
Хәерле көн, дуслар. Менә шундый фотолар алдык.
Аны безгә редакциябезнең дусты Рәис Мәрдән улы Миңнуллин җибәрде.
03 декабря 2024
Дөньяның утыз өч илендә булган кеше ул. Әле яңа гына чираттагы сәяхәтеннән кайтты. Барлыгы 18 мең чакрым араны гизеп, дөнья күреп кайтты ул.
-Алты тапкыр самолетка утырырга туры килде,- ди Рәис Мәрдәнович. – Башта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, аннан Непалга очтык. Һәм Эверест тауларында сәяхәтебезне төгәлләдек.
-Рәис абый, тормышыгызны куркыныч астына да куясыз. Бу сезгә нигә кирәк?
-Берәү судан куркып мич башында ятып та казанга төшеп үлгән. Шулай ук Казан урамында да машина бәреп китәргә мөмкин. Аллага тапшырган, начарлык турында уйламаска кирәк. Мондый сәяхәтләрдән алган тәэсирләр бик озакка җитә, яңа көч бирә.
Рәис Миңнуллинга тиздән җитмеш яшь тула. Саулык телибез үзенә. Гел шулай тормышны яратып яшәгез!
Добавить комментарий