Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Үзенчәлекле лагерь!

Үзенчәлекле лагерь!

Икенче ел рәттән “Ярдам” мәчетендә мөмкинлеге чикле балалар һәм аларның әниләре өчен җәйге лагерь үткәрелә.

18 июля 2024

Быел ул җиде көн – 17 нче июльдән 23 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Лагерьны “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге белән ТР Иҗтимагый палатасы берлектә оештырылган. Балалар “ДАН” инклюзив спорт комплексында шөгыльләнәләр. Әлбәттә, тренерлар белән. Шулай ук табигатьтә төрле уеннар, дәвалау физкультурасы каралган. Программада кызыклы экскурсияләр дә бар: Биектау районындагы “Тәвә кошы фермасы”, Раифа бистәсендәге милли Экология тыюлыгы һәм Казан зоопаркына бару. Моннан тыш, әниләр психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү курсларын тыңлаячак, ә балаларга бу вакытта төрле мастер-классларда була.

Лагерьда иртәнге аш, төшке аш каралган. Ә кичен балалар әти-әниләре белән өйләренә кайта. Әниләр сүзләре караганда, алар биредә бик рәхәтләнеп ял итә.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: