Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Тормышны яратып яшим!”

“Тормышны яратып яшим!”

Редакциябезгә кунак килде – дөньяның утыз өч илендә булган Рәис Мәрдән улы Миңнуллин.

21 июля 2024

Аңа декабрьдә җитмеш яшь тула. Һаман да елына ким дигәндә ике тапкыр сәяхәт итә. Ул булмаган илләр картада шактый әле. Максаты – әнә шул җирләрне барып күрү.

Рәис әфәнде сәяхәтче генә түгел, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше дә. Без аның белән бик кызыклы әңгәмә кордык:
-Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм : “Синең күпме белүең түгел, ә күпме йөрүең мөһим”,- дигән. Бөтен дөньяны гизү мөмкин түгелдер. Россияне аркылыга-буйга гиздем. Кеше сәяхәт итүне иң беренче туган җиреннән башларга тиеш дип саныйм.
Үземне бик яхшы хис итәм. Көн саен ун мең адым атлыйм. Эшкә дә җәяү киләм. Тормышны яратып яшим, үзеңнең теләк, максатларыңны икенче планга куймау да сине яшәртә дип уйлыйм. Ул яктан мин бәхетле: ныклы гаиләм, тугъры дусларым бар. Җәмәгатем табиб, хәзер инде лаеклы ялда. Сәяхәтләрнең кайберләренә ул да бара.

Кызыклы әңгәмә журналыбызның август санында дөнья күрәчәк.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: