәкчелегендә яңадан Кара диңгез буе далаларына әйләнеп кайткан.
Һуннар төзегән дәүләт берләшмәсендә, әйткәнебезчә, асылда төрки телле кабиләләр булган. Көнчыгыштан көнбатышка күчеп барганда алар үзләре белән шактый халыкларны ияртеп киткәннәр. Алар арасында татар халкының борынгы бабалары – болгарлар һәм суварлар да булган. Артык зур булмаган һун отрядлары, күрәсең, Урта Иделгә кадәр үк күтәрелгәннәрдер. Археологлар биредә бары тик һуннарга гына хас әйберләр табалар. Әйтик, республикабызның Аксубай районы Татар Сөнчәлесе авылы янында бик матур итеп бизәлгән ике тоткалы зур бронза казаннар табылды. Алар, һичшиксез, безнең якларга һуннар белән килеп эләккән.
Менделеевск районы Турай авылы янында IV–V гасырларда барлыкка килгән курган каберлек сакланган. Монда табылган сугыш кораллары: өслеге алтын-көмеш белән бизәлгән тимер очлым (шлем), сабы һәм кынысы алтынга манылган кылычлар, кечкенә тимер боҗралардан үрелгән көбә күлмәк, сугыш балталары, ук һәм сөңге очлыклары – барысы да бай каберләрдә гаскәр башлыклары күмелгәнлеген сөйли. Алар һуннар белән бергә күчеп килгән төрки кабилә сугышчылары булгандыр дип уйланыла.
P.S. Менә шулай итеп, һуннар – Көнчыгыш Европада иң беренче төркиләр – туган ягыбыз, татар халкы һәм башка җирле халыклар тарихында шактый тирән эз калдырганнар.
Добавить комментарий