Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Урта Бирәзә ничек үсә?

Урта Бирәзә ничек үсә?

Арча районы Урта Бирәзә авылы бүген икенче яшьлеген кичерә. 2000 нче еллар башында авылда кырык сигез йорт калган.

13 января 2025

Бүген исә 101 нче йорт төзелеп ята. Унөч ел эчендә илле йорт салынган. Нәтиҗәдә, Урта Бирәзәдә бер генә буш нигез дә юк. Инде яңа йортларны кыр җирләрен рәсмиләштереп салалар. Хәтта шундый тулы бер урам барлыкка килгән.

-Революциягә кадәр безнең авылда 109 йорт булган, 1049 кеше яшәгән,- диде Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Якын киләчәктә шушы санга яңадан кайтырбыз дип уйлыйм. Авыл еллап түгел, айлап үсә, Аллага шөкер. Бүген авылда 324 кеше теркәлгән. Ләкин халык саны бермә бер артык, чөнки күп яшь гаиләләрнең шәһәрдә фатирлары бар. Алар шунда теркәлгән. Ә үзләре монда йорт салып, матур итеп яшәп яталар.

-Авылда калган яшь гаиләләр үзегезнең егет-кызлармы?- дим.

-Төрлесе бар. Читтән дә килеп төпләнәләр. Ата-бабалары нигезен яңартучы яшьләр дә күп. Яшьләр белән күп тапкырлар очрашулар үткәрдем. “Җир ул байлык. Ата-бабагызның нигезләре ташландык хәлдә ята, шуларны чистартып, яңа йорт җиткезегез. Дәүләт яшьләргә төрле программалар тәкъдим итә. Үзем документларын эшләп бирәм, алыныгыз гына”,- дидем.
Урта Бирәзә турында кызыклы язманы журналыбызның гыйнвар саныннан укый аласыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: