Үрнәк гаиләләрне зурлап...
Кичә Апас районы Шәмәк авылында үрнәк гаиләләрне зурладылар.
13 сентября 2024
Башта авылда калып, шунда гомер кичергән, балалар үстергән парларга затлы бүләкләр тапшырылды. Аннан исә районның төрле авылларында яшәүче җырлы-моңлы гаиләләр чыгыш ясады.
-Туган авылда калганыгыз, Шәмәкне яшәрткәнегез, яшәткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, авылдашлар,- диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас якташлар җәмгыяте” җитәкчесе Марат Нуриев. – Атна саен туган авылыма кайтам. Монда гына мин рәхәтләнеп ял итә алам. Ничек тә йортлар санын киметмәскә. Ә иң зур теләгем – Шәмәгебездә сабыйлар күбрәк тусын иде.
Баксаң, мондый гаилә бәйрәмнәре Апасның башка авылларында да узган. Әле ел азагына кадәр тагын дәвам итәчәк.
Дуслар, ә сезнең якта үрнәк гаиләләрне шулай зурлыйлармы?
Добавить комментарий