
Хәтер бакчасы булдырылды!
Республикада “Экояз – 2024” санитар экологик икеайлыгы бара.
19 апреля 2024
Билгеле булганча, ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Чараның беренче ике атнасында республиканың 45 мең кешесе катнашты. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан 11 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Территорияләрне чистартуга 573 берәмлек техника җәлеп ителгән. Сарман районының Карашай-Саклау авылы халкы да “Экояз – 2024” акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышына киткән 250 ир-егет истәлегенә агач-куаклар утыртты.
– Хәзер безнең авылда хәтер бакчасы булдырылды,- диде Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева.
– Авылдашлар бик тату, һәр эштә актив. Шуңа да сөенеп эшләп йөрибез. Ә куакларны иганәчеләр акчасына алып кайттык. Авылыбыз оныклары Рөстәм Сафиуллин һәм Илдар Әхмәтҗанов саваплы эшне күтәреп алды, башкалар исә бик теләп кушылды.
Добавить комментарий