ҮТКӘННЕҢ СЕРЛЕ ДӘ, ШОМЛЫ ДА КАЙТАВАЗЫ
80–90 нчы еллар вайбы соңгы арада шактый популяр була башлады. Сериалларда да, театр сәхнәләрендә дә, эстетикада, модада, хәтта аралашу манераларында да. Бу үзенә күрә үзгәртеп кору елларын өр-яңадан ваемларга тырышу, андагы вакыйгаларга ерактан карап ревизия ясау буларак та кабул ителә ала. Ә бәлки, урта яшьләрне узып, инде тормышына күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә дә ясарга тиешле буын шул рәвешле яңа чишелеш юлларын, яшәеш формулаларын эзлидер?
КИТАП КУЛЬТУРАСЫ НИЧЕК ҮЗГӘРӘ?
Соңгы арада «Букмейт» китапларны тәкъдим итү һәм тәкъдир итү буенча кызыклы экспериментлары белән җәлеп итә. Хәтерләсәк, Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәренә ул бүгенге заманның төрле жанрларында иҗат итә торган иң перспективалы яшь прозаиклар белән «Зимние сказки «Букмейт» сериясен игълан иткән иде. Аннан аудио- форматлар өлкәсенә карашын юнәлтте.
Ольга Птицеваның «Шәһәр легендалары» буенча әдәби бер проектта резидент буларак иҗат иткән һәм, пандемия башлангач, яңадан эшкәртеп, 2020 елда Clever нәшриятында бастырып чыгарган романын ул яңа форматта сынап карады: аудиосериал һәм текст рәвешендәге сериал буларак. Шуны да әйтергә кирәк: роман янг‐эдалт – яшүсмерләр аудиториясенә йөз тотып язылган, аларны җәлеп итәрдәй хоррор, триллер форматында, әмма үзебезнең җирлектә сөйләшү өчен күзалланган иде. Нигездә балалар һәм үсмерләр бас- маларына өстенлек биргән нәшрият аны шулай тәкъдир итте дә.
Әмма сериал форматында Ольга Птицева романы күпкә киңрәк колачлыга, тирәнрәк эчтәлеклегә әверелгән. Аның ретроспективасы да бераз үзгәреш кичергән. 10 эпизодтан гыйбарәт роман инде басма вариантта укучыларга яхшы таныш иде, әмма «Букмейт» автор белән яңа шартларга килешкән булса кирәк – Птицева өр‐яңа сюжет инвариантлары белән бергә без күз алдына да китерә алмаган башка финал тәкъдим итә. Төп фишка әнә шул – киредән күчереп язылган финал.
Әйтергә кирәк, бу интрига канны кыздыра, кызыктыра. Мин булган эпизодларны күздән кичереп чыкканда яңа борылышка юлыктым да, әсәрне бөтенләй башка хиссият белән өр‐ яңадан укырга утырдым. Һәр яңа эпизодның чыгачак көне билгеле иде, кушымта синнән: «Чыккач, хәбәр итәргәме?» – дип үзе сорый, аны теркәп куя.
Дөресен генә әйткәндә, каз тәннәре чыгарып, куркырга мәҗбүр итә торган уен. Син инде югыйсә белгән сюжетың вә маршрутың буенча барасың, ләкин – хоп! – башыңа да китермәгән урында фабула кискен борылыш ала да, яңа кагыйдәләргә ияләшергә мәҗбүр буласың.
Миңа калса, нәкъ менә хоррор, триллер жанры өчен актуаль алым бу. Кайчандыр безнең күз текәп Стивен Кингның «Оно»сын көтеп алганыбызны яхшы хәтерлим. Ул вакытта ике өлештә чыккан экран вариантына да тамашачы инде берничә ел алдан әзер иде.
Виртуаль дөньялар белән узышуга чакыра торган мавыктыргыч алымны дөнья нәшриятлары инде шактыйдан сынап, кулланып карый. Хәтта сериал‐китаплар, сериал‐ау- диокитаплар белән сериал чыккан платформалар арасында үзара кызыклы коллаборацияләр дә оештырыла, авторлар белән режиссерлар үзара килешеп, интерактивлар булдыра. Һәм, ни гаҗәп, статистика кәгазь китапка кызыксынуның кимемәвен, ә артуын күрсәтә. Кәгазь эстетикасының яңарышы күзаллана. Китапка, инде укыр өчен генә ымсынудан бигрәк, эстетик һәм антиквар максатлардан да заказ бирү, коллекциягә туплау күзәтелә.
Тагын бер корал – язучының үзен әсәр эстетикасында пиарлау. Бу җәһәттән, MAXIM платформасында Птицева һәм аның үсмерлек чоры, фобияләре, ХЗБ – Ховрино ташландык хастаханәсенә сталкерлар белән сәфәрләре, китапның сериал форматында үзгәртелеп язылу тарихы турында күләмле әңгәмәсе чыкты. Махсус фотосессия белән, әлбәттә.
– «Край чудес» синең янг‐эдалт этабын атлап чыгуда соңгы әсәрең булды дип әйтсәк тә ярыйдыр. Бу олыгаю нәрсәгә бәйле?
– Мин үзем генә түгел, китапларым да олыгая, күрәсең. Жанр кысаларыннан да үсәбез, яшь кысаларыннан да атлап чыгабыз. «Край чудес»ның беренче варианты ковид чорында язылды. Күрәсең, бу иске матур дөньяның чиге, азагы булгандыр. Шуннан соң башланган хәлләргә инде элеккегечә зур булып ачылган күзләр, ышану, романтик караш белән карау мөмкин түгел.
– Мин беләм, син каһарманнарыңны «яхшы»/»начар»га бүләргә яратмыйсың, шулай да сорыйм. Ховринка – начармы, әллә яхшымы?
– Ничек бар, шундый. Кеше үзе белән нәрсә алып килә, шул аның белән анда була да. Миңа калса, ХЗБ – көзге ул. Әлбәттә, урыны‐урыны белән чалыш көзге, ләкин нишлисең.
– Бу синең иң куркыныч китабыңмы?
– Юк. Аннан соң «Двести третий день зимы» язылды. Әмма «Край чудес» минем иң динамик китабым. Ул бик тә кино форматына тартым. Мин аның, билгеле, экраннарга күчүен, кино яки сериалга әверелүен бик теләр идем.
(MAXIM өчен әңгәмәдән).
ЧЫНБАРЛЫК ХОРРОРНЫ УЗДЫРА
Россиядә хоррор язар өчен чыганаклар һәр адымда, дияргә ярата бу өлкәдә эшләүче нәширләр. Шулай булса да, Птицева мөрәҗәгать иткәнХЗБ (Ховринская заброшенная больница) темасына чын-чынлап Стивен Кинг рухында алынучылар юк иде әле. Гәрчә, ХЗБ га еллар буе сталкерлар төнге экскурсияләр алып йөрсә, аның тирәсендә куркыныч та, хәвефле дә, криминал элементлары белән дә кушылып киткән «готик» мифология формалашкан булса да.
Имеш, әле 1980–1985 елларда, СССР таркалганчы, аны төзетә башлаган совет хөкүмәте больницаны масоннар кушуы, финанславы буенча нигезләгән, аның подвалларында яшерен инициация йолалары уздыра торган булган. Имеш, ул подвалларда борынгыдан үз исемнәрен һәм барлыкларын яшереп килгән Иблис ритуалы каһиннары кешеләрдән үз аллаларына корбан китергән. Имеш, биредә 80–90 нчы еллар яшүсмерләре, үз-үзләренә кул салып, параллель чынбарлыкка юл таба алган да шуннан яңа буыннар белән идарә итеп ята. Имеш, ХЗБ коридорлары Мәскәү астындагы җир асты юллары буенча турыдан-туры Кремльгә тоташа, ХЗБ – тышкы сәясәт алып баручылар белән Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) яшерен полигоны...
Миф – миф инде ул, һәр заманның үз ина- нулары белән шул инануларны тудыручылары булган. Әмма, моннан тыш, фактлар да бар. ХЗБ, чыннан да, 2020 елда җир белән тигезләнгәнче, үзенә сталкерлар, экстремал туристлар, пейнтболчылар һәм Мәскәү, тирәяк бистә яшүсмерләрен үзенә тартып торган урын була. Баштарак, үзгәртеп кору еллары башлангач, финанс мөмкинлекләре булмаганлыктан, төзелеш эшләре туктатыла, дип, язмыш хөкеменә тапшырылган ташландык бинага, территориягә берәү дә әллә ни игътибар итми. Ә инде торабара аны сакларга кирәк булуы көн кадагына баса. Башбаштаклыклар хәвефле төсмер ала.
Объектны хәрбиләр белән органнар сак астына алуы күпчелек мифларны тудыра да – имеш, хакимият аны юкка гына үз канаты астына алып карап тотмый. 1990 нчы елларга кадәр махсус сак астында торганнан соң, ХЗБ кабат ташландык хәлдә кала. 2009 елда гына аны тимерчыбык белән уратып алалар да кабат сак куялар. 2011 елда инде даими сак хезмәте барлыкка килә.
ХЗБ территориясе алагаем зур булганлыктан (100 мең квадрат метрлы бина 2,4 гектарлы участокны биләп тора), сак хезмәте белән сак-соклы уеннар яшүсмерләр белән сталкерларның аерым квестына әверелә. Сакчылар объекттагы хәлләрне даими күзәтеп торыр һәм, кирәк булган очракта, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәр өчен куела. Чөнки ХЗБ моңа кадәр ачыкланмаган һәм ачылмаган аяныч үлем очраклары белән данлыклы.
Рәсми теркәлгән фаҗигаләрдән иң мәгълүмнәре – 1990 елда үтерелгән кыз бала,
2005 елда 8 нче каттан лифт шахтасына сикергән үсмер егет, 2015 елда монда асып куелган ир-ат... 2011 елдан теркәп барылган очракларга гына күз салсаң да, һәр елны ким дигәндә 15 ләп яшүсмер төрле катлаулылыктагы җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләгә. Моны этажлар арасында каплаулар булмыйча, баскыч белән диварларның җимерелә башлавы, күп урында калкып торган арматуралар белән аңлаталар. Теркәлмәгән очраклар, аңлашыла ки, йөзләгән.
Шулай ук Мәскәү территориясендә билгесез югалган күпсанлы үсмерләр белән бомжларны да ХЗБ белән турыдан-туры бәйлиләр, бу хакта форумнарда үзара фикер алышуга, сылтамалар калдыруга корылган «чыбыклар» бар. Форумнарда фотолар, телефонга яки фотоаппарат камерасына төшерелгән видеолар белән бик еш уртаклашалар, алар буенча бәхәсләр оештыралар. Күпчелек никлар яшерен, үз-үзеңне шифрлау биредә уен гына түгел, ә хәвефкә юлыкмау өчен дә, дип ышаналар. Мистика белән чынбарлык арасындагы чик бик юка, аны атлап чыксаң, инде үзе булмаса да, ХЗБ сине дәшеп алырга мөмкин, дип ассызыклый аның фанатлары, ә бәлки, «виртуаль тоткыннары».
ШӘҺӘР ЛЕГЕНДАЛАРЫ
ХЗБ турындагы иң канны өшеткеч шәһәр легендасы интернетта яшүсмерләр арасында бик популяр. Аны махсус сайтка һәм яшерен төркемнәргә сайлап алынган кызлар белән малайларны гына кертеп тараталар. Бу – сатанистлар сектасы «Нимостор» турындагы риваять. Имеш, нимосторчылар больницада ритуаллар башкарып, милиция аларның өстенә басып кергәч, үзара авыр бәрелештән соң, подвалларда яшеренәләр. Һәм... чынбарлык өчен юкка чыгалар.
Чынлыкта мондый хәл гомумән булмаган, бу уйдырма гына, ди ХЗБ сакчылары һәм аның территориясе өчен җаваплы органнар. Ләкин больницаны җир белән тигезләгәнчегә кадәр аның территориясендә дистәләгән «НИМОС- ТОР» язу һәм графиттилары табып алына, аларның кайберләре фотога да төшереп калдырылган.
Билгеле, мондый атмосфера яшәгән урын үзеннән-үзе: «Минем турында фильм төшерегез», – дип, экранга күчерүне сорап тора. ХЗБ турында киң форматка чыкмый калган «Ховрино. Блог из преисподней» фильмы белән «Кремль 2222. Ховрино» тасмасы бар, әмма калганнары нигездә блогерлар юнәле-шендәге репортажлар.
Ольга Птицева нәкъ менә блог өчен фильм төшерү темасын роман сюжетының төп умырткасы итеп ала да. Бирегә килгән персонажларның һәрберсенең үз максаты бар: блогер Южин хайп ясардай, миллионлаган караучыны җәлеп итә алырдай уникаль ролик төшерергә тели; оператор егет Тараска Южин вәгъдә иткән акчалар һәм киләчәген тәэмин итү мөмкинлеге кирәк; булачак режиссер, әлегә режиссура факультеты студенткасы Кираны бу акча өйдә авырып яткан, деменциядән интеккән бабасы белән бергә яшәүдән коткара алачак; бу өчәүне бирегә алып килгән «Ховрино эзтабары» Костик...
...Тик нәкъ менә Костикның төп максаты нәрсә булуын берәү дә төгәл генә белми. Шуннан башлана да инде сюжет чуалышлары.
«Букмейт»та «Край чудес» романының соңгы эпизоды эленде, язучы да, нәширләр дә үз гештальтын япты. Хәзер укучылар аны ике вариантта белә. Бу инде – үзе дә легендага әверелгән тарих.
ХЗБ ның үзенә килгәндә, бина да, аның 8 нче каттагы диварына язып куелган серлешомлы сүзләр дә инде юк.
Кайбер нәрсәләрнең әдәбиятта гына калуы һәм ностальгия тудыруы бәлки хәерлерәктер дә.
Добавить комментарий