
Үзбәк хан һәм аның улы Җанибәк
Тарих битләре
19 сентября 2018
Мәнгү-Тимер вакытында (1266–1282 еллар) Алтын Урда Монгол империясеннән аерылып чыга, тулысынча мөстәкыйль дәүләткә әверелә, дигән идек. Ул үлгәннән соң, Алтын Урда тәхетенә аның энесе Тәдән‑Мәнгү (Туда-Менгу) утыртыла. Йомшак табигатьле, олы дәүләт белән идарә итүгә сәләтсез ханны 1287 елда тәхеттән куалар. Хан итеп дәүләтнең эчке сәясәтендә зур роль уйнаган Нугай мирза тарафдарлары Телә Буганы (Тула-Буга) сайлап куялар. Тәхеткә утырганчы, Нугай мирза белән Венгриягә һәм Польшага яу чабарга өлгергән була ул, хан булып алгач, Рязань һәм Муром кенәзлекләрен талап кайта. Әмма аны да хан итеп озак тотмыйлар. 1291 елда Нугай мирза булышлыгы белән тәхетне Мәнгү-Тимернең улы Токта (Тыктай, Туктагу) яулап ала. Хан роленә бик тиз керә ул. Нугайның төрле юллар белән төп идарәче урынына омтылуын да аңлап ала, аңа каршы көрәш башлый һәм үзен тәхеткә утырткан хәйләкәр сәясәтчене көчләп бакыйлыкка озата. Токта хан идарә иткән чорда Алтын Урда тотрыклы үсеш чорына баса.

ҮЗБӘК ХАН ДӘВЕРЕНДӘ – УРДА
1312 елда Алтын Урда тәхете Мәнгү-Тимернең оныгы Үзбәк ханга кала (тәхет варисы Илбасар шаһзадә Токтаның үзеннән алда үлгән була). Ул бик озак – 1342 елга кадәр, ягъни утыз ел дәвамында идарә итә. Үзбәк хан чорында Алтын Урда дөньяның иң зур (биләгән җирләре ягыннан караганда) һәм иң куәтле дәүләте буларак таныла. Археологлар исәпләвенчә, илдә йөздән артык эреле‑ваклы шәһәрләр була. Аларның шактые, Сарай‑Бату (Сарай әл-Мәхрүсә, Иске Сарай), Сарай‑Бәркә (Сарай әл-Җәдид, Яңа Сарай), Мухшы, Үкәк, Бәлҗәмин, Маҗар ишеләре, – монгол ханнары вакытында калкып чыккан шәһәрләр. Бәркә хан вакытында төзелә башлаган Сарайны Үзбәк хан үзенең яңа башкаласы итә. Шунысы игътибарга лаек – яңа шәһәрләр бернинди ныгытмаларсыз төзеләләр. Сәбәбе бик гади – ул вакытта монгол ханнарына каршы торырлык тышкы дошман булмаган.
Сүз уңаеннан, үзебезнең шәһри Болгарыбызны да искә алып үтик. Белгәнебезчә, монголларга кадәр ул әле кечкенә, әмма эре сәүдә үзәге буларак дөнья базарында танылган бер шәһәр була. Болгарның үсеше Алтын Урда чорында дәвам итә. Монголлар һөҗүме вакытында җимертелгән саклану ныгытмаларын яңадан торгызып мәшәкатьләнмиләр, әмма шәһәр территориясе сизелерлек киңәя. XIV гасыр башларына аның мәйданы инде 100 гектардан артып китә. Бүгенгә кадәр сакланган таш-кирпеч архитектура һәйкәлләренең барысы да XIII гасыр ахырына – XIV гасыр урталарына карый. Үзбәк хан чорында Җәмигъ мәчете төзелеп бетә, Хан төрбәләре янында Кече манаралы мәчет, шул тирәдә генә Кара пулат, җәмәгать мунчалары торгызыла.
Алтын Урда шәһәрләрендә һөнәрчелек чәчәк ата. Тимер һәм төсле металлар эшкәртү, алтын-көмештән, кыйммәтле ташлардан бизәнү әйберләре ясау, керамик эшләнмәләр (савыт-саба, балалар уенчыклары, суүткәргеч торбалар, бигрәк тә төзелештә кулланыла торган өсте ялтыравыклы плитәләр) җитештерү тармаклары алга китә, алар эшләп чыгарган югары сыйфатлы продукция дөнья базарында дан тота.
Шәһәрләр тиз арада халыкара сәүдә үзәкләренә дә әвереләләр. Бөек ефәк юлы һәм аның төньяк тармагы – Бөек Идел-Чулман юлы буйлап Шәрык (Кытай, Һиндстан, Иран, Хәрәзем, Византия, Мисыр) һәм Гареб (Италия, Испания, Франция) илләреннән, ерак Скандинавиядән кыйммәтле товарлар төягән кораблар Алтын Урдага агыла. Коры юл буйлап килүче сәүдә кәрваннарына бернинди куркыныч янамаган, аларны хан тарафынннан махсус билгеләнгән хәрбиләр юлбасарлардан саклаган, төн кунарга исә сәүдәгәрләрне уңайлы кәрван-сарайлар көткән. Иң мөһиме – чит илләрдән кертелә торган товарлардан алына торган сәүдә пошлинасы 3–5 проценттан артмаган. Үзбәк хан тарафыннан тудырылган әлеге уңайлы шартлар нәтиҗәсендә халыкара сәүдә дәүләт казнасына иң күп керем бирүче тармакка әверелгән. Дәүләт казнасын баетуга, һичшиксез, Алтын Урдага буйсындырылган халыклар да үз өлешен керткән.
Үзбәк хан үзенә тикле идарә иткән Токта ханның төрле төбәкләрдә сугыла торган акчаларны унификацияләүгә юнәлдерелгән реформасын дәвам иттерә, налоглар җыю системасын камилләштерә, нәтиҗәдә илнең бердәмлеген тотрыклы рәвештә саклау өчен күп көч куя, аны үзәкләштерү сәясәтен үткәрә.
Үзбәк хан тышкы сәясәт өлкәсендә дә уңышлы гына эшләп килгән. Рус кенәзлекләрен һәрдаим күзәтчелек астында тоту өчен зирәк һәм хәйләкәр, кайчакта икейөзле сәясәт алып барган. Мәсәлән, 1317 елда ул Мәскәү кенәзе Юрий Даниловичны рус кенәзлекләре арасында иң көчлеләреннән саналган Владимирның бөек кенәзе итеп раслый һәм аңа үзенең Кончак исемле сеңлесен кияүгә бирә (чукындырылгач, Агафья исемен йөртә). 1327 елда Мәскәү кенәзе Иван Данилович (тарихка Иван I Калита исеме белән кереп калган) ярдәме белән Тверьда Алтын Урдага каршы оештырылган восстаниене бастыра. Тулаем алганда исә, Үзбәк хан вакытында Алтын Урда белән рус кенәзлекләре арасында телгә алып сөйләрлек каршылык булмый. Кенәзләр арасында Үзбәк ханның абруе көннән-көн үсә һәм ул абруй Җучилар дәүләтенең икътисадый куәтенә нигезләнгән була.
Күренекле дин галиме һәм тарихчы Ризаэддин Фәхретдин фикеренчә, «Үзбәк хан алдан күреп эш итүчән, гакыллы, галиҗәнап падишаһ булса да, сәяси җәһәттән зур бер ялгышы инкяр ителмәс. Бу ялгыш Мәскәү кенәзлеген куәтләндереп, Урдага каршы киләчәк дошман хәзерләүдән гыйбәрәт иде. Үзбәк хан гамәлдә үз араларында сугышып, кырылышып торган вак кенәзләрне бетереп, бер ноктага җыйды. Шул сәбәпле урыслар куәт алып киттеләр».
«ОҖМАХ ШАРТЛАРЫ ТУДЫРУЧЫ»
Алтын Урда алып бара торган тышкы сәясәтнең әле Бәркә хан заманыннан ук башланып киткән тагын бер мөһим юнәлеше – Хулагу Иранына каршы көрәш. Хулаху-хан – Чынгызханның оныгы һәм 1220–1250 елларда яулап алынган дәүләтнең беренче хаки
ме. Ул дәүләт хәзерге Әфганстан, Иран, Ирак, өлешчә Азәрбайҗан, Грузия һәм Әрмәнстан территориясендә яшәгән күпмилләтле халыкларны берләштергән. Хулагу-хан үзе оештырган дәүләт территориясенә Чыңгызханның улы Җучига вәгъдә итеп калдырган биләмәләрен дә керткән. Ул биләмәләр – Кавказ аръягында урнашкан азәрбайҗан, әрмән һәм грузин җирләре – Хулагулар дәүләте белән Алтын Урда арасында гел бәхәсләр тудырып торган. Үзбәк хан вакытында да, төгәлрәге, 1319 һәм 1335 елларда, шул җирләргә яу чапканнар. Үтереш-суешлар, җимерүләр-ватулар күп булган, әмма дәүләт чикләрендә үзгәрешләр булмаган диярлек: Кавказ аръягы Хулагулар ягында, Дәрбәнд (Дербент) һәм Төньяк Кавказ Алтын Урда ягында кала биргән.
Үзбәк хан илчеләре Алтын Урда белән Көнбатыш Европа дәүләтләре, Византия, Һиндстан һәм бигрәк тә Мәмлүкләр Мисыры арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруда актив эшләгәннәр. Әлеге дипломатиянең уңай нәтиҗәсе беренче чиратта икътисадның үсешендә һәм халыкара мәдәни багланышларның җанлануында чагылыш тапкан.
Алтын Урда ханнарының иң мәшһүрләре арасында да Үзбәк хан үзенең уңай яклары белән нык аерылып тора. Аны бигрәк тә мөселман илләрендә яратканнар һәм әле хәзер дә хөрмәт итәләр. Бу аңлашыла да, чөнки Үзбәк хан вакытында ислам рәсми рәвештә Алтын Урданың дәүләт дине буларак кабул ителә. Дөрес, мондый омтылыш әле Бәркә ханда да була, ул үзе дә ислам дине тоткан. Әмма Урданың шактый өлеше әле һаман да мәҗүси аллаларга табынганнар. Болгарларда һәм Урта Азия халыкларында гына мөселман диненең берничә йөз еллык тарихы булган. Бер Аллага табыну, әлбәттә инде, халыкларның берләшүенә, илнең тотрыклануына китергән, бердәм татар халкы формалашуына уңай тәэсир ясаган.
Шунысы игътибарга лаек: ислам дине рәсми дәүләт дине саналса да, илдә дини толерантлык, вөҗдан иреге һәи тигезлек хөкем сөргән, ягъни, ислам белән бергә башка диннәргә дә иркенлек бирелгән. Үзбәк ханның 1319 елда рус метрополиты Петрга бирелгән ярлыгын Ризаэддин Фәхретдин «православие өчен чикләнмәгән ирек бирүче, аңа оҗмах шартлары тудыручы» документ дип атады. Бу тарихи ярлыкта, аерым алганда, «кем дә кем христиан динен сүксә, чиркәү, монастырь, часовняларга тел тидерсә, ул адәм үтерелер», дигән сүзләр бар иде.
Ислам дине кабул итү мәдәниятнең үсешенә дә уңай шартлар тудырган. Шул заман тарихчысы Ибн Гарәпшаһ язганча, Сарай шәһәре Үзбәк хан вакытында фән һәм мәдәният үзәге булып торган, биредә күренекле галимнәр, атаклы телчеләр, шагыйрьләр, остазлар-укытучылар һәм башка бик күп хөрмәтле кешеләрдән торган көчле бер зыялы төркем эшләгән. Башкалада һәм илнең башка эреле‑ваклы шәһәрләренә төрле уку йортларының киң челтәре формалаша. Биредә, ерак Шәрык илләреннән килгән танылган дин белгечләре, галимнәр укыткан. Күп кенә галимнәр, шагыйрьләр берничә тел белгәннәр, әсәрләрен төрки, гарәп, фарсы телләрендә иҗат иткәннәр. Исегезгә төшереп үтим: Котб исемле шагыйрьнең «Хөсрәү вә Ширин» исемле атаклы әсәре нәкъ менә Үзбәк хан заманында язылган (1342).
УРДА ЧАТНЫЙ БАШЛАГАНДА...
Үзбәк хан 1342 елның мартында вафат була. Тәхет варисы – аның олы улы Тәнибәк – ул вакытта Чыгытайлар олысына яу белән киткән була. Шуннан файдаланып, Үзбәкнең Тайдула исемле хатыны тәхеткә уртанчы улын – Җанибәкне утыртырга ниятли. Һәм теләгенә ирешә дә. Яудан кайткан җиреннән Тәнибәк тә, аның икенче энесе Хызр да юкка чыгалар, үтереләләр.
Җанибәк хан үзенең ундүрт ел буена хакимлек итү дәверендә әтисенең дәүләт белән җитәкчелек итүдәге эчке һәм тышкы сәясәтен дәвам иттерергә омтыла. Ул хакимлек иткән чорда яңа шәһәрләр барлыкка килә, искеләре төзекләндерелә, һөнәрчелек остаханәләрендә эш кайный, мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар бара, хан сараенда галимнәр, шагыйрьләр, музыка коралларында уйнаучылар чыгыш ясыйлар.
Алтын Урда белән рус кенәзлекләре арасында элекеге «ярлыклар белән уйнау» сәясәте үзенең тормышчанлыгын раслый, вассал кенәзләрне хан каршында биютеп тору өчен Җанибәк тә көчен кызганмый. Мәмлүкләр Мисыры белән дә Хулагу Иранына каршы юнәлдерелгән дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итә.
Әмма уңышларга юлдаш булып Алтын Урда тормышында аның киләчәгенә куркыныч яный торган тискәре күренешләр дә пәйда була. Мәсәлән, күрше Польша короле Казимир элек Алтын Урдага буйсынган Галиция белән Волынь җирләрен үзенә тартып ала, ә Литва кенәзе Ольгерд чик буе шәһәрләреннән берничәсен үзенеке итә. Җанибәк сизеп тора: моңарчы ханга ихластан хезмәт итүче кайбер төбәк бәкләре дә Урдадан аерылып, үзләренә мөстәкыйльлек алып яшәү теләге белән яналар.
Шул хәвефле хәлләргә тагын берсе килеп кушыла: 1346 елда Алтын Урдага чума зәхмәте килеп җитә. Ул бик тиз Каспий, Азов һәм Кара диңгез буендагы төбәкләргә тарала, Көнбатыш Европа илләренә килеп җитә. Чума зәхмәтеннән дистәләрчә, йөзләрчә мең халык кырыла. Алтын Урда өчен дә бу зур фаҗига була.
1357 елда Җанибәк гаскәрләре Төньяк Азәрбайҗан җирләренә басып кереп, Тәбриз шәһәрен кулга төшерәләр. Басып алынган җирләр белән идарә итүне Җанибәк үзенең улы Бәрдебәккә тапшыра.
Сугышчылар олы табыш белән Сарайга юнәләләр. Юлда Җанибәк каты авырый башлый. Сарайга кайтып җитүгә әтисенең авыруы турындагы хәбәрне Бәрдебәккә юллыйлар. Шатлыклы хәбәр иясе Бәрдебәк – тиздән ул хан булачак! – әтисе янына ашыга. Әмма аны Сарайда көтелмәгән яңалык каршы ала – Җанибәк сихәтләнеп килә. Хан киңәшчесе Туглы бәй тәкъдиме белән оештырылган заговор уңышлы булып чыга: Бәрдебәк әтисен бакыйлыкка озата.
«Җанибәк хан һәртөрле халыклар, бигрәк тә урыс һәм христианнар өчен гаять мәрхәмәтле бер падишаһ иде, – дип яза Риза Фәхретдин. – Ифрат динле, гадел, дәрвиш сыйфатлы, хәерле фикер йөртүче, тугры зат булды». Бәлки шулайдыр да. Әмма аның ике энесен үтереп тәхет хуҗасы булганын да онытмыйк. Хуш, үзе дә сөекле улы кулыннан гүр иясе була. Заманасы шулай булгандыр инде..
Добавить комментарий