![Туган тел һәм тарих сәгате](https://protatarstan.ru/old/news/2017/12/1-1-5.jpg)
Туган тел һәм тарих сәгате
Мәктәптә татар теле дәресләре турында – ярты гасыр элек
12 декабря 2017
Таныш картина, әйеме? Бүген бик күп бәхәсләр тудырган вазгыять –татар телен өйрәнү, аны мәктәптә уку-укыту, телнең статусын саклау белән бәйле хәлләр, – баксаң, болар барысы да республикабыз тарихында булган икән инде... Тарих сәгатенең теле кай якка таба әйләнеп китте соң – алгамы әллә артка, 1950нче еллар ахырынамы? Камил Фасиевнең укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән «Үткәннәрне искә алып»* китабы бу сорауга җавап табарга булышыр? дип уйлыйбыз.
![1-6](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-6-3-480x720.jpg)
Камил Фасиев (1919–2005 еллар).
Совет чорының күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, КПСС Татарстан өлкә комитетының фән һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе (1953–1957), КПСС Татарстан өлкә комитеты секретаре (1957–1959), Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Рәисе (1959–1960), РСФСР Югары Советы Рәисенең беренче урынбасары (1959–1963), СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында директор (1960–1963), Казан дәүләт университеты доценты, профессоры (1963–1984).
![1-5](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-5-4-480x720.jpg)
БОЗ КУЗГАЛДЫ
«Декада (1957 елның май ахыры–июнь башында Мәскәүдә зур уңыш белән узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы һәм партия өлкә комитетының шуңа багышланган бюро утырышы турында сүз бара. – Н.Ә.) нәтиҗәләре турында сөйләшү киң колач алды. Кайбер иптәшләр белән бәхәсләшеп, фикер алышып, мин бер тезисны якладым: милли мәдәниятнең теләсә кайсы өлкәсендәге уңышлар һәм кимчелекләр мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Татар мәктәбе гаять тирән кризис кичерә. Ашыгыч чаралар кабул итмәгәндә, берничә елдан татар мәктәпләре бөтенләй юкка чыгачак, туганлык җепләрен югалткан, ата‑ана телен белмәгән, милли шигърияттә, прозада, музыкада, драматургиядә шедеврлар иҗат итәргә сәләтсез, татар классикасы әсәрләре белән танышу мөмкинлегеннән тулысынча мәхрүм ителгән буын үсәчәк. Әлеге Декадада һәркемдә соклану уяткан мәдәни кыйммәтләрне арттырырга телибез икән, иң әүвәл эшне мәктәптән башларга кирәк».
С.Д. Игнатьевның (КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре – Н.Ә.) йомгаклау сүзе шактый өметле, хәерхаһлы булып чыкты. Ул татар мәдәнияте уңышларын мактау сүзләре белән искә алды, татар культурасының Урта Азия, Казахстан һәм Башкортстан халыклары мәдәниятенә уңай йогынты ясавы турында шәхси күзәтүләре нигезендә белүен ассызыклады. Игнатьев милли мәдәнияттәге тискәре тенденцияләргә борчылу белдергән чыгышларны хуплады, һәм проблемаларны хәл итү өчен анык тәкъдимнәрен җиткерде.
«Үзәк комитеттагы иптәшләр белән киңәшләшеп алырбыз. Ә сез җентекле доклад әзерләгез һәм бөтен мәдәният комплексын үстерү буенча эшләрнең төгәл планын төзегез», – дип күрсәтмә бирде С.Д. Игнатьев.
Тиздән план төзелеп, расланган иде. Без укытучылар, халык мәгариф бүлекләренең мөдирләре, язучылар, галимнәр, партия, профсоюз һәм комсомол хезмәткәрләре белән очрашулар уздырдык. Декабрь башында республиканың сәнгать әһелләре белән җыелыш үтте. Ул вакытта зыялыларның кайберләре турыдан ярып салды: партия һәм хөкүмәт бөтен илне руслаштыруга илткән сәясәт алып бара һәм милли мәктәпләрне ябу максатын тормышка ашыра; Татарстан идарәчеләре, Мәскәүгә ярарга тырышып, татар телен күрәләтә кыса, туган телдә белем алуны тыя. Ни кызганыч, мондый ялгыш фикерләр очраклы гына барлыкка килмәде.
![1-4](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-4-4-960x640.jpg)
![1-8](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-8-3-960x640.jpg)
М.Әмир, Г. Бәширов, С.Васильев, Л.Соболев, К.Фасиев.
Татар әдәбиятыннан кала, татар мәктәпләрендә башка барлык предметларны рус телендә укытуга күчү, ә аннары татар балаларын рус мәктәпләрендә укыту эшенә керешү бернинди күрсәтмәсез-нисез башланды. Бу мәсьәләдә хөкүмәтнең бернинди карары да, мәгариф министрының һичбер фәрманы да юк. Процесс үзеннән-үзе барлыкка килде. Гадәттә эш болайрак булды: райком секретаре яки район башкарма комитеты рәисе вазыйфасына рус халкы күбрәк булган районнан берәр кандидат тәкъдим ителә. Аның балалары рус мәктәбендә укыган, татарча белми. Өстәвенә, районда рус милләтеннән тагын 3–4 җаваплы хезмәткәр бар. Менә шуларның балалары өчен рус сыйныфлары ачыла. Татар яшьтәшләре белән аралашып, бу балалар татарча сөйләшергә, укырга-язарга тизрәк тә өйрәнә алыр иде. Тик әти-әниләре каршы. Һәм җитәкчеләрдән үрнәк алып, татар ата-аналар да балаларын рус сыйныфларына күчерүне таләп итә. Монда русларга карата күптәннән килгән хөрмәт, рус телен яхшырак өйрәнергә омтылыш үзен сиздерә. Татарлар Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов һәм башка татар зыялыларының үгет-киңәшләрен яхшы хәтерли һәм рус телен белүне зур уңыш дип саный».
«Берникадәр вакыт уйланып торгач, С.Д. Игнатьев миннән сорап куйды:
– Ә рус сыйныфларында татар теле укытыламы?
– Юк дәрәҗәсендә, атнага ике сәгать кенә. Балалар онытып бетерә аны. Татар әдәбиятын укымыйлар диярлек. Нәтиҗәдә, ниндидер гайре табигый русча-татарча жаргонда сөйләшә торган, сай белемле, үз халкының тарихыннан, гореф-гадәтләреннән, мәдәниятеннән читләштерелгән татарлар буыны үсеп килә. Сүз уңаеннан, мондый чир белән партия, совет хезмәткәрләренең шактый күбесе авырый.
– Әйе, бер дә күңелле түгел, – диде Семен Денисович кәефсез генә. – Җитди уйланып алырга кирәк. Мондый зилзиләне туктатырга туры киләчәк. Син, зинһар, миңа тулы белешмә әзерлә».
КИҢӘШ ҺӘМ ФАТЫЙХА
«Тамчы таш тишә, диләр бит. Кабат‑кабат сөйләшү нәтиҗәсе буларак, Семен Денисович татар мәктәпләре мәсьәләсен өлкә комитеты пленумында махсус тикшерергә ризалык бирде. Хәзер ҮК фатыйхасын алырга кирәк иде. Семен Денисович мин барында ҮК фән, мәктәпләр һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе, академик А.М. Румянцевка шылтыратты:
– Алексей Матвеевич, сәламнәр сезгә. Монда иптәшләр бик җитди һәм четерекле мәсьәлә күтәрә. Баксаң, Татарстанда татар мәктәпләре юкка чыгып бара икән. Бу мәсьәләне пленумда тикшерергә ниятлибез. Ни диярсең?
– Туктале, ничек инде татар мәктәпләре югала?
– Казанда һәм башка шәһәрләрдә татар телендә укыта торган бер мәктәп тә калмаган. Татарлар балаларын рус мәктәбенә бирергә тырыша.
– Шуннан ни, бу начармыни? Рус телен яхшырак үзләштерерләр.
– Анысы шулай, әлбәттә. Ләкин хикмәт башкада. Монда милли сәясәт бозыла, дип уйлыйм. Татар яшьләре туган телен белми. Гомумән, милли мәдәнияткә куркыныч яный, ди иптәшләр.
– Әйе, башка республикалардагы аерым иптәшләрнең авызыннан да ничектер бу хакта ишеткәләгән идем. Проблема бик үткен төсмер ала башлады кебек. Киңәшләшергә кирәк. Минем адреска анык тәкъдимнәр белән җентекле хат юллагыз.
Ике көннән тиешле документ Үзәк Комитетка китте, ә бер атнадан Румянцев мине үз янына чакырды. Бүлмәсендә мәктәпләр буенча урынбасары В.Н.Дербинов та бар иде. Румянцев Василий Никитовичка РСФСРның мәгариф министры Е.И. Афанасенконы чакырырга һәм, минем белән бергә мәсьәләне яхшылап тикшереп, нәтиҗә чыгарырга кушты. Министр килеп җитте. Миңа хәлнең торышын җентекләп аңлатырга кушылды, фактларны, саннарны кабат‑кабат ачыкладылар, сораулар яудырдылар. Дербинов милли мәктәпне шулкадәр түбән тәгәрәтүләренә ышану кыен икәнлеген белдерде. Афанасенко исә башка автоном республикалардан да мондый хәбәрләр ирешүен телгә алды, димәк, Татарстаннан килгән иптәшнең мәсьәләне гадел, дөрес күтәреп чыгуына ышанмаска нигез юк».
![1-7](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-7-4-480x720.jpg)
Укытучы. 1937 ел.
![1-1](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-1-5-960x640.jpg)
МИЛЛИ МӘКТӘП – ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ
«Партия өлкә комитеты пленумы 1958 елның 21 маенда җыелды. Әлбәттә, мин бөтен докладымны сөйләп чыгарга җыенмыйм, шулай да аның төп урыннарына, мөһим мәгълүматларына тәфсиллерәк тукталу кирәк. Алар бүген дә актуальлеген югалтмады.
Мин докладымны Ленин сүзләре белән башладым. Милли телләрне һәм мәктәпләрне кысрыклаучыларга кырыс хөкем буларак, В.И. Ленин болай дигән: «Бездә, әйтик, Мәгариф комиссариатында яки шуның тирәсендә, «мәктәп бер, шунлыктан рус теленнән кала, башка туган телдә укыта күрмәгез» дип әйтүче коммунистлар бар. Минемчә, мондый коммунист – «великорусский шовинист». Бу шовинист күпләребезгә кереп утырган, аның белән көрәшергә кирәк» (Әсәрләр. – Т.29. – 172–173 б.).
Милли мәгариф тармагында партия яклаган принциплар әнә шундый иде. Һәм Татарстан үрнәгендә без бу принципларны тормышка ашыруның уңай нәтиҗәләрен күрәбез... Ләкин уңышлар белән канәгатьләнеп һәм горурланып, партия һәм совет органнары, беренче чиратта, Мәгариф министрлыгы торгынлык һәм кризис күренешләрен күрми калган, милли мәктәпкә игътибарны киметкән. Милләтләрне интенсив рәвештә бер-берсенә якынайтканда, имеш, балаларны туган телдә укыту зарурияте үзеннән-үзе төшеп кала, дигән фикер таралды. Татар мәктәпләренең абруе төшү тизәйде, аеруча соңгы унъеллыкта. Әгәр 1947–1948 уку елында татар балаларының 95% ытуган телендә белем алса, 1958 елда – андыйлар 70% кына, ә Казанда исә – нибары 16,8%. 16 татар мәктәбеннән икәү генә калды, алары да соңгы сулышта. 12 нче татар мәктәбе 1 нче сыйныфка нибары 11 бала кабул иткән. 18 нче мәктәптә әлегә татарча укыта торган ике сыйныф сакланып калган, тик аларда 19 укучы гына белем ала.
![1-2](/images/uploads/wp-content/uploads/2017/12/1-2-4-960x640.jpg)
С. Фасиева, К.Фасиев, Ф. Табиев, Б. Гыйззәтуллин. 1960 ел.
Авыл районнарында да хәлләр мактанырлык түгел... Нигездә, русча укытуга каршы чыгачак кеше табылыр микән. Җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләренең күбесе патша заманнарында ук рус мәктәпләренә һәм гимназияләренә эләгергә тырышкан. Әмма монда шуны истә тоту зарур: беренчедән, хәлле татарлар азмы‑күпме төпле белем бирә торган милли мәктәпләр булмаганга күрә, балаларын рус мәктәпләрендә укытканнар, ә бездә хәзер андый мәктәпләр җитәрлек; икенчедән, нигездә, монда рус телен күпмедер дәрәҗәдә белгән һәм руслардан бер дә начаррак укымаган балалар турында сүз бара; өченчедән, алар туган телләрен һичкайчан онытмаган, чөнки моны ата-аналар һәм җәмәгать һәрдаим күзәтеп торган. Әллә ни күп санлы булмаган татар баласын рус яшьтәшләре белән укыту педагогик процесска зыян салмаган, татар мәктәпләренә комачаулык тудырмаган һәм милли зыялылар тәрбияләп үстерүдә уңай нәтиҗәләр биргән.
Татар балалары рус мәктәпләренә елга булып агыла башлагач, хәлләр кискен үзгәрде. Бу исә мәктәпнең төп принцибы – балага якынрак, аңлаешлырак туган телдә укыту принцибын үзгәртә, ахыр чиктә татар теленең аралашу, уку һәм язу чарасы буларак роле кими, татар тормышына хас кыйммәтле гореф-гадәтләр югала. Иң аянычы шул: нәтиҗәдә укучыларның белем дәрәҗәсе кискен түбәнәйде, бер сыйныфта икешәр елга утырып калучылар саны артты.
Милли мәктәп укучыларга тирән, төпле белем бирергә тиеш һәм шуңа сәләтле дә. Моның өчен аңа карата мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртү зарур. Арабызда татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе төшүгә, татар мәктәпләре азаюга зарланырга яратучы иптәшләр бар, ә үзләре балаларын рус мәктәбенә бирә.
Татар мәктәпләрен саклап калырга, халыкта аларның абруен күтәрергә телибез икән, эшне партия һәм совет органнарының җитәкчеләреннән, җаваплы хезмәткәрләреннән, укытучылардан һәм мәктәп директорларыннан башларга кирәк. Алар татар мәктәпләрен хөрмәт итүдә үрнәк күрсәтергә, бу уку йортларын кайгыртырга, хәлләре белән кызыксынып торырга, балаларын туган телдә укытырга тиеш. Мәгариф министрлыгы бу фәнне дәүләт имтиханнарыннан төшереп калдырып, зур ялгышлык җибәрде. Бу гамәл үзе үк туган телне укуга теләк кимүгә этәргеч булды. Хәзерге вакытта татар балаларының 35%ы аны фән буларак укымый. Ашыгыч чаралар кылмаганда, тенденция көчәя генә барачак. Туган тел – милли әдәбият һәм сәнгатьнең нигез ташы, аларның чәчәк атуына төп шарт. Туган телне үзләштерүдән мәхрүм итеп, без мондый белемсез кешеләрне халык тарафыннан гасырлар дәвамында иҗат ителгән гаҗәеп бай милли мәдәниятнең «юл читендә» калдырабыз.
Татар мәктәпләре турында махсус кайгырту – интернационализм карашларыннан читләшү, милләтчелеккә юл ачу ул, дигән ялган күзаллауларны кыю рәвештә кире кагарга кирәк. Миллилек булмыйча интернационализм да формалаша алмый. Үз телен һәм халкының гореф-гадәтләрен әйбәт белгән, шул нигездә киң эрудициягә ия булган шәхес башка милләтләр өчен тел һәм мәдәниятнең мөһимлеген яхшы аңлый, аларның рухи кыйммәтләрен җиңелрәк үзләштерә, аларның тормыш рәвешенә җайлаша. Без берничек тә татар мәктәпләрен русныкына каршы куймыйбыз, милли чикләнгәнлекне һәм йомылганлыкны нәфрәт белән кире кагабыз».
Докладның кыскача эчтәлеге шундыйрак. Ул бик зур кызыксыну уятты һәм пленумда катнашучыларда яклау тапты.
Пленумда В.Н. Дербинов чыгыш ясады: «Иптәш Фасиев милли мәктәпләрдәге эшләрнең торышын дөрес тасвирлады. Ул үзенең төпле докладында хәбәр иткәнчә, туган телдә белем алучы балалар саны 10 ел эчендә 25%ка кимегән... Мәгариф министрлыгының җаваплылыгы турында сөйләгәндә, иптәш Фасиев бик хаклы. Республикадагы эшләрнең торышы белән танышуыбыз шуны раслады: татар мәктәпләрендә эшләрнең мөшкеллеген дөрес аңлап, бәя биргән булса, Министрлык күп кенә чараларны үзе үк кыла ала иде. Эш аның мәсьәләне өлкә комитетында, Министрлар Советында һәм РСФСР министрлыгында күтәреп чыгу-чыкмавында түгел. Татар мәктәпләре өчен яхшы дәреслекләр әзерләү өчен югарыдагы органнардан нинди күрсәтмә кирәк? Бу – министрлыкның турыдан-туры бурычы. Мәктәпләр өчен махсус педагоглар әзерләү эшен оештырыр өчен тагын нинди карар таләп ителә?
Шул ук вакытта кабатлап китәм: хәлнең начарлануы өчен республиканың бөтен партия оешмасы – өлкә комитеты, шәһәр һәм район комитетлары да җавап тота. Милли мәктәпләрнең абруе ничек түбәнсетелгәнен һәркем күрде. Катгый карарлар кабул итәсе урында, җитәкчеләр балаларын рус мәктәпләренә күчереп куйган – бетте‑китте вәссәлам».
Шактый югары дәрәҗәдә фикер алышулардан соң, өлкә комитеты пленумы «Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең хәле һәм аларда эшне яхшырту турында» Карар кабул итте».
СТОП! КИЛЕП ҖИТТЕК
«Күпмедер вакыт узгач (ел ярымнан соң), партиянең Үзәк Комитетына КПСС Татарстан өлкә комитетының элекке беренче секретаре З.И. Моратовтан шикаять килә. Ул өлкә комитеты пленумындагы чыгышымны тәнкыйть утына тоткан. Гаепләре дә җитди – милләтчелек. Мәскәүдәгеләр өлкә комитеты карарын яңадан тикшерергә тәкъдим итте, һәм моны 1960 елның гыйнвар аенда эшләп тә куйдылар (бәхәссез-нисез генә). Моратовның хаты һәм Үзәк Комитетның аңа уңай җавабы һич тә очраклы түгел. Бу – Сталиннан мирас итеп алынган милли сәясәт чагылышы. Милли мәктәпләргә тискәре мөнәсәбәт бездә генә түгел иде. Мәсәлән, шул ук елны Кыргызстан коммунистлар партиясе ҮК беренче секретаре И. Раззаков, кыргыз балалары укыган мәктәпләрдә кыргыз телен укытуны җайга салырга кушкан өчен, эшеннән алынды. Игнатьев кебек кыю кешенең дә шүрләп куйганына гаҗәпләнәсе юк. Утны‑суны кичеп, зур‑зур вазыйфалардан төшерелеп, ул сак булырга өйрәнгән иде, вакытында чигенә, боргалана, хәтта игелекле ният белән кабул ителгән карарларыннан баш тарта белде. Башка җитәкче иптәшләребез, ул чакта активлашып киткән җәмәгатьчелек фикерен ишетмәмешкә салышып, тавыш-тынсыз гына Үзәк ихтыярына бирелде».
* Русчадан тәрҗемә. Фасиев К.Ф. «Вспоминая прошедшее». Казан, КДУ нәшр., 1999 ел.
Добавить комментарий