Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Хәзәр каганлыгы һәм болгарлар

Хәзәр каганлыгы һәм болгарлар

Хәзәр каганлыгы - бу чордан безгә ниләр килеп җиткән

05 июня 2017

Укучыларыбызны журналның алдагы саннарында таныштырып үткән һуннар белән төркиләр бүгенге көндәяшәп ятучы барлык төрки халыкларның уртак бабалары булса, Көнчыгыш Европа далаларына һуннар составында күчеп утырган Кубрат болгарлары исә Идел-Урал татарларының Дунай болгарларының һәм Төньяк Кавказда яшәүче балкар, карачай халыкларыныңэтник тарихында зур роль уйнаган, дигән идек. Кемнәр соң алар хәзәрләр, болгар тарихына аларныңнинди катнашы бар? Мәкаләбездә шушы сорауларга җавап бирергә тырышырбыз.
10-2
Хәзәр каганаты оешу
Хәзәрләр дә, болгарлар кебек үк, Азов, Каспий һәм Кара диңгез далаларына һуннар белән күчеп утырганнар булса кирәк. Әмма аларның элгәреге тарихы Төньяк Кавказ, башлыча хәзерге Дагыстан җирләре белән бәйле. Биредә IV–V гасырлада ук Һун дәүләтенә кергән күпсанлы төрки телле халыклар – барсиллар, савирлар, аварлар, болгарлар, хәзәрләр яшәгән. VI гасырга караган язма чыганакларда Төньяк Кавказ җирлегендә оешкан Һуннар патшалыгы турында хәбәрләр сакланып калган. Аның башкаласы Дербент крепостеннан төньяктарак урнашкан Варачан исемле шәһәр булган. Гарәп тарихчылары калдырган язмаларында Сувар патшалыгы турында да хәбәрләр бар. VII гасыр урталарында Хәзәр дәүләте барлыкка килә. Хәзәрләр бер дәүләт чикләрендә үзләренә кадәр яшәгән барлык халыкларны берләштергәннәр.
Хәзәрләр турында иң борынгы язмалар VI гасырга карый. Алар башта тугандаш савирлар берләшмәсенә керәләр, соңыннан, көчәеп китеп, идарәне үз кулларына алалар. Хәзәр каганлыгының оешу тарихына караган кызыклы легендалар сакланып калган. Иоанн Эфесскийның “Тарих” дип аталган әсәрендә болай язылган: борынгы Скифия җирлегендә үзләренең ырулары белән өч бертуган яшәгән. Араларыннан берсе, Болгар исемлесе, Рим империясе чикләренә яу белән чыгып китә, калган икесе алан кабиләләренең Берсилия дигән җирләрен яулап алалар һәм бу җирләрне Хазарик исемле өлкән туган хөрмәтенә “Хәзәр иле” дип атыйлар. Савир, болгар һәм хәзәрләрнең бер-берсенә якын телләрдә сөйләшүче тугандаш халыклар икәнен раслый торган тагын бер язма бар. Х гасырда яшәгән хәзәр патшасы Иосифның Кордова хәлифәсе Абдеррахман III гә атап язган хатында, хәзәрләрнең Иафет улы Тогарма ыруыннан (борынгы яһүдләр Тогарманы барлык төрки халыкларның нәсел башы дип санаганнар) килеп чыгулары турында әйтелә. “Тогарманың 10 улы арасында Хазар, Болгар һәм Савир исемлеләре дә бар иде”, – дип яза Иосиф. Х гасырда яшәгән гарәп географлары әл-Истахри һәм Ибн Хаукалның, болгар теле хәзәрләрнекенә бик охшаш, дигән сүзләре дә игътибарга лаек.
Хәзәр каганнары үзләрен Төрки каганатының, Ашина династиясенең дәвамчылары дип санаганнар. Төрки каганлык озак сугышлар нәтиҗәсендә хәлсезләнгәч, алар, Кубрат хан үрнәгендә, үз дәүләтләрен төзиләр. Бөек Болгар белән чагыштырганда, Хәзәр каганлыгы тормышка сәләтлерәк, озынрак гомерле булып чыга.
Хәзәр каганлыгы: биләмәләре һәм халкы
Хәзәр дәүләте шактый зур территорияне биләп торган. Аның составына Каспий, Кара диңгез буе далалары, шул исәптән Кырымның зур өлеше кергән. Башында Кубрат хан торган Бөек Болгар җирләре дә Хәзәр каганаты биләмәләренә әверелә.
Хәзәрләр илендә башлыча төрки телләрдә сөйләшүче төрле халыклар яшәгән. Тарихчы галимнәрнең бертавыштан әйтелгән фикеренчә, илнең төп халкын болгарлар һәм аланнар тәшкил иткән, дәүләт тотучы хәзәрләр исә сан ягыннан артык күп булмаган. Аланнар – иран телле сарматларның дәвамчылары, бүгенге осетиннарның бабалары – төркиләр дәүләтендә яшәп, ике теллелеккә өйрәнәләр, бер өлеше, хәзәрләр һәм болгарлар белән кушылып, милли йөзләрен югалтуга дучар ителә.
Хәзәр илендә яшәүче халыкларның бер өлеше күчмә, икенче өлеше утрак тормыш алып барган. Күчмәннәр башлыча мал асраучылык белән шөгыльләнгән, утрак тормышлы халык иген иккән, җиләк-җимеш һәм яшелчә үстергән. Шәһәрләрдә һөнәрчелек һәм сәүдә белән көн күргәннәр.
Каганлыкның беренче башкаласы Бәләнҗәр исемле булган. Аның археологик калдыклары – территориясе таш һәм кирпеч диварлар, биеклеге унар метрга җитә торган башнялар белән әйләндереп алынган Югары Чирюрт шәһәрлеге. Ул хәзерге Махачкала шәһәре тирәсендә урнашкан. Каганлык чикләре киңәя барган, аның үзенә дә көньяк күршеләре даими һөҗүм итеп торган, шул сәбәпле бераздан башкала төньяккарак, Сәмәндәр шәһәренә күчерелгән. Ләкин ул да үзенең башкала статусын озак саклап кала алмаган.
10-3
Фил сөягеннән ясалган шкатулка. Кордова. Б.э. ның 966-968 еллары.
Гарәп-хәзәр сугышлары
Үсеп-көчәеп баручы яшь Хәзәр дәүләте Византия империясенең һәм Гарәп хәлифәтенең җитди көндәшенә әверелә. VII гасыр ахырларында ук Ислам байрагы астында дөньяны яулап алырга омтылган гарәпләр Албанияне (Азәрбайҗан) һәм Әрмәнстаннын – хәзәрләрнең көньяк күршеләрен басып алалар. Чират хәзәр иленә җитә. VIII гасыр башында кабынып киткән гарәп-хәзәр сугышлары озакка сузыла, кан күп коела. Бик зур сугышларның берсе 737 елда була. 120 мең сугышчыдан торган гарәп гаскәрләре хәзәрләр җиренә бәреп керәләр һәм Сәмәндәр шәһәрен камап алалар. Басып алучылар бар халыкны Кавказ таулары итәгеннән һәм Каспий буе түбәнлегннән кысрыклыйлар, төньякка тарафка куып чыгаралар. Хәзәрләрнең бик күп авыллары һәм шәһәрләре талана, яндырыла, халкы үтерелә.
10-5
Нарын-Кала крепосте. Дербент. V гасырда фарсы патшасы тарафыннан салынган. VIII гасырдагы гарәп-хәзәр яулары вакытында аныңныгытмалары сугышныңнәтиҗәсендәзур роль уйнаган.
Каган һәм аның гаскәрләре Дон елгасы тирәсенә, Түбән Идел буйларына качып китә. Алар артыннан туктаусыз сугышлардан арыган кабиләләр дә кузгала, яңа җирләргә күчеп утыра Хәзәрләр биредә элеккеге болгар җирләрен кулга төшерәләр. Шундый тынычсыз шартларда болгарларның бер өлеше, алар белән бергә савир (сувар), барсил (берсил, берсула) һәм бәләнҗәр (бәрәнҗәр) кабиләләре дә, үз җирләрен калдырып, Идел буйлап югарыга күтәреләләр. VIII гасыр уртасында алар хәзерге Татарстан җирләренә килеп чыгалар. Әммә болгарларның шактый өлеше Хәзәр дәүләте составында кала.
Хәзәр каганлыгының чәчәк ату чоры
Дәвамлы сугышларда хәлсезләнгән дәүләтне тулысынча саклап калу өчен хәзәр каганы Гарәп хәлифәте белән солых төзи. Килешү шарты буенча ул ислам динен кабул итә. Яңа дин болгарлар арасында да тарала.
Илдә күптән көтелгән тынычлык урнаша. Иделнең Каспий диңгезенә коя торган урынында төзелгән Итил шәһәре дәүләтнең яңа – өченче башкаласына әйләнә. Ул каганлыкның иң зур һәм иң матур шәһәрләреннән берсе була. Иделнең бер кушылдыгы аны ике өлешкә бүлеп ага. Шәһәрнең бер өлешендә, үзенең бик зур һәм матур сараенда каган яши, шунда ук аның тугрылыклы хәрби дружинасы урнаша. Хан сарае тирәсенә балчык белән сылап эшләнгән өйләр һәм тирмәләр сыенып утыра. Шәһәрнең бу өлеше биек диварлар белән әйләндереп алынган була.
Елга аръягында һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр яши. Борынга чыганакларда сакланып калган мәгълүматларга караганда, башкаланың бу ягында 10 меңләп мөселман яшәгән. Алар өчен биек манаралы Җәмигъ мәчет һәм тагын утызлап мәхәллә мәчетләре салынган. Шул тирәдә үк христианнар, яһүдиләр һәм мәҗүсиләр яшәгән, ягъни, элеккеге Төрки каганатындагы кебек үк, хәзәрләрдә дә халыкка теләсә нинди дин тотарга рөхсәт ителгән. Кызганыч, Итилнең урнашкан урыны бүгенгә кадәр сакланмаган, күрәсең, ул Каспий диңгезенең чираттагы күтәрелеше (трансгрессиясе) вакытында тулысынча юылып юкка чыккандыр.
Тора-бара Хәзәр каганлыгы көчле, икътисады һәм мәдәнияте нык үскән дәүләткә әверелгән. Күрше славян кабиләләре – поляннар, древляннар, северяннар, вятичлар хәзәр патшасына салым түләп торырга мәҗбүр ителгәннәр.
Илнең хуҗалык тормышында игенчелек, терлекчелек һәм һөнәрчелек белән беррәттән эчке һәм тышкы сәүдә зур роль уйнаган. Көнчыгыш Европада хәзәрләр иң беренчеләрдән булып көмеш акчалар суга башлаганнар.
Мәдәни үсешнең мөһим күрсәткечләреннән берсе – язмачылык. Хәзәрләрдә Көнчыгыш Европага борынгы төркиләр алып килгән рун язмасы киң тарала. Археологларга рун әлифбасы кулланып язылган балчык чүлмәкләр, бакыр-көмеш савытлар, сөяктән ясалган әйберләр еш очрый. Төзелеш кирпечләрендә дә рун тамгалары күп. Дагыстандага Хумара шәһәрлегендә рун язмалары таш плитәләрдә сакланып калган. Шунысы кызганыч, әлегә кадәр белгечләр ул язмаларны укый алмыйлар.
Салты-Маяк археологик культурасы
Хәзәр каганлыгында яшәүче халыклар калдырган матди мирас (шәһәрлекләр, торулык урыннары, каберлекләр) Салты-Маяк археологик культурасы истәлекләрендә ачык чагыла. Әлеге истәлекләре урнашкан мәйдан Хәзәр каганлыгы территориясе белән тәңгәл килә. Елга ярлары буенда урнашкан күпсанлы торулыкларны, шәһәр һәм крепость хәрабәләрен, каберлекләрне казыганда тупланган материаллар халыкның әкренләп күчмә тормыштан утрак тормышка күчүләре турында сөйлиләр, шәһәрләр барлыкка килү процессын күрсәтәләр.
IXгасыр башында хәзәрләр Византия осталары ярдәме белән Дон елгасының сулъяк ярында Шаркил (Саркел) дигән крепость-шәһәр төзиләр. Ул шәһәр почмакларында турыпочмаклы башнялар куелган кирпеч диварлар белән әйләндереп алынган. Шәһәр эчендә күпсанлы торак урыннары – ярымземлянкалар ачылды. Шаркилда башлыча гаскәриләр һәм һөнәрчеләр яшәгән. Сәүдәгәрләр Византия, Кырым, Кавказ арты, Урта Азия илләре белән сәүдә иткәннәр. Хәзәр сүдәгәрләре атаклы Бөек ефәк юлы белән Бөек Идел юлын тоташтыручылар сыйфатында эш йөрткәннәр.
Археологлар авыл тибындагы торулыкларны өйрәнгәндә сука төрәннәре, урак-чалгы ише авыл хуҗалыгы кораллары табып алалар. Шуңа күрә, төрле чорларда Урта Идел буйларына күчеп утырган болгарлар күчмәннәр булмаган, алар игенчелек белән, гомумән, утрак тормыш белән күптән таныш булганнар инде, дип әйтә алабыз.
Салты-Маяк культурасына караган каберлекләрне өйрәнү хәзәрләр тарихының тагын бер үзенчәлекле сәхифәсен ачарга ярдәм итте. Күмү йоласынының төрлелеге һәм күмелгән кешеләрнең антропологик үзенчәлеге ягыннан әлеге каберлекләр ике төркемгә бүленәләр. Беренче төркемга караган долихокраннарны (озынча йөзлеләрне) катакомбаларда, икенчеләрен, брахикраннарны (уртача йөзлеләрне) гади чокырларда күмгәннәр. Белгечләр фикеренчә, үлгән кешеләрен катакомбаларда аланнар, гади чокырларда болгарлар күмгәннәр. Соңгы елларда тагын бер төркемгә караган каберлекләр ачылды. Биредә башларын изге Мәккәгә каратып мөселманнар күмелгән. Салты-Маяк культурасы җирлегендә мөселман каберлекләре ачылу гарәп язучыларының, хәзәрләр 737 елгы солых нигезендә ислам диненә күчәргә мәҗбүр ителде, дигән хәбәрләрен археология материаллары белән нигезләп куйды.
Шулай булса да, ислам дине хәзәрләрдә ныклап тамыр җәйгән, дип әйтә алмыйбыз әле, чөнки IX гасыр башында, Обадий каган идарә иткән чорда, илдә рәсми рәвештә яһүд дине кабул ителә. Обадийның бу реформасы болгарлар арасында кискен ризасызлык тудыра, чуалышлар башланып китә һәм болгарларның бер өлеше яңадан Урта Иделгә күчеп китәргә мәҗбүр була.
Хәзәр һәм Идел болгарлары
Хәзәрләрнең Идел болгарлары тарихына ни катнашы бар? дигән сорауга төгәл җавап бирергә вакыт җитте. Хәер, игътибарлы укучы ул сорауга үзе дә җавап бирергә әзердер инде. Гомумиләштереп, шуны әйтә алабыз: Хәзәр каганаты составында яшәп яткан болгар, савир/сувар, барсил/берсула, бәрәнҗәр/бәләнҗәр халыклары төрле сәбәпләр аркасында Идел-Кама буйларына күчеп утыралар һәм IX–X гасыр чигендә барлыкка килгән Болгар дәүләтенең этник нигезен тәшкил итәләр.
Болгарлар үзләре белән бергә рун язмачылыгы һәм ислам дине кебек бгары мәдәни казанышларны, төркиләрнең рухи дөньясына, идарә итү системасына караган борынгы традицияләрен дә алып киләләр.
970 нче елларга, ягъни Хәзәр каганатының җиңелүенә китергән урыс кенәзе Святославның һөҗүменә кадәр Болгар иле хәзәр каганатына номиналь рәвештә булса да буйсынып яши. Әмма ничек кенә булмасын, хәзәрләр белән болгарлар арасында сәяси, икътисадый һәм мәдәни бәйләнешләр бервакытта да өзелеп тормый.
Фаяз Хуҗин, тарих фәннәре докторы

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: