“Туган-тумача” – тормышчан, фәлсәфи спектакль
1950-70 нче еллар. Сугыштан соң аз гына сулыш алган халык һаман да интегеп яшәвен дәвам итә.
19 сентября 2024
Аеруча ялгыз, тол хатын-кызларга авыр. Ару-талуны белмичә эшләргә, балалары алдында көчле булырга, гайбәт сүзләрдән дә өстен торырга кирәк...
Кәрим Тинчурин театрында премьера – “Туган-тумача”. Авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев, нигездә менә шул авыр елларны сурәтли.
Төп рольләрдә Резидә Сәләхова (Шәрифә) һәм Артем Пискунов (Минсабир). Резидә Сәләхова тол хатын ролен шундый оста башкарды ки, залда еламаган кеше калдымы икән? Гомумән, бу талантлы пар беркайчан тамашачыны битараф калдырмый.
Беренче карашка спектакль элеккеге татар авылы тормышы, аның фаҗигасе, шатлыгы турында. Тик... Илгиз Зәйниев кешеләрдән кала, пьесага фәлсәфи образлар да керткән, болар – ат белән сыерлар. Бер карасаң гаҗәп тә, кешеләр хайваннар булып сөйли (маска, фәлән кимәгәннәр). Тик хикмәт монда маскада түгел, хикмәт – аларның сүзләрендә. Һәм бу спектакльдә барган вакыйгалар белән шундый үтемле кулланыла ки, елаган җиреңнән туктап уйлана башлыйсың.
Кыскасы, “Туган-тумача” тормышчан, фәлсәфи спектакль. Һичшиксез, аны барып күрергә кирәк. Тагын шунысы отышлы – биредә Тинчуринның барлык труппасын диярлек күрергә була. Һәм спектакльдә һәркайсының үз йөзе, үз урыны бар.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Добавить комментарий