Уракка төштеләр!
Татарстанның 13 районында көзге урып-җыю эшләрен башладылар.
Быел республикада 1,3 млн гектар бөртекле культуралар һәм 35 мең гектар кукуруз, шулай ук 55 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере суктырасы бар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков белдергәнчә, бүгенге көнгә барлыгы 22 мең тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 35 центнер иген чыга. Бөртеклеләрне суктыру эшләренә беренчеләрдән булып Сарман, Буа, Алексеевск, Чүпрәле, Мөслим, Апас, Кайбыч, Тәтеш районнары кереште. Атна азагына кадәр башка районнар да кушылыр дип көтелә.
Урып-җыюда республика буенча 3 мең 400 комбайн эшләячәк. Авыл хезмәтчәннәренә тәүлегенә 60 мең гектарга кадәр ашлык суктырырга туры киләчәк.
Ә без исә ихлас күңелдән игенчеләргә саулык, сабырлык телибез. Сезнең алдыгызда зур хөрмәт белән баш иябез!
Добавить комментарий