Туристлардан салым алыначак!
2025 елның 1 гыйнварыннан Казанга килгән туристлар салым түләргә тиеш була.
05 декабря 2024
Бу карар Казан шәһәре Думасы сессиясендә инде кабул ителде.
Минималь сумма көненә 100 сум тәшкил итәчәк. Әлеге туристлар кунакханәдә бер тәүлек яшәгән бәянең 1 процентын салым итеп түләячәкләр. Алга таба бу сан арта барачак. Мәсәлән, 2026 елда – 2, 2027 елда — 3, ә 2029 елга күрсәткеч максималь мөмкин булган 5 процентка җитәчәк.
Шул ук вакытта Россия Федерациясе Салым кодексында салым түләүдән азат ителә торган гражданнар категорияләре билгеләнгән. Болар — Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары, I һәм II группа инвалидлар, балачактан инвалидлар, инвалид балалар. Дәүләт керемнәре комитеты карары белән шулай ук 18 яшькә кадәрге затлар салым түләмиячәк.
Добавить комментарий