Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
ТОРМЫШ ЯМЕ

ТОРМЫШ ЯМЕ

Гомәр Даутов – язучы, тәнкыйтьче, мөгаллим. Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган. КФУның Алабуга институтында татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты.

07 мая 2024

Бик күп фәнни һәм публицистик мәкаләләр авторы. Әсәрләре «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында, «Мәдәни җомга», «Шәһри Чаллы» һ.б. газеталарда басылган.

1943 елда Иванның энесе туды. Бу вакытта әтисе өч ел сугышта иде инде. Хәбәр итүчеләр булгандыр, шуннан соң Луканың хатлары килми башлады.

Бу баланың кемнән икәне, сугышның беренче айларында ук сул кулының өч бармагын өздереп кайтканнан соң колхоз рәисе итеп билгеләнгән Степанның Ольга янына йөрүе беркемгә дә сер түгел иде. Исереп алгач (ә ул көнаралаш диярлек исерек була), авылдагы бөтен карт-корыны, хатын-кызны куркытып бетергән Степан, сүгенә-сүгенә, Иваннарның ишеген шакый. Ольга йөгереп барып ишекне ача, аннан соң авыл хуҗасы, кыстырып килгән йә икмәген, йә капчык төбенә салынган онын мич буендагы лавкага ыргытып, чаршау белән генә бүлеп куелган мич алдына кереп китә. Кайчакта чаршау ябылып та бетми, Иван терсәге белән энеләренә төртә, тегеләр бу оятсызлыкка артларын борып яталар да, шул хәлдә йоклапта китәләр. Бераздан ыгы-зыгы тына, Степан чаршау артыннан чыга да, Иван йөгереп китереп биргән суны тустаган кырыннан гына эчеп, аның арт чүмеченә берне тамызып, нидер ырлый-ырлый чыгып китә. Ольга белән Иван, бер-берсенә карамыйча гына, лавкада яткан төенчекне алып, үзләре генә белгән җиргә җыялар. Бик кадерле ул аларга, яшәү чыганагы, тамак туклыгы. Белериде Иван Степанны нишләтергә, ләкин тагын ике кечкенә энесе бар, үзенең дә буй җиткереп, корсакның гел үкереп, ашарга сорап торган вакыты. Югыйсә Степан текә яр буеннан үткән сукмак буйлап кайта өенә, уң якта адәм биеклеге әрем, кычыткан үскән, шул яктан чүп үләне арасыннан кулны гына чыгарып төртәсе, көчкә сөйрәлеп кайтучы исерек ир аска, бала башы зурлыгындагы чуер ташларга мәтәләчәк. Үлмәсә дә, кеше булмаячак бүтән. Урынын да ка- рап куйды, сукмактан күренмәслек итеп юл да ясап куйды инде Иван, ләкин... Ләкин түзәргә булды, ач килеш йоклап китә алмая- чагын белә ул. Җай көтәргә, җай! Чыкмый калмас.

Җиңү көнен Иван уналты яшен тутырып каршылады. Чагыштырмача тук тормышта яшәгәнлектән, ул иптәшләреннән гәүдәгә зурлыгы, җилкәләренең киңлеге белән аерылып тора иде. Куллар көрәк хәтле, беләкләр ныклы, яшьтәшләре элекке кебек аны мыскыллау түгел, хәтта күренмәскә тырышып йөриләр, чөнки очраган саен ул аларны җирдә тәгәрәтеп йөртә, балчыкка, сазга буяп бетерә. Классташларының күбесе, моның ир бала өчен хурлыклы икәнен белсә дә, үксеп-үксеп елап бетә. Иван күбрәк өлкән егетләр арасында булды, дөнья күргән ирләрнең тормышта күргән гыйбрәтле дә, кызыклы да тарихларын тыңлады. Фронттан кайткан ирләрнең анда нинди кыен хәлләрдә калып, аннан ничек чыгулары, нинди шартларда яшәүләре, үлем белән күзгә-күз очрашулары хакын- дагы хикәяләр түгел, ә тыл хезмәтендә булганнарның нәрсә урлаулары, интендант офицерларның ничек оста итеп төрле махинациялар аркылы акча, байлык туплаулары, тәмле ашап, матур яшәүләре кызыксындыра иде. Боларны ул үзенә сеңдереп кенә барды, хыялында үзен дәрәҗәле урында, зур мөлкәт иясе итеп күрде. Әйе (моны Иван үзе өчен ныклы хәл итте!), рәхәт яшәр өчен нәрсәгәдер түзәргә, кайдадыр, елыйсың килгәндә дә елмаерга, түбәнсетсәләр түзәргә, җай-форсат чыкса, ычкындырмаска өйрәнергә кирәк.

Сугыш бетте, ләкин ачлык чигенмәде. Сугыш тәмамланып ике-өч ел үтүгә, Иван авылга җәйге каникулга кайтты. Бу вакытта ул өлкә үзәге булган шәһәрдә урнашкан, хәрби ведомство карамагында булганга күрә студентлары көненә өч тапкыр ашату һәм стипендия белән тәэмин ителгән авиация техникумы студенты иде. Нигездә ир балалардан торган коллективта ул үз урынын тиз тапты, комсомол җыелышларының берсен дә калдырмады. Төгәл фәннәргә сәләте булганлыктан, укуын да җиңел укыды, шуңа күрә техникум җитәкчелеге каршында тиз арада ышаныч казанып, яхшы исәпкә керде. Иван завхоз белән дуслашып алды. Хуҗалык эшләрендә аның уң кулына әверелде, тегесе үз йорты белән тора икән, Иван кичләрен аларга барып мал карашты, яз-көз бөтен бакчасын казып бирә торган булды. Шуңа күрә ул авылга яхшы кәчтүм-чалбар, күнитек киеп кенә түгел, шактый калын чемодан да күтәреп кайтты. Монда энеләренә дигән, киелгән булса да әле яхшы сакланган аяк киемнәре, пальто кебек әйберләрдән тыш, әнисенә бишмәтлек материал һәм сатарга дигән ситсы төргәге дә бар иде.

Август кергән иде инде. Иван, урманга барып, гөмбә карап кайтырга уйлады. Нәрсә булмас дип, балта да кыстырды. Төшкә хәтле йөрде, гөмбәле җирләргә үзе генә барырлык итеп юл билгеләре ясады. Быел гөмбә булыр, әз генә яңгырлар кирәк, хәзер тибеп чыгачак, Ходай кушып. Димәк, кышка тагын, иш янына куш дигәндәй, теш арасы- на кыстырырга әйбер булачак. Алла боерса, дип куйды Иван. Техникумда атеизм укытсалар да, ул күңеленнән укытучы белән килешми, хәтта эчтән генә аның белән бәхәсләшеп тә утыра. Аның фикеренчә, дөнья артык катлаулы, фән аңлатмаларына гына сыеп бетми. Менә бу кырмыскаларны гына кара... Ул чүгәләп ояны күзәтә башлады. Ничек шулхәтле оешкан төстә эшләргә мөмкин?! Фән эшче, солдат кырмыскалар турында сөйли, ояларының төзелешен аңлата, ләкин алар бит, ниндидер күзгә күренмәс көчкә буйсынып, шулхәтле төгәллек белән эшли, яши һәм үлә. Менә бу көчне фән тотып ала да, аңлата да алмый. Яки менә кошларны алыйк... Аларның сөяк эчләре буш, чөнки шулай аларның очар өчен гәүдәләре җиңеләя. Моны эволюция белән аңлаталар, ләкин каян һәм ничек шулай сөяк эче буш булган кемсә дөньяга килгән соң? Шундый уйлар белән як-ягына караган иде, кайтыр якта кинәт бер карамчык шәйләнде. Иван сагаеп балтасын кулга алды, сак кына атлап шул якка китте. Караса, Степан. Агачка аркасы белән сөялеп, җирдә утыра. Күзләре йомык, чырае гайре табигый ак. Якында кемдер барлыгын сизеп, көчәнеп кенә күзләрен ачты:

– Иван, – диде ул пышылдап, – йөрәк...
Степанны урыныннан алганнар, ул хәзер үз көнен үзе күрә. Пенсия яше әле җитмәгән, колхоз эшендә дә ирләр арасына сыймый, фронтовиклар үзләре ут эчендә йөргәндә аның монда ниләр кыланганын ишеткәннәр инде. Лука исә бөтенләй кайтмады, кемдер аркылы гына аның исән, кайдадыр иксез-чиксез Россия киңлекләрендә икенче гаилә корып яшәгәнлеген ишеттерделәр.

– Иван, – дип янә эндәште элеккеге рәис, – су бир.

Иван як-ягына карады. Урман тынлыктан зыңлап тора сыман. Егет авыруның бер як җилкәсенә төрткән иде, тегесе бернинди каршылык күрсәтмичә шуып китте дә аркасына ауды. Иван үкчәсе белән Степанның күкрәгенә басты, тегесенең авыртуга чыдый алмаудан иреннәре чалшайды.

– Сволочь! – дип пышылдады ул, соңгы көчләрен җыеп.

Иван басымны көчәйтте, хәзер ул ике аяклап ирнең күкрәгенә менеп баскан иде. Степанның сулышы тонык гырылдауга әверелде, хәлсез бармаклары белән Иванның балтырларына ябышты. Кинәт бер мизгелгә ул күзләрен ачты, бу элеккеге Степан иде, карашы – ачык, усал. Иван, сискәнеп, сикереп төшеп качарга гына җыенган иде, шул ук секундта Степанның күз кабаклары кире ябылды, чабата бауларына ябышкан бармаклары хәрәкәтсез калды.

Степанны бер атнадан соң гына таптылар. «Йөрәк», – диде врач. Авылда кайгыручы булмады бугай. Иван гына әнисенең кызарганына игътибар итте, әмма эндәшмәде.

***

Бозда аягы таеп чалкан барып төшкән Иван Лукичның сыны катты, арт чүмече бәрелүдән башы гүләде, күктәге ай ике булып күренде. Бераздан кемнеңдер үзенә эндәшкәнен абайлады. Ул арада көчле куллар, ике култык астыннан тотып, күтәреп бастырдылар. Кинәт басудан башы әйләнеп киткән Иван Лукич, кулларын ике якка җәеп, тигезлеген сакларга тырышты, карашын бер фокуска җыярга маташып, тавыш килгән якка текәлде. Аңа ачык, бигүк чибәр булмаса да, ирлек, ышанычлылык бөркелеп торган каратут егет карап тора иде.

– Кем син? – дип хәлсез генә сорады Иван Лукич, егылганда читкә очкан затлы, очлы башлы каракүл бүреген эзләп карана-карана.

– Менә бүрегегез, – диде бер кулы белән аның җилкәсеннән тоткан килеш егет. – мин Айдар Әюпов. Сезгә, академиягә, авиация институтыннан практикага килгән студент.

– Ә-ә, – Иван Лукичның әле бәрелгән башы бик нык шауласа һәм авыртса да, уйлау сәләте кайтты, – ә, Әюпов, сез безнең кафедрадан курс эше дә алдыгыз бит әле.

– Әйе, әйе, – Айдар академикның хәле яхшырганга сөенде бугай. – Шул эш буенча китапханәдә утырып, соңарып чыккан идем, карыйм, алдарак сез барасыз. Ул арада таеп та киттегез, барып та төштегез. Менә йөгереп килеп җиттем. Әйдәгез, озатып куям, йә тагын бәла чыгар.

Иван Лукич юл буе бозны ватмаган дворникларны сүгеп кайтты. Гадәттәгечә фатир аны ялгыз салкынлык белән каршы алды. «Өйдә ямь таба белмәделәр инде», – дип уйлап куйды Иван Лукич кайдадыр йөргән хатыны белән кызы турында.

– Рәхмәт, – Иван Лукич, ботинкаларын салып, Айдарга борылды. – Иртәгә нинди көн әле? Шимбәме? Алай планнарың булмаса, курсовоеңның сызымнарын алып кил әле, карап чыгарбыз. Хәзергә хуш!

Иван Лукич, боегып кына, бай итеп җиһазланган, ләкин ямь булмаган күп бүлмәле фатирының түренә үтеп, йокы бүлмәсенә кереп ятты.

– Айдар, – дип мыгырданды ул, – Әюпов. Татар малае, Казанда укыса да, сәләтле студент буларак аны практикага Мәскәүгә юллаганнар.

– Ыһы, – дип, үз-үзенә сөйләвен дәвам итте Иван Лукич, – сәләтлеме, юкмы – анысын шайтан белә. Сәләтлеләр күп алар, ә менә егетебез, Мәскәү тормышын күргәч, монда калырга тырышачак. Әйе, бу сиңа хәерче Казан түгел, ә сиңа, туганкаем, моның өчен ярдәм кирәк булачак. Менә бит, сиңа кинәт кенә чикләвекле имән аварга тора бит әле...

Иван Лукич калын юрганын иягенә хәтле тартып куйды. Батареялар да кайнар югыйсә, нишләптер тәне туңа. Әллә ялгызлыктан бу арканы өшетә торган суык, әллә картлыктан.

Техникумны тәмамлап, комсомол юлламасы белән Мәскәүгә укырга килгәндә Иван салкынны, эссене бар дип тә белми иде. Тәнгә ит кунган, ашказаны күгәргән кадакны да эшкәртә алыр сыман, укырга омтылышы һәм тырышлыгы ун кешегә җитәрлек иде. Башкала масштабын, монда яшәүчеләрнең амбицияләрен һәм перспективаны ул тиз аңлап алды. Монда завхоз белән генә вакланмаска, монда, монда... Монда кешеләр, шәхесләр зур, эре, болар тауны тауга бәреп эш итә, менә шулар арасына керергә кирәк, ул вакытта хуҗалык бүлеге мөдире үзе синең белән дус булуны, сораган әйбереңне өеңә китереп бирүне мәртәбәгә санаячак.

Укуы яхшы булды, ләкин аңа уку максат түгел иде. Ул Мәскәү тормышын күзәтте, иптәшләрен өйрәнде, әңгәмә-сөйләшүләрне бик игътибар белән тыңлады. Карьера, тормышта уңышка ирешүчеләр турында сәгатьләр буе гәпләшергә әзер иде. Һәм җай көтте. Аның инануынча, язмыш ага һәркемгә күтәрелергә мөмкинлек бирә, аны күрәһәм эләктереп алырга гына кирәк. Һәм Иван аны күрде бугай, һәрхәлдә, аңа шулай тоелды. Биеклеккә, болытлар артында яшәүчеләргә баскыч аңа үзләрен укытучы профессорның кызы рәвешендә юлыкты. Татьяна әтисе янына еш килә, Иван исә һәр дәрестән соң профессорның күрсәтмә әсбапларын кафедрага китерешә, һәм алар шунда очрашалар. Тора‐бара шаян сүзләр әйтелә, үз итеп, беренче авыз сүз дә алыша башлыйлар. Әкренләп Иван кыюланды, инде кандидатлык дәрәҗәсен яклап өлгергән, олыгаеп баручы кыз башта яшь студентның үзенә игътибар күрсәтүеннән кычкырып көлде. Аннан уйга калды.

– Ак атка атланган принц көткән кызның, гадәттә, ишеген пенсия китерүче почтальон шакый, – диде әнисе. Иван белән яшь аралары һәм статус дәрәҗәләре туры килмәвен аңласа да, Татьяна аның белән гаилә корырга ризалык бирде. Бәхетле булдымы ул, юкмы – моны Татьяна аңламады да, бу хакта уйламады да. Аның әтисе дә, әнисе дә төп мәскәүлеләр иде, алар һәрвакыт исәп белән яшәделәр. Алар гаиләсендә хисләргә урын булмады, һәрнәрсә нинди дә булса максатка ирешүгә корылган планга буйсындырылган иде. Иң мөһиме – кеше каршында барысы да яхшы булсын. Әйе, бу яктан Татьянаның барысы да яхшы – ире бар, кызы үсеп килә. Иван профессор бабай ярдәме белән аспирантурада калды, кандидатлыгын яклады. Үҗәтлек, тырышлыгы белән докторлык диссертациясен дә җиңеп чыкты. Хәмер, тәмәке белән мавыкмады, хатын‐кыз белән чуалмады. Хәзер, монысын инде кычкырып йөрмиләр, монысы инде аның яшерен эшләнелә. Ләкин ул‐бу булган очракта да Татьянаның исе китмәс иде, Иванга карата бернинди хис тә булмады аның. Уртак сүзләре, фикерләре дә юк иде. Иван һәрвакыт ниндидер интригалар белән яшәде, һәрвакыт кемгәдер каршы көрәште, гел ниндидер Фәләневне сүкте, алардан зарланды, ниндидер Фәлән Фәләнечне мактап, аның даһилыгына сокланып яшәде. Ләкин бу фамилияләр еш үзгәреп тора иде.

Иван да максатына иреште: Мәскәүдә төпләнде, рәхәт, иркен тормыш алып бара. Хәзер инде ул Иван Лукич, фәнни даирәдә саллы сүзе бар кеше, җил уңаена йөри белүе, кирәкле кешеләр белән дуслыкка маһирлыгы академик исемен дә җилкәсенә якты. Барысы да әйбәт, ул иң югары дәрәҗәләргә иреште, ләкин соңгы вакытта күңелендә ниндидер бушлык сизә башлады. Әледән‐әле үзенә күз ташлый, нәрсә җитмәгәнен, ни кирәклеген аңларга тырыша иде. Шул төшенкелектән арынырга теләп, ул бервакыт туган ягына да кайтып килде, әнисенең каберенә барды. Авыл бетүгә бара икән... Яңа өйләр бик сирәк, күбесе Иван чыгып киткәндәге йортлар, һәм алар да, соңгы көннәрен яшәгәнлекләрен белеп, кичләрен тәрәзәләре белән моңсу гына җемелди. Трассадан борылып авылга керә торган 10‐15 чакрымны Иван Лукич «Жигули»е белән ике сәгать кайтты. Яңгыр гына яумасын, моннан чыгып булмаячак, дип уйлады. Авылдан ул тагын да күңелсезләнеп килде, ләкин күңел бушлыгының сәбәбен аңлаган кебек булды. Ялгыз икән ул, берүзе. Эшендә коллегалары гына, дуслары юк, өйдә – хатынының гәүдәсе генә, күңеле аның белән түгел. Кызы да үз уйлары, үз дөньясы белән яши, әти аңа акча бирүче генә. Бөтен ирешкәне, бөтен уңышларын уртаклашыр кеше юк. Иван Лукич кинәт үзен бик тә матур, бик тә кыйммәтле уенчыкка ия булган, әмма бу уенчыгы ватылган бала кебек сизде. Әйе, уйнар, бүлешер кешесе юк, әйе, матур тәтәй бар, ләкин ул эшләми, хәрәкәтләнми, ул аны тоткан да утыра.

Бүген ул Айдар белән кайтканда беренче тапкыр ниндидер сәер хис, кайгыртучанлык тойды. Айдар һич зарланмыйча, аны култыклап, өенә хәтле озатты, Иван Лукич башы әйләнүдән туктап торган вакытларда сабыр гына көтте, иренмичә юл аркылы йөгереп чыгып, кибеттән шешә белән су алып килде. Бүреген кагып кигерде, перчаткаларын озак кына эзләде, аларны кардан чистартып бирде. «Яхшы билге аласы килә» дип, боларны рациональ яктан бәяләргә тырышты Иван Лукич, ләкин моның алай түгеллеген үзе дә белә иде. Әюпов аңа бәйле түгел, ул практикада гына, бер айдан Казанына кайта да китә. Курс эше җитәкчесе дә авторитетлы кеше, ул аны рәнҗетергә бирмәячәк...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: