Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Укучылар заманча ашханәләрдә тукланачак!

Укучылар заманча ашханәләрдә тукланачак!

Яңа уку елына Казанның 17 мәктәбендә ашханәләр яңартылды.

28 августа 2024

Моның өчен бюджеттан  331, 2 млн сум акча сарыф ителгән. 

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, 2019 елдан башлап, Казанның мәктәп ашханәләрендә урыннар 14 меңгә арткан. Әлбәттә, алар төзекләндерү аркасында гына түгел, ә яңа мәктәпләр ачылу нәтиҗәсендә да зурайган.
-Биш ел эчендә мәктәпләрдәге азык – төлек блокларын төзүгә һәм модернизацияләүгә 1,6 млрд сумнан артык акча тотылды,- диде Римма Мөхәммәтшина. – Аларның 1,1 млрд – республика бюджетыннан, 178 млн-Казаннан, 368 млн сумны туклану департаменты бирде. Балаларыбыз тәмле, файдалы ризык ашау белән бергә, матур җирдә дә тукланырга тиеш. Шуның белән бергә гаилә кыйммәтләрен тәрбиялибез, хезмәткә хөрмәт күрсәтәбез. 

Дуслар, ә сезнең балалар мәктәп ашханәсендә яратып ашыймы?

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера